Беләсезме, кемне эзләдем?
Кыска буйлы укутучы кызны...
Тик тапмадым хәтта эзләрен.
Күп тә үтмәс, тагын бер кайтырмын
Кыска буйлы кызны эзләргә,
Табалмам шул инде беркайчан да,
Ышанычым бары сезләрдә.
Кайда икән капка төбе саен
Без гөрләшеп утырган диваннар?
Капка бикле, төпләре буш,
Нәрсә эзлим соң мин "Дивана".
Төннәремне ялгызлыкта
Уткәрәм назлар көтеп.
Таң йолдызы аңа охшаш,
Тик булмый барып житеп.
Йолдызымны гомергә дә
Югалтмам, дигән идем.
Миннән алда җир куенына
Индермәм дигән идем.
Ходай, ахры, бәхетемне
Санады артык зурга.
Җиһанына кире алды
Әйләнде якты нурга.
Ишек ачып япкан чаклы булды
Бөтен гомеремнең узганы,
Сибелеп тә, чәчелеп тә калды
Әйтерсен лә, юллар тузаны.
Агымнарга каршы йөздем,
Һай авыр барулары.
Аннан да кыен икән ул
Ялгызың калулары.
П.М.Егоров
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев