Предыдущая публикация
*****************************
Гомер узган саен,
боролып карыйм тагын,
Язмыш йөреткән,олы юлларны.
Юк, булмый бит , кабат,
вакытларны санап,
Кайтарырга, үткән елларны.
Яшьлек җәем үтте,
сары көзе җитте,
Арттан куып,килә кышлары.
Шуңа моңсу, күңел,
бер дә, риза түгел,
Мизгелләр ме, әллә,ешлады.
Йөрәк әле, күнми,
яшәргә дип,өнди,
Чигәләрдә,карлар ятсада.
Картлык җитсә,җитә,
тормош дәвам итә,
Еракларда, яшьлек калсада.
Үкенерлек түгел,
үтә диеп,гомер,
Сынауларга хич ,бирешмибез.
Тормош рәхәтендә,
яшәү бәхетенә,
Без кинәнеп,әле,яшибез.
Финаис Казыханов.2021.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 3