Безнең әни иң олылары гомер буһ сеңелләрем, аларның гаиләләре дип кайгыртты. Әнидән күреп без дә шуны кабатладык. Дәү апагыз, дип бакчада нәрсә өлгерә аңа илттерә иде. Ул сөт, катыкларны әйтеп тә тормыйм инде. Сыер саугач ук ,елыла-егыла шул әнинең ике туганына чаба идек. Сеңлесе өчен дә өзелде. Алар хөкүмәт эшендә янәсе. Вакытлары юк. 8дән 5кә кадәр эшлиләр. Үзе колхозда эшли иде.
Без - апа, абый, мин аларга будышырга тиеш идек. Үзләренең балалары Казанга китеп урнашкан. Укыйлар, аннары экзаменнар бирә алмаслар, дип әйтә иде әниләре. Ә безгә ярый, без бит колхозник балалары гына. Андый,зур укулар укымаган. Кая печән кайта без чабабыз, кая сарыклары кайтмый, анысын да без эзлибез. Әни туганга ярдәм итәргә кирәк ,ди.
Без менә шулай өйрәнеп үстек. Әни инде мәрхүмә.
Быел бакчадагы печәнне дә теге пыр-пыр белән чаптырдык, бер машина утын ярдык абый белән. Ике туган безне карап кына торалар. Нанам, минем дә. печән баскан, дип килеп җиткән дәү апа.. Абый ике дә уйламый йөгерә йөгерә бара. Мин дә булышырга барам. Кызуда абыйны ял иттерәм. Җәй буе шулай . Бер көнне иртүк тордык. мин бакчада йөрим,агачларга су сибәм. Шунда югары очтагы бер таныш кыз
- Бүген дә ялландыгызмы? Апагыз безнең тилеләр күренмиме анда,дип сезне сорады,дип әйтеп салмасынмы? Башта аңламадым. Аннары аңладым. Абый белән икәү болврның бакчасыннан бәрәңге чыгарттык. Чүпләдек. Аннары трактор арбасына төяп ташыдык. Наңам теге, нанам, бу ,дип кенә тора. Абый мескенем башын салган, нәрсә әйтсәләр дә риза. Мин дә иңде әни өйрәткәнчә. тыпыр тыпыр чабам.
Апа, ник безне тиледән атадың,дигән идем. Соң прастуй бит сез,шуңа әйтәм инде . Андый кеше тиле белән бер инде ул. Шуңа әйттем,диде... Иии,кызлар ,авып китә башладым. Битләренә токереп чыгып китәсем килде. Ул нинди сүз? Күрше әби дә әйткәне бар: прастуйлар инде, юашлар. Шул тиле белән бер ,дип.
Мин әйтәм, без исерекме, юктан эшләп йөрибезме? Ник соң ул прастуйлык тилелек булып кала, әйтегез әле шуны. Прастуйлык,бит ул ихласлык, мәрхәмәтлелек. Кеше яхшылыкка яхшылык белән атса, бу дөнья ничек рәхәт булыр иде. Иии,кешеләр, ачуланмагыз, кем шулай уйлый ,сез үзегез хайван хөкемендә. Керәктән сәнәк булган җаннар гына шулай дип әйтә минемчә.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 1