Зифа ак каенның күзе төште,
Иртән искән назлы җилләргә.
Шашышып сөйгән юләр мәхәббәткә,
Каршы тора алмый җилләр дә!
Яшь каенның моңлы сандугачы,
Үзәкләрне өзеп сайрады!
Ни кыласың! Шушы мәхәббәтне,
Юләр яшьлек үзе сайлады!
И !Давылым! Комачауламале,
Каен кызы назлы җилләсен!
Аңламыймын! Шушы мәхәббәткә,
Көнләшәсең инде,әллә син?
Син давылым көнләшүдән шашып,
Өзгәләдең аның чукларын!
Шушы мәхәббәтне кызганудан,
Төнен борчылулы йокладым.
И! Каеным! Өзелеп яратсаң да,
Сайла әле,үзеңә тиңеңне.
Авыр булса булыр,озат әле,
Давыл куенына җилеңне!
Янәшәдә үскән каен егете,
Чугын салып каен кызына,
Җил тынганда мәхәббәтен сөйли,
Кыюлыгын җыеп үзенә.
Сыенышкан матур ике каен,
Ераклардан тора күренеп.
Каен егете,нидер сөйли-сөйли,
Яратканын үбә үрелеп.
И! Каеным!Синең өчен шатмын,
Иш иткәнгә үзеңә тиңеңне!
Чуклы шәлең болгап сәләмлисең,
Әллә оныталмыйсың җилеңне?
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 144
Соймэгэннр Соендереп артада арта ялгыш. Уз ярымны табыйм инде гафу ит мине язмыш