Предыдущая публикация
******************
Тәрәзәмә сибеп,яңгыр ява,
тамчылары төшә, эз салып.
Салкын пыялада,рәсем ясыйм,
иреннәрем белән,тын алып.
Туган якка,тагын кайталмадым,
юлларымны юа яңгырлар.
Сагынсам да,басу капкаларын,
күңелем белән,итәм сабырлар.
Куе болот,күкне каплап киткән,
тукталырмы,бетмәс эшләрем.
Яңгыр тамчылары булып,тама икән,
моңсу көзнең,салкын яшьләре.
Шыбыр- шыбыр, ява яңгырлары,
тиздән килер,кышның салкыннары,
Ә мин,сагынып җылы язны көтәм,
чөнки гашыйк,назлы язга күптән.
Финаис Казыханов.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев