.
Бирәм дисә бирә өеп - өеп ,
Алам дисә ала барсында .
Минутында юкка чыгара ала ,
Без көчсезбез Аллах каршында !
Быелгы җәй нәрсә китереп бирер ,
Фаразлыйбыз әмма белмибез .
Тәбигатьтән каза күрдек исә .
Ни өчен дип сәбәп эзлибез .
Тәбигатьне сүгә кайберләре ,
Аңламыйча нигә икәнен .
Кайсылары уйлый ата - баба әйткән ,
Ахырзаман килеп җиткәнен .
Искитмәле хәлләр булып тора ,
Гаҗәп итә Себер балкышы .
Сулар баса , урман , йортлар яна ,
Күрәчәкме әллә каргышмы ?
Ничә еллар буена дәвам иткән ,
Мыскыллауга җавап түгелме ?
Җир - ананың рәнҗү яше булып ,
Карлар ява илем күгеннән .
Байлык өчен , акча , маллар өчен ,
Җаннар кыя адәм баласы .
Уйламый ул , үзе китәсен дә ,
Байлык малның өелеп каласын .
Булган балалары исән килеш ,
Ата - ана картлар йортында .
Эчкелекләр , сүгенү , наркоманияга ,
Җавап итеп давыл котыра .
Берәүләрдә капчык - капчык акча ,
Кая куяргада белмиләр .
Берәүләре исә чүплекләрдән ,
Бер кабымлык ризык эзлиләр .
Барысында күреп , белеп тора ,
Аллах күрми , белми димәгез .
Имансызлык , кеше рәнҗетүнең ,
Әҗерен шулай күреп киләбез .
Бүген сугыш бара , бер гөнахсыз ,
Ятим кала күпме балалар .
Сабый гына килеш улкайларын ,
Каберләргә илтеп салалар .
Көн - таң атса ниләр ишетербез ,
Ни күрербез диеп уйлыйбыз .
Әмма хаман әле яман уйны ,
Нәфесләрне читкә куймыйбыз .
Яшә кеше , яхшы - яманлыкны ,
Бизмәннәргә салып барсында .
Тик онытма , ниләр кылансак та ,
Без көчсезбез Аллах каршында !
Дания Шарифуллина . 26 .05 .24 .
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев