- Әгәр үлә нитә калсам, - диеп,
Әйтә килдең соңгы елларда:
- Үкенечле үлем бирмә Раббым,
Саташтыртып йөртмә юлларда.
Урын өсләренә калдырмачы,
Акылымда булыйм, зинаһар.
Үземне дә...
Кеше интектереп,
Ятудан да авыр ниләр бар?..
...Кабатладың һәрбер көнне әнкәм,
Укыганда изге догалар:
- Яхшылыклар кире сезгә кайтсын,
Мең-мең рәхмәт сезгә балалар!
... Колагымда яңгырыйдыр һаман,
"Сарманнарны" сузып җырлавың.
...Әле һаман җылылыгын сизәм,
Аркамнардан сөйгән кулларның...
...Ышанмыймын...
...Ышанасым килми...
Ничек инде синсез яшәргә?..
- Улым нихәл,- дигәч,-Әйбәт,- диеп,
...Эх...
...Тагын бер кат сиңа дәшәргә...
Барчабызга соңгы көннәреңдә,
Бәхиллегең биреп китәлдең.
Юк, юк!..
Дөрес түгел...
Син китмәдең!
Син түрендә безнең күңелнең!
Сау бул, газиз әнкәм... Тыныч йокла.
Оҗмахларда булсын урының.
Кабул итче - җылый-җылый язган,
Соңгы сүзен олы улыңның.
Рәзиф Дәүләт Бикбаулы
18.01.2020.
Миңлезакир кызы Миңлегөлнаҗия
ИНӘКӘЙГӘ соңгы бүләгем.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев