Предыдущая публикация
Ник белмибез икән кадерләрен...
Бик еш кына алар киңәшеннән
Чыгып көйдерәбез бәгырьләрен.
Комарланып,дөнья малын куып,
Онытабыз хәттә әни барын.
Алар киткәч кенә шул кайгыдан
Кычкырасы килә йөрәк ярып.
Фаныйлыкта изге бурычларның
Түли алмыйбыз бит яртысында.
Ә соңыннан,сагынып,салкын тирдә
Уянабыз төннең уртасында.
Алар юклар,ә без олыгайдык,
Соң шул инде гафү үтенергә.
Ваемсызлык һәм хиссезлек өчен
Калды инде бары үкенергә.
Күпме әйтелмәгән җылы сүзләр...
Күпме калган назлап кочасылар...
Ә әни җаны һаман тирәбездә
Казалардан саклап очасыман.
Шәмси
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 10