Предыдущая публикация
Син җылысы минем җанымның
Сихри моңы минем күңелемнең
Моңлы сазы йөрәк кылымның.❤️
Айлы төннең якты йолдызы Син
Алсу нуры минем таңымның
Сандугачы минем күңелемнең
Илһамчысы туар җырымның.🤲
Син...Әйе, Син - мине яшәртүчем
Күңелемә моңнар салучым
Болыт каплап алса күгемне
Җилләр булып аны таратучым.💞
Авыр чакта мине юатучым
Иңнәремә канат куючым
Күзләремнән күзләреңне алмый
Сөеп туялмыйча яратучым.❤️
Мәхәббәтем минем - пар канатым
Син...Әйе Син - алтын тәхетем
Рәхмәт Сиңа! Мең-мең рәхмәтләрем!
Юлларыма чыккан бәхетем.🙏💞
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев