Предыдущая публикация
Чын хакыйкәтьне шулай әйткәннәр
Туганнар бит нәкъ бармаклар кебек ,
Бер-беренә берегеп үскәннәр.
Мәңгелек түгел шул әти-әни
Вакыт җиткәч китеп баралар.
Ә балалар дәвамчылар булып
Бу дөньяда яшәп калалар.
Амин шулай булсын, һәркемнен дә
Балалары калсын яшәргә.
Авыр чакта булсын туганнары,
Якыным, дип өзелеп дәшәргә.
Бер-берсенен кадерләрен белеп
Яшәсеннәр иде туганнар.
Шатлык-борчуларын уртаклашып
Бәхетле бит бергә булганнар.
Чит кешегә һич тә кирәк түгел,
Шатлык-кайгың, синең борчуың.
Тик туганың гына чын йөрәктән
Уртаклаша йөрәк ярсуын.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 1