хикэя.
Голмэрьям ике тэулек буе тулгак белэн газапланды. Бишенчесен котэ ул.
-Ааах, улэээм. Я ходаем сабырлык бир мина.
-Голмэрьямкэем, тукта. Бераз тын ал. Аллах коч бирер дэ табарсын иншалла. Эсхат улынны тапканда бу кадэр интекмэгэн иден. Балан дорес ятмаган шул, нихэл итэсен бит.
-Ааааа! улэм бит, тутэй. Бер хэлем юк. Бер ни дэ жэл тугел. Балаларым кызганыч. Ятим калалар бит.
-Жэ, жэ. жулэр сузлэр сойлэмэ. Эстэгефирулла диген. Табасын иншалла,буген табасын - шушы сузлэр белэн куршесе Мэмдудэ Голмэрьямнен тирлэгэн битен сортеп алды, анын агарынган чыраенда кеше тосе дэ калмаган, ходаем сабырлык бир, дип узалдына сойлэнде.
Кара мунчадагы сукыр лампа урынынаяндырылган жиделе лампа ялкыны Голмэрьямнен ынгырашкан тавышына менэ сунэм менэ сунэм дигэн кебек калтыранып куйды.
Ике тэулек буе бер берсен алыштыра-алыштыра Голмэрьямне саклаган чатан Махи белэн Мэмдудэгэ дэ жинел тугел. нихаять, Голмэрьямне турап дигэндэй актарып, баланы доньяга тудырдылар. Кара мунчада мин доньяга килдем дигэндэй, кыз бала аваз салды. Кендек эбилэре аны каен миллеге белэн кычыткан яфраклары салып кайнаткан су белэн юып, анасынын кукрэгенэ салдылар.
- Голмэрьям, кур эле, куктэге тулганайдай матур кыз таптын бит. И раббем аллам, бэхетле, гомерле сабый булсын.
Голмэрьямнен кузен ачып карарлык та хэле юк. Бик куп кан югалтып, яшэу белэн улем арасында ятып, ул тэмам озлекте. Эле ярый ойдэ оч яшьлек нарасыен, карарга кызы Халидэ бар.
Махи да, Габдуллага эйтэем инде, ул да, балалар да аптырап яталардыр, исэнме юкмы бу, дип, мунчадан ойгэ чыгып китте.
Карангы кук йозендэ менлэгэн йолдыз балкый. Ай яктысында жир остендэге кар катламын эйтерсен лэ зэнгэрсу буяуга манып алганнар. Кар, атлаган саен, язгы салкыннарда гына шыгырдый торган тавыш биреп шыгырдый. Эйтерсен лэ, тон ката нишлэп йорисен эле дигэн соравына жавап котэ. Карнын шыгырдаган тавышы авылнын югары очына кадэр барып житэ дэ, кайтаваз булып шушы кара мунча алдына эйлэнеп кайта.
Ишек тоткасына кагылуга, эчтэ кузгалган тавыш ишетелде.
-Эйдэ,эйдэ. Кем бар, Мэмдудэ синме эллэ, бер бер хэл булдымы инде. Голмэрьям ничек анда, эллэ котылдымы?
-Эйе, Габдулла агай. Аллага шокер. Кыз алып кайтты Голмэрьям. Тулке узенен генэ хэле бик шэптэн тугел. Бик озлекте эле ул,хэерлегэ булсын.--Алай икэн. Терелер иншалла. Беренче генэ бала табуы тугел.
И, абзый. Бу юлы бик авыр котылды шул. Син, ни, шулай да эзер булып тор, дип эйтуем...
Махинын эйткэне рас килде. Голмэрьямнен кукрэк соте бетте, балага Элфия дип исем куштылар. Сыер сотен су белэн кушып эчереп, баланын эченэ кизу тоште. Шуннан сон курше Зэкиядэн кон дэ яна сауган кэжэ соте алып эчереп устерделэр баланы. Абыйлары Гэллэм белэн Нурулла сенеллэренэ юкэнен ин нэзек кайрыларыннан бэлэкэй арба ясап бирделэр. Энилэрен култыклап, Элфияне кутэреп иртук ишек алдына кояшка чыгарып утырталар. Халидэ ойдэге хатын-кызнын тавык та чуплэп бетерэ алмаслык эшлэрен эшли. Абыйлары коне буе колхоз эшендэ. Энелэре Эсхат тэ энисе янында йомычкалардан ойлэр, арбалар ясаган булып йори. Бэлэкэч сенлесенен кабык арбасына да менеп утырырга куп сорамый.
Авылнын эшкэ яраклы ире- хатыны язгы чэчулэр бетугэ бер ике кон ойдэге эшлэрне караштырдылар, кунелле итеп абылнын сабан туен уздырдылар да, болынга печэн булэргэ чыгып киттелэр.
Голмэрьям генэ куз яшьлэрен йотып, балалары белэн ишек алдында утыра. И ул печэнгэ тошулэр! Голмэрьям дэ печэнне иреннэн калышмый чаба торган иде дэ сон, менэ бу чир харап итте бит эле аны.
Авыл урамы буйлап ат чапкан тавыш ишетелде. Жайдак атнын авызлыгын бик тарты ахры, ат ботен урамны янгыратып кешнэп жибэрде.
-Сугыш! Сугыш! Илдэ сугыш башлангаааан, Сугыш!
Халидэ йогереп ойдэн чыкты да энкэсенэ ташланды.
-Энкэй, нэрсэ дип кычкырдылар? Сугыш диме? Нинди сугыш ул? Мин бернэрсэ дэ анламадым. Кем иде ул атта чабучы.
-Кызым, белмим, белмим. Мин апаенны ашатып утыра идем, Эсхат тэ аяк арасында чуалгач, кем икэнен дэ курми калдым. Сугыш дип кычкырганын гына аермачык ишеттем. кем булды икэн,кызым, мэчет тирэсенэ барып кайт эле.
Халидэ осте башын да алыштырып тормады, узлэре урамындагы мэчет ягына чапты. Ойдэ булган барча хатын кыз, карт-коры, бала-чага урамга сибелгэн. -
-Ни булган икэн? Сугыш дип кычкырдылар. И ходаем, нинди сугыш икэн тагын. Тыныч кына яшэп яткан коннэребез бит эле.
Хатыннар бер берсенэ карап шаулашалар,елашалар.
-Тагын германнар сугыш башладымы икэн эллэ, Теге сугышта да купме эткэйлэребез, бабайларыбыз юкка чыкты бит. Инде ни хэл итэрсен.
-Малайлар, сез нишлэп монда басып торасыз эле. Кайсыларыгыз олырак, йогерегез болынга, Этэйлэрегезгэ житкерергэ кирэк бу яман хэбэрне. Алардан башка берни эшлэп булмый.
Халидэ олыларнын сузен тынлап торды да, тагын ойлэренэ чапты.
-Энкэй, анда да ботенесе елашалар. Мин шундый курыктым. Хэзер безнен эткэйне сугышка алып китэлэрме?
-Атаннар болыннан кайтсын. Алар хэл итэр инде. Ни эшлэрбез, балакайларым, ни эшлэрбез- дип, Голмэрьям дэ уксеп еларга тотынды.
Анын елаганын йорэге белэн тоеп Элфия дэ, сонрак Халидэ дэ кушылды.
Печэнчелэр болыннан тош турына кайтып та життелэр. Барысынын да йозе каралып киткэн, житдилеклэре йозлэренэ чыккан.
Жил капка шыгырдап ачылды. Анда кэнсэлэрдэ дежур торучы Халисэ куренде.
-Габдулла абзый, сине малаен Галлэм белэн силсэвиткэ чакырдылар. Хэзер ук килеп житэргэ куштылар.
_Менэ шулай.анасы,-чакыргач, бармыйча булмый. Бер дэ эйбэткэ тугел эле бу. Галлэм, эйдэ улым, кэнсэлэргэ чакырганнар,- дип олы улын узе белэн дэште.
Кэнсэ, пожарный тирэсе халык белэн тулган. Тэмэке койрэтуче ирлэр бер чатта оелешеп сойлэшеп торалар. Авыл советы янында персидэтелнен жигуле кара айгыры тора.,
-Жэмэгать, мондарак килегез. Барыгызга да ишетелгэндер инде. Буген Герман иле безнен Совет дэулэтенэ каршы сугыш башлаган. Бик куп чик сакчыларын, халыкны кырган. Безгэ хэзер барыбызга да бердэм булып, бер тоенгэ тойнэлгэн кебек илебезне дошманнар сакларга, аны азат итэргэ кирэк. Бугеннэн, хэзер ук сугышка узе телэп китучелэрне язу башлана. Сугыш озакка сузылмаячак. Куп булса бер ярты елга сузылыр.
Беренче герман сугышын уз башлары аша кичергэн олы яшьтэге абзыйлар, ай хай ярты елда гына бетэ торган сугыш булмас ул,- дип гожлэштелэр.
Яшьлэр! Сез комсомоллар. Илебезнен килэчэген тозучелэр. кайсыгызны ин беренче итеп языйм.
Госман, Галлэм, Бадыйк, Фэтхулла хэм бик куплэр: мине языгыз. Мин уз телэгем белэн буген ук сугышка чыгып китэргэ эзер, дип председатель янына жыелдылар.
Патша армиясендэ дэ хезмэт иткэн, беренче ботендонья сугышынын барлык нужасын уз жилкэсендэ татыган атасы Габдулла Галлэмнен беренчелэрдэн булып сугышка китэргэ жыенганын куреп: Хай, бала, бала. Сугышка керергэ ашкынасы тугел. Анда сине майлы ботка котми. Сугыш ул- утереш, яндыру, доньядагы бар булган жан иясен юкка чыгару урыны. Ашыгырга кирэк тугел иде, дип корсенде.
Яздылар яшьлэрне. Жыенырга оч сэгать вакыт бирделэр.. Колхоз атларына тоялеп, авылнын солек кебек яшь егетлэре беренче обозлар белэн сугышка киттелэр. Карангы тошкэнчегэ хэтле авыл остендэ елаш, уксу тавышлары тынмады.
***
Шушы коннэн башлап илдэ тынычлык бетте. Авыл халкы шатланып печэн чабар, печэн киптерер урынга, кон саен арбалы атларга утырган авылдашларын, ирлэрен, улларын сугышка озата торды. Кичкырын да урамнарда гармун тарткан тавышлар, жыр ишетелмэде,кичке уеннар оештырылмады. Хэер, сугышка китеп баручы яшьлэр гармун уйнап узэк озгеч итеп жырлап саубуллаштылар туганнары, авылдашлары белэн. Яшь егетлэр сойгэн ярлары белэн кул буенда ускэн оянкелэр ышыгында, Ык ярында очрашып бер-берсенэ вэгъдэлэр бирештелэр, кызлар сойгэн ярларына узлэре чиккэн солгелэр, кульяулыклар булэк иттелэр. Габдулла кебек кырыктан узган ирлэр, хатын-кызлар, усмер малайлар колхознын печэннэрен жыеп кибэннэргэ салдылар, басуда олгергэн борчакны чабып, аны олаулар белэн ындыр табагына ташыдылар. бераз вакытлары калган арада уз хужалыкларындагы малларга печэн чабып кибэнлэделэр, кыш ягарга арьякта чыбык утын кисеп, оемнэргэ оеп куйдылар. Авылдагы ойлэрнен кубесендэ инде уллары белэн берлектэ аталарын да сугышка алдылар. Тиздэн авылга очпочмаклы сэлам хатлары белэн бергэ кайгы хатлары да килэ башлады. Тубэн оч Ильяснын олы улы улгэн икэн, урточ Хэлэфнен малае эзсез югалган дигэн шомлы хэбэрлэр коннэн кон ешрак ишетелэ башлады. Бишектэ эгугулэп яткан сабыйлар да илгэ кайгы хэсрэт килгэнне сизгэн кебек, кулга алгач та, энилэренэ колеп, тешсез авызлары белэн колеп елмаеп тормый хэзер. Тизрэк кукрэк имеп, йокларга тырыша.
Курше милектэге Шэйдулла белэн Габтерэхимне дэ, олы абзыйсы Кисаметдиннен уллары Барый белэн Имамгалине дэ сугышка озаттылар. кырык бернен иллэ дэ салкын кышы килеп житкэндэ авылда инде иллелэп йортка кара хат килеп тошкэн иде. Авыр булды бу кышны чыгуы. Колхознын бар икмэген, житештергэн сотен, итен генэ тугел, атлар артыннан колхоз сыерлары да сугыштагы солдатларны ашатырга димп озатылды. Чуп остенэ чумэлэ дигэндэй, дэулэт шэхси хужалыклардан да ит, сот,бодай, бэрэнге,яшелчэлэрне фронтка озатырга дигэн карар чыгарды. Болай да кышкылыкка житэрлек азык эзерли алмаган хужалыклар ботенлэй болгенлеккэ тоште. Минзэлэдэн продразвертка килеп гел-гел продукция талэп итте. Колхоз рэисе бригадирларны ойдэн-ойгэ йортеп болай да ачлыктан интеккэн халыкнын базларын, келэтлэрен тикшертеп, берэр торле запас табылса, аны хужаларын кычкыртып елатып алып чыгып китулэр башланды. Язга тааба, авыр жэрэхэтлэнгэн авылдашлар куренгэли башлады. Тубэн оч Гапти аягын оздереп кайткан икэн дигэн хэбэрне ишетугэ, ир-ат анын янына жыелды.
-Эйтсэм эйтим инде, авылдашлар. Ну сугышнын туктасы юк анын. ул нимыслар бик нык кочле эзерлэнгэннэр бит сугышка, чурту матри. аларнын аждаха кебек танклары, ул самолетлары ашкынып килэ инде, мин сина эйтим. Куз ачарга да ирек бирмилэр. Кыш буе чигендек инде, нишлисен бит. Юк бит, юк безнен танклар. Эй. танк тугел мылтык та юк бииит. Беребез улсэ, я яраланса, тизрэк анын мылтыгын алып ата башлыйбыз, тфу, — дип ачы итеп сугенеп жибэрде. -Менэ абзыйлар сез эйтегез эле, сез бит беренче герман сугышын кургэн кешелэр. Нимыс ул чакта да кочле идеме, эллэ ул ял итеп ятып гайрэт жыйганмы. Менэ мина ни чуртыма кирэк бу сугыш. Мин 22 яшемдэ аяксыз кайттым бу сугыштан. Ник сугыша ул нимыс сэвит иле белэн,э?
-Син энекэш, бик нык артык куп сойлэнмэ. Ойнен дэ колаклары була. Кирэкмэгэн жиргэ ишетелмэсен тагын. Бераз саграк кылан. Герман иле гел шулай Рэсэй белэн сугышкан ул. Патша заманында да шулай булган. — Габдулла Гаптинен кырыена ук килеп утырып узенен патша армиясендэге хезмэтен искэ алды. — Мин бит патша армиясендэ дэ булдым эле. Аннан гражданнар сугышы башланып китте инде. Курде инде минем дэ башлар бик яшьли. Шуны эйтим эле. безнен полкта христианнар хэм моселманнар роталары бар иде. Без намаз укыйбыз, аерым утырып ашыйбыз. Тегелэр чиркэугэ йори инде. Берзаман курше остэллэр артында ашап утыручы бер урыс безнен остэлне чукындыра бит,э. Нилзэ, минэйтэм, без мулсульман. Сез, ди, басурман, а не мусульман. Ачу килде инде минем. Безнен олы агач кашыклар бит инде. Мин кашыкны яладым да, остэл артыннан торып киттем бу урыс янына. Бар ачуым белэн тегенен мангаена сыладым берне. Кашык та, мангай да ярылды. Мин эйтэм вот тебе басурман, а я мусульман. Икебезне дэ ротныйга алып киттелэр. Тегенен ботен бите буйлап кан ага. Ротный сорый инде. Что, пачум,ди. Мин эйтэм. Ваше благарудие, я мусульман, он урыс, християн. Кристит, минэйтэм,нас. Теге урысны оч конгэ карцерга яптылар. Мин ротага кайтып киттем. Вэт шундый хэллэр дэ булгалады. Я, ярар, исэн кайткансын. Синен кебек яшьлэр калхузга бик кирэк. Безнен яшьтэгелэрне алалар икэн дип ишеттек. Исэнлектэ курешэ алырбызмы юкмы, белеп булмый. Эйдэгез, бер дога кылыйк эле.
Кон саен авыл советы янындагы баганага эленгэн кычкырткыч радио аша, кайсы шэхэрне алганнар, кайсы шэхэрне калдырганнар, безнен гаскэрлэр фашистларнын купме танк хэм самолетын яндырганнар- авылдашлар фронт хэллэреннэн хэбэрдар иде. Кырык икенен маенда Габдулланы да, узенен яшьтэшлэре берлектэ фронтка озаттылар . Барысынын да ой тулы бала чага, карт эти-энисе куз яшьлэре белэн уксеп уксеп елап калды.
Авылны чыгып зыяратны узганчы артларыннан ияреп барган хатыннары ирлэреннэн аерыла алмый елады. Кулына Элфиясен кутэргэн Голмэрьям дэ туктаусыз куз яшен тукте. Атасынын чабуына ябешкэн Эсхэт кенэ, болар нигэ барысы да елый сон эле. Менэ мина эткэй шикэр бирде. Мин еламаем, дип узе кебек ташбаш малайлар алдында кулындагы шикэре белэн мактанып алды.
Голмэрьям дэ сугыш вакытында, хэлем юк,эшкэ бара алмыйм, дип тормады, курше хатыннары белэн беррэттэн басуда бэрэнге утыртты, утауга йорде, печэн чапты, урак урды, колтэ бэйлэде, гомумэн, тан атудан куз бэйлэнгэнче колхоз эшендэ булды. Улы Нурулланы уналты яше тулуга фронтка киткэн бригадир урынына куйдылар. Кознен эбилэр чуагы дип йортелгэн алтын бер конендэ авылдагы яшь кызларны да авыл советына дэштелэр. Авыллардан кызларны хэрби заводларга озатачаклар дигэн хэбэр яшен тизлегендэ авылдагы барлык ойлэргэ, кырдагыларга, ындыр таабагында колтэ сугучыларга барып иреште.
-И, Ходаем, Халидэкэем генэ элэкмэсэ ярар иде, дип бик утенеп сораса да, Голмэрьямнен утенече эллэ куклэргэ барып ирешэ алмады, кич басудан кайтуына, Халидэ аны куз яшьлэре белэн каршы алды.
-Энкэй, безне Горькийга заводка жибэрэлэр. Иртэгэ без инде комиссариатта булырга тиеш икэн.
-Балакаем, ни хэллэр итим икэн сон, ул нинди завод икэн? Сезне дэ сугышка озатмасалар ярар инде.
***
Илгэ килгэн дэхшэтле сугыш авылдагы хэрбер ойдэн ир-егетлэрне чупли торды. Сугышка барудан азат ителгэн гарип-горэбэ ирлэргэ сабантуй башланды. Ферма житэкчесе, амбар каравылчысы, кэнсэлэрдэ эшлэуче бу ирлэр, тонлэ ялгыз калган тол хатыннарнын, житкэн кызларнын кунелен куреп йоруне дэ узлэренен гаярь эшлэре дип санадылар булса кирэк. Хэер, авырлыкка тузэ алмыйча, сугышка кадэр ирлэренен кин жилкэлэре ышыгында яшэгэн, бар авырлыкны ирлэре белэн бергэ кутэргэн хатыннарнын сугыш афэтеннэн сыгылып тошуен дэ анларга була. Кеше михнэткэ чыдый ала, рэхэткэ чыдамый дигэннэре дэ дореслеккэ туры килэдер,бэлки. Бер мэртэбэ дэ егетлэр кочагына кереп карамаган сылу кызларнын да соясе-соелэсе килэ шул. Авылда, шундыйрак тулып пешкэн кызларнын аулак ойлэр ясап тон кунарга сугыштан яраланып, бер аягын югалтып кайткан Хоппине чана белэн алып кайталар икэн имеш-мимешлэр дэ чыккалады. Авырлыкны юарга дип самагун куып сату итучелэр дэ, аны эчэргэ сабышкан хатын-кызлар да барлыкка килде авылда. Коне буе колхоз эшендэ йореп, кичлэрен салкын ойлэргэ, ач хэм ярым ялангач балалары янына кайткан аналар, келэтендэ булган барлы-юклы ярмалардан ризык эзерлэп балаларын ашатканнан сон, йон жегерлэп, тоннэр буена оекбашлар, биялэйлэр бэйли. Шулай булса да, халыкта омет чаткысы улми. Атналарга тоташып, айлар уза. Радио аша, шэхэрлэрне азат иту турындагы куанычлы хэбэрлэр дэ ешрак янгырый. Сугыш кырларыннан, фронттан да хатлар ешрак килэ башлый. Ире Габдулладан Голмэрьямгэ хатлар бик сирэк килэ. Шулай да бер хатында, мин узебезнен частьтэ югары оч Сэетне очраткан идем. Ул разведкада икэн. Ржев янында мин узем, яраланып госпитальгэ элэктем эле. Син бик борчылма тагын, хэзер тозэлеп барам инде. Тиздэн тагын фронтка жибэрерлэр дип торам. Сэет турында сораштырган идем. Югалган диделэр, разведкадан кайта алмаган. Эллэ пленга элэктеме икэн. Бик нык белэ алмадым. Минем белэн госпитальдэ ятучы егет кенэ эйтте аны. Голмэрьям, монда сугышта халык бик кырыла, исэн-сау кайтып сине, балаларны куреп булырмы икэн, белмэем. Эсхэт белэн Элфия, сугыш тынып торган арада, черем итэргэ тырышсам да тошемэ керэлэр. Госпитальдэ дэ куз алдымнан китмилэр. Зур ускэннэрдер инде. Нурулланы сугышка алмадылармы, эшлэп йориме? Голмэрьям, курешмэсэк бэхил бул. Узенне хэм балаларны бик сакла. Укытып кеше итэргэ тырыш,- дип яза Габдулла. Фронттан бер гаилэгэ хат килсэ, минекелэр, безнекелэр турында берэр хэбэр язмадымы икэн,дип, авыл хатыннары тизрэк яналык ишетергэ дип хат килгэн ойгэ жыелалар. Голмэрьямнэргэ дэ югары очтан гына тугел, тубэн очлар да килеп, яна хэбэрлэр ишетергэ телэде. Курше Мослимэ уз кайгысын куз яшьлэре белэн юа-юа, минем Габдерэхимемнэн дэ менэ ничэ ай инде бер хэбэр юк. Исэнме икэн, Габдуллан Сэетне кургэн бит. Гэбдерэхим дэ шул тирэдэ генэ булгандыр инде. Ничек аны курмэде икэн, дип аптырап уз алдына сойлэнеп утырды. Авыл хэллэрен, кемнэр кайткан сугыш кырыннан, кемнэрдэн хат килгэн кебек яналыкларны сойлэшеп алганнан сон хатыннар тагын уз юлларына таралды.
****
Сугыштан яраланып кайткан ир-егетлэр авылда алтын бэясенэ кутэрелде. Сугышка кадэр корган гаилэсен, балаларын ташлап, яшь хатыннарга йортка керучелэр дэ кубэйде. Тубэн оч Габит оч баласын, хатынын ташлап, Сэрбия исемле тол хатынга кученгэн икэн, дигэн хэбэр дэ ут тизлегендэ тубэн очтан югары очка килеп иреште. Голмэрьямнен дус кызы иде Габитнын хатыны. Бик авырлык белэн балаларын устереп яткан мэлдэ иренен шундый хыянэте, хатынны урынга аударды. Эллэ уз чире булды, эллэ инде тиф белэн чирлэде, озак та ятмыйча. дусты оч баласын калдырып, мэнгелек йортка кучте. Габит балаларын яшь хатын янына алырга телэсэ дэ, балалар узлэре бик нык каршы килделэр.
-Узен безне ташлап, шул уйнак янына киттен. Хэзер безне уйнакчы балалары итмэкче буласынмы? Энкэйнен башына син генэ життен, дип укседе олы кызы. Олы дигэч тэ, унбер яшен тутырган усмер инде. Апайларымны да узем карыйм, чыгып кит, дип атасын куды. Габит, ни эйтергэ дэ белмичэ, башын аска иеп, чыгып китте. Балаларны тиздэн авыл советы кушуы буенча Пучыга балалар йортына жибэрделэр. Габитнын яна гаилэдэ бер бер артлы уллары туып торды, беренче хатыныннан туган балалары турында уйларга да, алар янына барып, хэллэрен белергэ дэ вакыты калмады. Хэер, ул аларны ботенлэй кунеленнэн сызып ташлады.
Кырык очнен кояшлы жэен, салкын янгырлы коз алыштырды. Урак ул елны бик озакка сузылды. Урган игеннэр колтэлэре белэн янып, каралды. Хатыннар коне буена салкын янгыр астында иген урды да урды. Голмэрьям бик нык салкын тидереп, урын остенэ егылды. Тупырдап торган кызына эллэ энкэсеннэн чир йокты, эллэ бер кизу булды, ул да ут кебек янып, чирли башлады. Ойдэге бар эш, колхоз кырыннан кайтып кермэгэн унжидесен тутырырга бер-ике ай гына калган Нурулла белэн алты яшьлек Эсхэт остенэ оелде. Шул чирдэн Голмэрьям белэн Элфия терелеп аякка баса алмады инде.
Хавадагы киек казларнын кыйгылдашкан тавышына, урамдагы малайларнын урам буенча, женазага барыгыз, женазага барыгыз, дигэн ондэу тавышлары кушылды. Ике жан, ана белэн сабый, бер кабергэ кумелде.
Бу хэллэрне Горькийда хэрби заводта эшлэуче Халидэ иптэш кызлары авылдан энилэреннэн хат алгач кына белде. Кайтырга, ничек булса да авылга кайтырга, энемнэргэ ярдэм итэргэ кирэк, дигэн карарга килеп, авылдаш кызлары белэн сойлэшеп, оч кыз, заводтан качарга дип план кордылар. Оч тэулек дигэндэ, кайда поездга элэгеп, кайда жэяу, кайда атлы юлаучынын чанасына утырып, кызлар авылга кайтып життелэр. Кайтып ярдэм итэм дигэне генэ тагын да зуррак хэсрэткэ эверелде. Кызларнын очесен дэ Минзэлэдэн хэрби милиция килеп, тормэгэ алып киттелэр. Шэхэр янындагы совхозда хатын-кызлар тормэсе оештырып, бер уч ашлык я булмаса, бер ике бэрэнге урлаган аналарны, кызларны биредэ суд булганчы тотып, кайсын кире кайтарып жибэрэлэр, э кубесен ун- унике елга соргенгэ озаталар. Эллэ судьянын мэрхэмэтлерэге элэгеп, эллэ энисенен янарак кына улуен, э этилэренен фронтта булуын истэ тотып, Халидэлэрне алты ай дигэндэ , тормэдэн азат иттелэр. Кайгы бер килсэ, кукэй урларга иялэшкэн саескан кебек, килэ дэ килэ инде. Унжидесен тутырган энесе Нуруллага да, фронтка, дигэн язу килэ. Ачлыкнын ин куэтле чагы. Халидэ курше Мэмдудэ тутидэн бер жилпуч он сорап алып, ана бар булган бэрэнгене кабыгы белэн кырып салып, Нуруллага юлга ипи пешерде. Арка биштэренэ ипиен салып, Нурулла иптэшлэре белэн Эгерже шэхэренэ юлга кузгалды. Аларга ике тэулек эчендэ Эгерже хэрби комитетына килеп житэргэ кушылган. Тэмам хэлсезлэнгэн, ач егетлэрне, башта лазаретка салып, ашатып, бераз тэрбиялэп, хэл кертеп, сонрак японнарга каршы сугышка кончыгыш фронтка озаталар.
Кырык дурттэ яшьлэре кырык биштэн арткан ирлэрне сугыш кырыннан туган жирлэренэ кайтара башлыйлар. Шундый бэхетлелэр исемлегенэ Габдулла да элэгэ. Атна-ун кон дигэндэ ул туган ягына кайтып житэ. Ойгэ кайтып керсэ, анда ачлык, ялангачлык, коры сояккэ калган улы Эсхэт белэн Халидэне генэ куреп аптырап кала. Эниегез кая? Эллэ берэр яры киттеме, Элфия дэ куренми, дигэч, кызы белэн улы бер тавыштан елап жибэрэ. Аларнын улгэн хэбэрен ишетеп, Габдулла, узе дэ сэкегэ ава. Орлек кебек аталарынын уксеп елаганын гомергэ дэ курмэгэн балалар, ул да улеп китэр дип, тагын да ныграк куркып калалар хэм куршедэ генэ яшэуче аталарынын абзыйсы Кисаметдингэ йогереп керэлэр. Эткэй сугыштан кайтты да егылды. Тизрэк кер эле, хэзер ул да улэ бит инде, дип ялваралар. Кисаметдин белэн Мэмдудэ кергэндэ Габдулла инде яшьле кузлэрен тэрэзэгэ тобэп уйланып утыра.
-Энекэш, исэн сау кайтуын олы бер бэхет. Нишлисен бит. Менэ син исэн. Балаларын да уз янында. Э менэ минекелэр, Барыем белэн Имамгалием, мэнге кайтмаячак бит. Кайда кумелде алар? Кем аларга женаза укыган? Яшэргэ инде, Габдулла, ничек тэ тормыш итэргэ- дип абзасы Габдулланы кочагына алды. Ул арада Мэмдудэ Халидэ белэн остэл койлэде.
-Габдулла, сезнен казаныгыз тишек икэн бит. Суны узебездэ кайнатып кертермен, дип Мэмдудэ уз оенэ чыгып китте.
Габдулла солдат биштэреннэн бер буханка ипи, бер олы кисэк шикэр чыгарып остэлгэ куйды. Шикэрнен тэмен тугел, тосен дэ оныткан Эсхэт шак катып шушы олы шакмакка текэлде.
-Улым, шикэр ул. Менэ шундый олы шикэр. Хэзер мин сина ватып бирэм. Кызым, маллар исэнме сон, абзарларны да караштырып керим эле,-дип Габдулла ишек алдына чыкты.
Ишек алдында оч тавык чемченеп йори. Абзар тубэлэре ишелгэн, анда сыер сарыкларнын эзлэре дэ калмаган. Бэрэнге бакчасынын яртысына якын казылган. Димэк, бэрэнге бар, дип Габдулла уз алдына сойлэнеп алды.
Хатынынын ничек итеп авырып ятуы, Элфиянен дэ чирлэп китуе, аларны кайда кумулэре, Халидэнен хэрби заводта эшлэп, аннан качып кайтуы, тормэдэ утырып чыгуы турында Мэмдудэ Габдуллага бэйнэ-бэйнэ сойлэде. Олы улы Галлэмнен артеллирист икэнлеген ул белэ иде инде. Анын Венгриягэ кадэр барып житкэнлеген, улы Нурулланын япон сугышында икэнлеген Кисаметдин сойлэп анлатты.
-Габдулла, синен балаларны аякка бастырырга кирэк. Улгэн артыннан улеп булмый. Авылда тол хатыннар да бик куп. Кияугэ чыкмыйча картайганнары да байтак. Сина , туган, ойлэнергэ кирэк. Болай яшэп булмаячак- дип, абзыйны сузне тормыш кору ягына борды.
-Эйе, Габдулла, эйе. Кисаметдин бик дорес эйтэ. Тимерне кызуында сук дилэр. Мин авылдагы хатыннарнын сугыш вакытында ничегрэк тормыш алып барганнарын курэм, белэм.Кузем сукыр, колагым чукрак тугел.
***
Утызынчы елларда ерак Себердэн, тайга усэ торган яклардан яна оешкан колхозларга, совхозларга эшче куллар юллап эш хэм яхшы тулэу, барган жирдэ аларга ой салу момкинлеге вэгьдэ итуче вэкиллэр килеп, клубларда жыелышлар уткэреп, халыкны кучеп китэргэ ондилэр иде. Шундый жыелышларнын берсенэ Шэмсежиханнын ире Госман да туры килэ. Эчкэн кешегэ нэрсэ вэгьдэ итсэлэр шул дорес инде. Госман, жыелыштан чыккач, кибеткэ кереп тагын да бераз ости хэм кутэренке кэеф белэн алпан тилпэн килеп, оенэ кайта.
-Хатын, ишетэсенме? Мин читкэ чыгып китэргэ язылдым. Давай жыена башла. Авылдан эллэ нихэтле семья кучеп китэчэк. Энкэй, син ишетэсенме, Синен бу жимерек йортында картаер хэлем юк. Себергэ чыгып китэбез.вэт шул.
-Улым, син ни сойлисен? Нинди Себер ул? Анда эллэ сезне генэ котеп торалар дип уйлыйсынмы?Ике бала белэн коз коне кышка каршы кем юлга кузгала. Юк,юк, беркая да бармыйсыз!
Исерек белэн суз корэштеру узенэ бэлэ алу инде ул. Болай да кызу холыклы Госман ботенлэй кызып китте.
-Энкэй, житте. Чыгырымнан чыгарма мине. Хатын, нэрсэ карап каттын, ашарга бир! Мин китэбез дигэн икэн, значит, китэбез. Все, дип корэк хэтле кулы белэн остэлгэ шап итеп китереп сукты.
Анын яман холкын белеп усуче Эхкыяметдин белэн Хэсэн куркышып, тиз генэ мич башына урмэлэде. Мич пэрдэсе аша тын гына аталарынын ашый-ашый анасына жыелыштагы сузлэрне сойлэвен тынладылар.
Шэмсежихан, монда кил. Нэрсэ мичкэ соялеп каттын, анасын еккыры? Утыр хэм мин сойлэгэннэрне тынла. Вэйт, без моннан авылдан ун гаилэ китэбез. Безгэ тагын Аюдан да, Калмиядан да, Хужэмэттэн дэ, Тауасты Байлардан да дачурта гаилэ каушыла. Себерне татар иле ясыйбыз болай булгач, дип ихахайлап шаркылдап колеп жибэрде.
-Госман, анда баргач, кайда тора башларбыз микэн сон без? Анда ойлэр салып куймаганнардыр бит. Бер белмэгэн, куз курмэгэн якка киткэнче, син дэ калхузга кереп эшлэсэн, монда да ой салыр идек эле, Алла боерса.
-Тиле! Синен тиле башын ни уйлый белсен сон? Без тайга кисэргэ барабыз. Анда агач муеннан. Во!- Госман кулы белэн муенына сузып курсэтте.- Баргач та узебезгэ ой сала башлыйбыз. Дэулэт эше качмас ул. -Госманнын кашыктагы ашы остэлгэ тугелде.
— Ашаган жирдэ телэсэ нэрсэ сойлэп ашымны туктерден, бэдбэхет! Кит, куземнэн югал, бэреп очырганчы.
Госманнын яман гадэтен бик яхшы белэ Шэмсежихан. Кон дэ диярлек салып кайтып, башта жунле генэ сойлэшэ башлый да, аннары кызганнан-кыза барып, ачуыннан теленэ ни килсэ, шуны кычкыра, сугенэ башлый. Мондый чакта анасына да, хатынына да, балаларына да ойдэ рэт калмый. Кем кая кереп поса ала, Госман тынычлап йоклап киткэнче, барысы да тын алырга да куркып утыра. Шэмсежихан кайнанасы Зэйнэпне дэ бик кызгана. Бердэнбер улы бит, э анасын кэжэ урынына да курми, эле кул астына элэксэ бэреп жибэрергэ дэ куп сорамый.
Читкэ чыгып китуне, могаен вэкилнен кушуы буенчадыр, бик тиз тоттылар. Бер ике атна дигэндэ, авылдан читкэ китэргэ язылган гаилэлэр, арбаларына тоенчеклэрен, юлда ашарга капчыкка тутырылган ризыкларын, кышкы туннарын,итеклэрен тояп, капчыклар остенэ балаларын хэм хатыннарын утыртып юлга чыктылар.
Юлда читкэ китуче олаулар саны артканнан арта барда. Туктап ашап алулар, аяклар бераз язылсын, тэнгэ жылы керсен дип, атлы арба яныннан йогереп барулар баштарак кызык тоелса да, аннары ялыктырды. Бала-чагалар, кайчан барып житэбез инде, дип тилмерэтте.
Нихаять, Богелмэ шэхэренен тимер юл вокзалына килеп життелэр. Ир-атлар махсус бирелгэн таныклык белэн билетлар алып, тимер юлда торучы составка бар булган эйберлэрен, балаларын, хатыннарын урнаштырып, колхоздан озата килгэн атчылар белэн хушлашып, уз урыннарына чумэштелэр.
Вагоннын аргы башыннан, жегетлэр, бире килегез. Юл хакын хаклаек инде. Эйдэгез, мин берне капчыкка кыстырган идем,- дигэн тавыш ишетелде. Госман, эйтерсен лэ шуны гына коткэн, юлга пешерелгэн берничэ кукэй белэн бер баш суганны култыгына кыстырып, тавыш килгэн якка юнэлде.
Алар кэеф-сафа корган арада хатыннар балаларын ашатып, урын хэстэрлэде, бераз хэл алырга дип, узлэре дэ сэндерэгэ менеп ятты. Тиздэн вагонда балаларнын рэхэт итеп мышнаган, кайберлэренен саташып колгэн яки елаган тавышлары ишетелэ башлады. Бермэлне, кэеф корып утыручы ир-атлар бик каты тавышлана башладылар. Эчкэн кешенен кузенэ ак-кара куренэмени, кызып китеп сугыша да башладылар. Проводниклар аларны аера алмыйча, куркынып поезд начальнигын чакырдылар. Поезд начальнигы милиция дэ ияртеп бик тиз килеп житте анысы. Хэзер поездны туктатып, кыр уртасында тошереп калдырам. Хатыннарыгыз, балаларыгыз белэн, дигэн сузлэрдэнме, ирлэр бераздан тынычлап, уз гаилэлэре яткан сэкелэр янына таралды.Бер станциядэ поезд бик озак торды. Менэ Байкал кулен дэ уттелэр. Анын очы кырые куренми икэн дип, бала-чагалар вагоннын бер башыннан икенче башына чабышты. Тоннельлэрдэн чыга-чыга поезд Читага хэтле ике атна барды. Поезд тэрэзэлэреннэн тышка карасалар, бар халык ах итте. Тышта чып-чын кыш. Татарстаннан килгэн халыкны Селенга елгасы янына урнашкан Казаклар дигэн бистэгэ алып киттелэр. Монда ботен донья ап-ак хэм шул ак кар остендэ кая гына карама тау-тау булып бурэнэлэр оемнэре оелгэн.
-Эткэй, бу безнен бурэнэлэрме? Без шушылардан ой салабызмы?- балалар очен бу шаккатмалы хэл иде.
-Салырбыз улым. Безгэ дигэне кайсы оемдэдер. Ой дэ акча да яхшы була диде бит вэкил. Ызначит, булачак.
Шэмсежихан сузсез генэ ире артыннан атлады. Аларны каршы алган «Я представитель» дигэн кеше туктап калды хэм чакрымга сузылган халыкнын уз янына жыелып беткэнен котте.
-Товарищи! Поздравляю вас с прибытием на нашу Байкальскую землю. Наша земля богата лесом. Но лес этот приносит нашему молодому государству, нашей родине пользу не только тогда, когда растет, а когда перерабатывается. В стране строятся десятки заводов и фабрик, строятся города и поселки. Страна остро нуждается в древесине. Сейчас мы вас поселим в бараки. Тихо, тихо. Не ворчите и не кричите. Вы советские граждане, должны понимать. Сразу никто не сможет дом себе построить, для этого вам нужно заработать деньги и конечно получить право на вырубку для себя. Это талон называется. Его государство выдаст через пять лет, как вы начнете работать на валке леса, на пилораме или на сплаве древесины. Да, забыл сказать, вам два дня на обустройство. Но через два дня всем, как штык, прибыть к конторе. Вон она, ваша контора. Где красный флаг реет.
Бар халык ах итте. Эмма берни эшлэр хэл юк, еламсыраган балаларын житэклэп, хатыннар ирлэре артыннан баракларга таба кузгалды. Баракларда аерым булмэлэр бардыр дип уйлап та бик ялгышты алар. Юк икэн, бу колхознын ат сарае кебек бурэнэлэрдэн эшлэнгэн озыыын бина булып чыкты. Тэрэзэлэр саны буенча булмэлэр булегез узегезгэ, чаршаулар белэн дип анлатты «представитель».
Юлда тэмам йончыган, арган халык очен барак тормышы башланды.
****
Юлда тэмам талчыгылган икэн. Иртэн хатыннар гына тугел, ир-атлар да сыннарын кочкэ жыеп, урыннарыннан кузгалдылар. Чаршау белэн генэ буленгэн булемтеклэрдэ сойлэшкэн, ынгырашкан, пышылдашкан тавышлар ишетелде. Шунда берсе, команда стройся диеп кычкырып жибэрде. Ирлэр киенеп, урамга чыгып китте. Хатын- кызлар каян су табып була икэн, учакны кая тергезербез икэн, дип сойлэшэ башладылар. Ул арада бала-чагалар дам уянып, барак буйлап добер-шатыр йогерешэ башлады. Аларга нэрсэ, кулларына бер телем ипекэй тоттырсан, доньялары тугэрэклэнэ инде. Мондый озын барак балаларга куышлы уйнар очен бик шэп булса да, аналарына бу икелэтэ койсезлек кенэ тудырды.
-Кайсыгыз бар анда, тордыгызмы инде, эй, хатыннар. — дип ишекне ачып кемнендер ире дэште.
-Мэхмут, син нэрсэ? Без барыбыз да аяк остендэ. Балалар чэй сорыйлар. Каян су алып була. Сез шуны белешегез.
Голбикэ, Мэхмутнен хатыны, кызы Хэнэ белэн уз чаршаулары артында идэнгэ корама салып, чэй урыны эзерлэп ята икэн.
-Кое каршыда гына, суны шуннан аласы булыр. Безнен янда гына тагын ике барак бар. Безнен кебек торле яклардан жыелган халык булса кирэк. Ирлэр шул якка китте. Мин дэ урап килим эле. Мужыт бер бер яналык ишетермен.
Мэхмут барак ишеген шапылдатып ябып, башка ирлэр артыннан китте. Куршедэ генэ Украинадан килгэн халык урнашкан икэн. Мыекларын ботереп-ботереп оскэ кутэргэн таза ир-атлар барысы да самокрут койрэтэлэр.
-Говорят, татары прибыли. Здоровеньки булы. Я Стяпан, а это мой брат Петро. Что, за бесплатной манной кашей прибыли,- хахуллар дэррэу колеп жибэрделэр. — Мы вот тоже ехали за золотыми горами, а получили вот это.
Степан бер кулын йодрыклап алга сузды да, икенчесе белэн терсэге турына курсэтте.
-Дома, деньги дадут. Кто даст то? Власть что ли? Нет тут никакой власти. Выживает тот, кто умеет крутиться. А остальные как были нищими, такими и остаются. Хорошо, если живыми смогут еще уехать обратно. И на своих ногах. Так то вот, брат.
Госман да аптырап, узен кызыксындырган сорауларны яудырды.
-Скажи, а как тут жить. Один барак на десять семей, в бараке одна печка. Как готовить. У нас же дети малые. Они кушать хотят. Нам всего два дня дали на отдых.
-Ничего брат. В мире летает воробей, и то не умирает. А мы как-нибудь да, и выживем. Айда со мной, покажу как мы обустроились все.
Татарлар хохоллар яши торган баракка керугэ, борыннарына кыздырган суган, ит исе килеп бэрелде. Тирэ якка таралган кэбестэ ашы исе борыннарны кытыклап, ашказанынын тобенэ ук барып житте хэм эчлэрне ныгытып борып куйды.
-Болар монда ашлар пешереп яталар. Без коры-сары кимерэбез. Эх, хэзер бер тэлинкэ кайнар аш ашап куйсан,э- дип Минсабир да борынын тартып куйды.
-Хатынын пешергэч, син дэ ашарсын. Кешенекенэ нэфсенне сузма, барыбер сина олеш чыкмас, -диде Госман тегенен телен тыярга тырышып.
-Вот смотрите. Мы тоже как прибыли сюда, попали в этот барак. Вернее сарай. Одни стены и одна полуразвалившаяся печь. ни лежаков, ни столов, ни полок.
Мы мужики быстро сварганили что к чему. Сходили к кучам, где обрезки досок, горбыли лежат. Они там безхозные почти что. Набрали их. Соорудили комнаты. у нас есть отличный печник Митяй. Он поставил голландки в каждую хибарку. Вот так и живем. Уже больше года тут мыкаемся. Бабы работают на сплаве и на пилораме, мы тоже. Многие на загрузке вагонов. Древесина идет круглые сутки.
-А деньги хорошие платят, что дом самим можно будет построить?
Нееет,брат, деньги дают, чтоб не сдохли. Ну что? Может нашего борща попробуете? С салом,а?- Степан тагын шаркылдап колде. — Али вам вера не позволяет? Ничего, голод не тетка, здесь свинину жрать вам будет в радость. Не то ноги быстро откините.
Ирлэр, рэхмэт, рэхмэт дип, уз баракларына юнэлде.
-Даа, жегетлэр. Монда безне нык коткэннэр икэн. Терсэк башы бик якын, тулке аны тешлэп булмый. Хэерлегэ булсын. Алда салкын кыш, жэйгэ хэтле ничек тэ тузэргэ кирэк булачак. Бала чагаларны устерэсе бар. Ризык юнэту ягы ничектер монда , анысын да белергэ кирэк. Безгэ дэ, бераз капкалап алу белэн, булмэлэр булу эшенэ керешергэ кирэк. Мич чыгаручы Митяйне куреп, анын белэн дэ сойлэшу кирэк. Бу бер мич белэн монда кыш чыгу авыр булачак.
Арада ин олкэне булгангамы, Мэхмутнен сузенэ барысы да колак сала, ул эйткэнне эшлэргэ тырыша иде.
Ирлэр ашап алганнан сон, жыйнаулашып пилорама ягына киттелэр, озакламый, шау-гор килеп, такталар остерэп кайтып та життелэр. Баракка нарат такта исе, ылыс исе белэн беррэттэн кышкы салкын хава да таралды. Карангы тонгэ чаклы хэр почмакта пычкы чыжлаганы, чукеч тавышы тынмады. Куп кенэ гаилэлэр иртэне уз булмэлэрендэ каршылады.
Хэсэн белэн Эхкыяметдин дэ йокларга яткач та такта тишеге аша, куршедэ генэ ятучы мыштым Сабир дигэн яшьтэшлэре белэн колешеп сойлэшеп ятты. Тан атуга ирлэр тагын такталар алып кайтып сэкелэр, кыек аяклы остэллэр дэ мэтэштереп куйдылар. Хатыннар, житкэн кызлар булмэлэрне жыештырып, кытыршы такталарга узлэренен чигулэрен, асалы паласларын кадаклагач, булмэлэргэ ямь кереп китте. Тиздэн, Митяй белэн килешеп, булмэлэргэ галанка мичлэре чыгарттылар.
Ой салунын ние бар, муклэсе дэ чутласы, дилэр. Э ул ой салырга дигэн бурэнэлэрне кисеп ойгэнче ай-хай жилеген чыга да чыга инде. Тайга эчлэрендэ башта билдэн кар ерып куккэ ашкан наратларны, кедрларны кардан арындырасын, аннары аны балта белэн чабып эз ясыйсын. Шуннан сон йозеллык агачларны аркылы пычкы белэн кисэсен. Кисэсен дип эйту жинееел. Кисэсен инде. Эле аны кайсы якка аударуны да алдан ук хэл итэргэ кирэк. Госманнар бригадасы урман кису эшендэ булды. Агачны кисеп аударгач, аны ботаклардан чистарту хэм аларны читкэ чыгару хатын-кызларга йоклэнде. Аударган наратларны тиешле метрларга булгэлэп кисеп, ат белэн сойрэтеп урман авызына чыгарганнан сон да анын эше бетми эле. Агачларны йок машиналарына тояп, Селенга елгасы янына илтеп бушаталар, купмесендер пилорамага, купмесендер вагоннарга тояп озаталар, э инде купмедер агач елга буйлап сал итеп агызыла. Шушы урман эшлэрендэ купме кеше гариплэнгэнне, я мэнгелелеккэ кузен йомганны берэу дэ хэтерлэми инде. Гомер бакые крестьян булып гомер иткэн, жир кешесе булуы канына сенгэн авылдашлар арасында да андый югалтулар куп булды. Бигрэк тэ балаларынын улемен халык бик авыр кичерде. Эллэ тиф чыгып, эллэ башка торле улэт чиреннэн, монда яшэучелэрнен балалары да бик нык кырылды. Моселман зираты булмаганлыктан, халыкнын барысы да бер заяратка ялан кырда татарларга кадэр килеп урнашкан переселенецлар зыяратына кимелде. Ерак иллэрдэн Себергэ килеп башкайлары ни курэсен берсе дэ белмэгэн, хэтта куз алдына да китерэ алмагандыр. Шундый улэт чире хахуллардан тиз арада татарлар барагына да килеп керде. Башта яна туган сабыйларны кырса, сонрак усмерлэрне, хэтта житкэн кызларны да аямады улем. Шэмсежиханнын ике улы да бер-бер артлы чирлэде, тэннэрен кызамык кебек кызылча басты, узлэре ут кебек янып, саташып, бик озак интектелэр, эмма рэтлэнэ алмадылар, Шэмсежиханнын ут кебек йогерек малайлары, мэнгелеккэ китеп бардылар.
Язларын Селенга буендагы сулыкларга кыек казлар килэ иде. Хатын-кызлар кер чайкарга барган саен шул казларга карап жыр сузды, монланып, сагынып сагышланып туган якларын, ерактагын туганнарын, дус ишлэрен ислэренэ тошерде.
Киек казлар очып утте минем баш ослэремнэн.
Сэламнэрне житкерегез безнен туган иллэргэ.
Туганнарым, атам-анам калды бигрэк еракта.
Эллэ кайтам, эллэ курэм, эллэ улэм бу якта.
Шэмсежихан да Голбикэ белэн беррэттэн ботак кисудэ булды. Кон буена сагызлы каракай, нарат агачларын чистарту желеклэренэ утсэ утте, лэкин конлек норманы хэрчак арттырып утэп бардылар алар. Балаларын югалту кайгысын да шушы авыр эш белэн онытырга тырышты ул. Хатын-кызлар куптэн инде ничек булса да ирлэрен угетлэп, туган якларына кайтып китэргэ кирэк дигэн уй белэн яналар иде.
Кеше арасында фин сугышы башланган, ирлэрне сугышка алалар икэн дигэн сузлэр ешрак ишетелэ башлый. Эш шартлары коннэн-кон кырыслана бара, эш сэгатьлэре дэ арттырыла, эмма акча тулэу генэ артмый. Тиздэн, чынлап та ирлэрне сугышка ала башлыйлар. Курше бараклардан да, спецпоселение кешлэрен дэ исемлеклэп озата торалар. Хатыннарнын ай-ваена, балаларнын елавына игьтибар да итуче булмый. Тиздэн Шэмсежиханнын ире Госман да сугышка китэ. Сал салып озатучы, вагон тояуче ирлэрне хатын-кызлар алыштыра. Ире дэ, бала-чагасы да калмаган Шэмсежиханны жэхэт кенэ сал озатырга кучерэлэр. Узеннэн дэ юан бурэнэлэрне тэгэрэтеп суга тошеру узе бер газап булса, коне буе боздай салкын тау елгасы суында басып эшлэу тэмам узэклэргэ утеп жилеклэрен суыра. Айлар буе шулай манма суга батып, шэбэренгэн тавык кебек йончыган Шэмсежихан тэмам эштэн чыга. Тамагыннан су да утми башлап, аяк-куллары берни тоймас булып сызлап интектергэч, ул аякларын аптыраганнан галанка миченен тимере остенэ куя. Иртэн Голбикэ эшкэ барырга сонга каласын бит, нишлэп тормыйсын, дип булмэсенэ кермэгэн булса, бэлкем шунда улеп тэ калган булыр иде. Уллары янында мэнгелеккэ ятып калыр иде. Кешенен жир йозендэ купме яшэячэген дэ, нилэр курэсен дэ бер Аллахе Тэгалэ генэ белэ шул. Анын югалткан Шэмсежиханны кутэреп ат арбасына чыгарып салалар. Гомере бетмэгэнгэдер инде, бер ай дигэндэ яшэу коче аны аякка бастыра, авырлык белэн булса да, Шэмсежихан кабат эшкэ чыга. Тик инде комэне тортеп алга чыгып торган хатынны сал тояргэ тугел, э пилорамага такта ярырга куялар. Авыр эштэн бер дэ курыкмаган, гомере буе бер рэхэт тэ курмэгэн Шэмсежихан ире сугышка китеп жиде ай узуга кыз бала таба. Куршелэре Мэхмут ага балага азан белэн Исламия дип исем куша. Курше баракта яшэуче, монарчы бергэ эшлэгэн маржа хатыннары да Шэмсежиханнын шатлыгын уртаклашырга керэ — кемдер кукжилэк, кайсы бере кедр чиклэвеклэре, коймак кутэреп керэ. Узара Шурочка дип йортэлэр аны. Беркайчан да беркемгэ дэ авыр суз эйтмэс, кутэрелеп бэрелмэс, бурэнэнен дэ авыр башын узе кутэрергэ тырышканы очен генэ тугел, шундый авыр шартларда да кеше кунелен курэ белуе, сабыр кинэшлэре белэн ярдэм итуе очен дэ яраталар аны. Уз балаларын чирлэрдэн саклап кала алмаса да, куплэрне улэннэр белэн бик эйбэтлэп дэвалавын, авыруларны аякка бастыра алу сэлэтен дэ белэлэр анын.
