Предыдущая публикация
Барыбыз да шулай яралган.
Яхшы белән начар аралаша,
Монысы да күптән сыналган.
Аралашып бара инде шулай,
Кайгылар да килә, шатлык та.
Бик түзәлмәс авыр чакларда да
Бер җиңеллек килә тансыкка.
Гел уңайга барган тормышлар да
Чәлпәрәмә килә кайвакыт.
Бер кайгысыз кебек кешеләрне
Вакыт-вакыт ала елатып...
Яхшылыкны кем дә бик ярата!
Начарлыгы килә кайлардан?
Аңлаганнар моны күптән белә,
Соңарганнар инде - соңарган...
Ә шулай да... бәлки җитешербез,
Эшлик әле берәр яхшылык.
Тормышлар да китер матурланып,
Дөньясы да китер яктырып!..
Марат Илдаров
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев