Предыдущая публикация
Сезне ничек итеп үстергәнне,
Без үзебез генә беләбез.
Килер беркөн кеше көлдереп,
Якын туганнарны биздереп,
Нигез бүләм диеп йөрмәгез!
Саткан акчагызга ике- өч көн,
Ял итәрсез барып диңгезгә.
Күбрәк булмас микән савабы,
Кайтып көрьән укытсагыз,
Дога кылдырсагыз нигездә!
Бер кермәсә бер керә ул балам,
Туып үскән нигез төшләргә.
Ояларын сагынып, эзләп кайта,
Җылы якка киткән кошлар да.
Тәрәзләрне ачып җилләтерсез,
Пәрдәләрен юып эләрсез!
Бергә җыелганда бу сүзләрне,
- Әти әйткән иде диярсез...
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев