Үзәкләрне өзеп сагындыра,
Еракта калган балачагым.
Туганнарым белән бергә үскән,
Бәхетле , әти-әниле чагым.
Бик еш искә төшә әниемнең,
Әзерләгән тәмле ризыклары.
Майлы,тукмачлы шулпасында,
Тутырып пешергән тавыклары.
Колагыма сеңеп калган төсле,
Кыңгыраулы сыйпарат тавышы.
Инде бик күп еллар узсалар да,
Хәтерлим әле мин ул тавышны.
Шундый итеп ишетелә иде ,
Язылган матур бер көй төсле.
Сагынам шул сыйпарат тавышын,
Әнием аерткан тәмле сөт өстен.
Көтүдәнсың күрше апалары,
Киләләр иде сөт аертырга.
Әкерен генә сөйләшәләр иде,
Базнат итми безне уятырга.
Әле кичә генә булган кебек,
Хәтерлим бар нечкәлекләрен.
Сөт аерткач,кысташа-кысташа,
Тәмле итеп чәй эчкәннәрен.
Йокы аралаш тыңлап ята идек,
Сөйләшкәннәрен олыларның.
Йокыдан торганчы белә идек,
Авылымның яңалыкларын.
Эх, кайтасы иде балачакка,
Биш минутка гына булса да.
Әти-әниле өйдә,ләзәт белән,
Таныш тавышларны тыңларга.
Юк шул инде,авылым да беткән,
Якыннарым да күккә ашканнар.
Тик аларның тавышлары гына,
Хәтердә сакланып калганнар.
01.07.2021.(Мәдинә Ихсан).
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 19