Ал таңнарны балакаем, бисмилла белән башла,
Аш белән җавап бир берук, атылган явыз ташка.
Йокыларга талган чакта, рәхмәт укы Ходайга.
Кодрәте киң аның һәр кайда, хәтта бөртек бодайда.
Иртән торгач , урының җый, шайтан аунап ятмасын,
Үзләренә җитмәс аңны сиңа бер кем сатмасын.
Ашагач та кашыяк ю - шайтан ялап ҡуймасын,
Чама белеп сөйлә сүзне - сине кеше тыймасын.
Мыжгак булма, елак булма, йөзең ҡотын җибәрмә,
Үпкәләрне сөйлә, балам, бары искән җилләргә.
Таңнар белән, балакаем, Ходайдан бәхет сора,
Начар төшләр күрсәң дә гел, яхшыга гына юра.
Рәхмәт укы син Ходайга, тыныч таңнар атканга,
Күзең ачып,рэхэтлэнеп яңа көнгә бакканга.
Дөрес сүзләр сөйлә, балам, ялганны Ходай сөйми,
Ходай сөймәгән әдәмгә, бел балам, бәхет тими.
Кеше яшен алма, балам, уйлап сөйлә сүзеңне,
Бу дөньяда көчле түгел, җиңә, балам, түземле.
Көенечләр - кайгы түгел, түземлегеңне җуйма,
Җырлап та ал, елап та ал, сагышны эчкә җыйма...
Табын әзерләгән мәлдә уйлай күрмә кара уй. ю
Уйла һәрчак изге уй!
Динә Талхина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев