Предыдущая публикация
Яңа туган җырым күңелгә
Җылы җилләр булып исәрме ,
Гөлчәчәкле матур болында
Кызыл җиләк булып пешәрме !?
Иген басулары өстендә
Яңгырармы тургай җырлары,
Талтирәктә таңнар атканда
Сибелерме былбыл моңнары !?
Көмеш сулы салкын чишмәнең
Чылтырап агар микән сулары,
Бәллүр чишмә моңын тыңларга
Килерләрме якын дусларым!?!
...Җиләкле җәй булып күңелдә,
Сайрар былбыл булып тирәктә,
Тынгы бирми кичә-бүген дә
Яңа җырым туа йөрәктә.
#сәмигашәйхлислам
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев