Предыдущая публикация
**************************'*******
Ишетәсеңме, җаныем, кошлар сайрый,
Агачларга кунып, парлашып.
Шул кошлардай, без дә яшик әле,
Доньларда сөенеп, җырлашып.
Гомеребезне тигеҙ үткәрербез,
Яшәү бәхете, беләм, - шушыдыр.
Бер дулкында, икәү тибрәлербез,
Син җырласаң, миңа кушылып.
Мин бит сине язмыш сукмагында,
Сайлап алдым, тиң һәм иш итеп.
Тормош дигән юлда, адашмабыз,
Бер-беребезнең җырын ишетеп.
Пар сандугач булып,җырлыйк әле,
Үткән юллар авыр күренмәс.
Татулыкта гына,яшәү мәле,
Җылы хисләр,мәңге сүрелмәс.
Матур булсын,безнең туар таңнар,
Чәчәк аткан кебек,язларын.
Мин дә,иркәм,моңлы җырлар аша,
Бирәм сиңа ,сөю назларым.
Финаис Казыханов.2021.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 10