Фин сугышына киткэн авылдашлардан сирэк булса да хатлар килеп тора, лэкин тиздэн икенче ботендонья сугышы башланып китэ. Сугышнын беренче коннэрендэ ук Госман сугышта хэлак була. Сугыш башлануга оч ел дигэндэ, бирегэ кученеп килгэн татарларнын биш еллык эш срогы тэмамлана. Исэн калган ирлэр барлык авылдашларын да жыеп ерак елга туган жирлэренэ кайтырга юлга кузгалалар.
Поезд юлдан узган чакта, селкенеп тора зират.
Улкайларым бэхиллэгез, китэмен сезне ташлап.
Мэнгелеккэ кучкэч кенэ, курешербез, кем белэ.
Догаларымны укырмын,телэклэремне телэп.
Чит жирлэрдэ ятасыз сез, тик Аллахе бер генэ
Минем ничек кайгырганны бер Ходай гына белэ, — дип Шэмсежихан поезд тэрэзэсеннэн зыярат кузгэ куренми башлаганчы каерылып каерылып карап, кунеленнэн уллары белэн мэнгелеккэ саубуллашты. Доньяда ана яшэргэ коч бируче Исламиясе кулында мыш-мыш килеп йоклап ята иде. Алда эле аны айларга сузылган юл, елларга сузылган билгесезлек котэ иде.
***
Нэрсэ булгандыр бэлэкэч Исламиягэ, поездда укшып, авырып кайтты. Шэмсежихан, инде бердэнбер баламны да югалтам икэн дип, куркып, ничэ тэулек буена кузен дэ й оммады. Авылдашларынын угетлэвенэ, бераз ятып черемитеп ал, Исламияне узебез карыйбыз бит, диюлэренэ, корт чаккандай, баласын кукрэгенэ тагын да ныграк кысып, юк-юк, узем, узем карыйм багалмамны. Беркемгэ дэ бирмим дип кенэ жавап кайтарды. Нихаять, коч-хэл белэн Эгерже станцасына кайтып життелэр. Андагы хэрби эшелоннарнын куплегенэ бер мэл шаккатып карап тордылар. Хэер, тимер юлда кайтканда да берозлексез туктап, хэрбилэр, я булмаса жэймэлэр белэн капланган техникалар тоялгэн составларга юл биреп озак-озаклап туктап тордылар инде. Юлдашлар да, шушы поездларга утырып киткэннэрнен купмесенэ генэ туган жирлэренэ эйлэнеп кайту насыйп булыр икэн, дип, корсенделэр. Бик озакка сузылган, урау юллар аша, аларга да туган авылларына аяк бастылар.
Авылга керугэ ук, авылнын хэерчелеге кузгэ ташланды. Купчелек ойлэрнен тубэ саламнары тэмам каралып, череп ук беткэн. Остэвенэ, кайберлэренен, ягарга утыны булмагандыр инде, шул черек саламнары да йолкынган. Капка-киртэлэр, читэн коймалар авышкан. Ни генэ дисэн дэ, уз илен, уз жирен кунелгэ якын. Урыс жирендэ ботенлэй капка-коймасыз яшэгэннэрен куреп кайттылар, шунамы, Бикбаунын авышкан читэннэре дэ сагындырган икэн. Остэвенэ, урамда очраган авылдашлар да якын туганнарын кургэндэй, ике куллап курешеп, хэл эхвэллэрен сорашалар, узлэренен шатлык-кайгылары белэн булешэлэр. Олы урам буйлап тубэн очка тошеп житкэнче эллэ никадэр яналык белде Шэмсежихан. Кайнанасынын бер якка бераз гына янтайган ой тубэсе саламы да, дегет буягандай, кап-кара булган. Капка тобенэ килеп туктауга, тэрэзэдэн кузэтеп котеп торган диярсен, курше Ахун абзый килеп чыкты.
-Ни хэллэрдэ кайтып життен, килен? Юл бик талчыктыргандыр инде. Бала белэн бик кыен булмадымы? Эле яна гына бианан коедан кайтып килэ иде. Самавыр куйгандыр. Бар, тизрэк кер инде. Сине кон саен искэ алып куз яше тугэ иде, бичара карчык. Бэхеткэе булмады шул куршекэемнен, бэхеткэе.
-Рэхмэт, Ахун абзый. Юл хэллэрен эйтэсе дэ юк. Исламия чирлэп китте, шуна бик борчылдым. Улларыбыз да мэнге барып житэ алмаслык жирдэ кумелделэр бит. Язмышларына шулай язылгандыр инде. Госман да сугышка китте дэ, озак та утми, улде дигэн хэбэре килде. – Шэмсежихан куз яшьлэренэ буылып, бер ишек алдында ике гаилэ булып яшэуче кайнанасы оенэ кереп китте.
-Энкэй, менэ кайттык инде без. Куып чыгарырсынмы, эллэ яшэргэ калдырырсынмы? Ни дисэн дэ, синенчэ булыр.
-И, балакаем, ничеклэр куып чыгарыйм ди мин сине. Минем синнэн хэм бэбекэем Исламиямнэн башка бу доньяда тагын кемем бар? Сез кайтып житкэнче, кузлэрем генэ йомылмасын иде дип, Ходайга кон саен ялвардым. Инде хэзер, улсэм дэ риза.
-Энкэй, ни сойлисен? Аллам сакласын эле сине. Бу сугышы да бетэр бер вакыт. Бар да эйбэтлэнер, тормышлар яхшырыр, иншалла.
-Кызым, кил инде эбекэен янына, кил! Танымыйсын инде син мин карчыкны. Ятсына шул эле бала, ничава бераз вакыт утугэ ойрэнерсен, эле минем итэккэ ябешеп йорерсен, ээме балам, дип, Исламияне уз кочагына алырга тырышты. Лэкин Исламия чит карчыкка барырга телэмэде, энкэсенен итэгенэ башын яшереп, кычкырып елап жибэрде.
Бала бераз тынычлангач, кайнана белэн килен кара-каршы утырып хужалыкта бары белэн тамак ялгадылар, тэмлэп чэй эчтелэр.
-Менэ шулай килен, тормыш бик авырайды. Калхузда безнен кебек житмеш яшьлеклэр белэн манкасы да кипмэгэн бала чага жигелеп эшли. Сугыштан яраланып кайтучылар да байтак. Аларны я звеневой, я бригадир итеп куйдылар. Яшь хатын-кызларны урман кисэргэ, окоп казырга озатып бетерделэр. Сина да ойдэ ял итэргэ бирмэслэр, иртук кэнсэгэ чакыртырлар.
--Энкэй, мин эштэн курыкмыйм. Кая куйсалар шунда эшлэрмен. Чакыртканнарын котеп тормам, буген ук узем менеп тошэрмен эле. Минем ахирэтлэрем Хэтимэ белэн Голчирэ ни хэллэрдэ яшэп яталар, Авылдамы, урман кисэргэ жибэрмэделэрме сон аларны?
-Сорап бик эйбэт иттен эле. Окоп казуда булдылар. Оченче кон генэ кайттылар алар да. Бар, бар, кереп чык узлэре янына.
Шэмсежихан читэн капканы ачырга да олгермэде, ике ой аркылы гына яшэуче Хэтимэ дусты узе анын янына сулышы кабып, йогереп кереп житте.
-Шэмсежиханкаем, ни хэллэрен бар? Исан-сау гына кайтып життенме? Госманнын улгэн хэбэрен ишеткэч тэ бик борчылдык инде. Ни дисэн дэ ир хакы, ир хакы бит инде. Хэсэн белэн Эхкыяметдин нишлэп улделэр сон? Исламия ни хэлдэ?
Хэтимэ сорау артыннан сорау яудырды, шул арада узенен тормышы турында да сойлэргэ олгерде.
-Без эле ике кон элек кенэ окоп казудан кайттык. Минем Кэраметдиннэн дэ хатлар бик сирэк килэ. Кайчан бетэр инде бу кэхэр суккан сугыш. Исэн-сау гына кайтсын инде дип балалар белэн ут йотып яшибез инде, ахирэткэем. Авылда ачлык, ялангачлык бит, белэсенме? Сина гына эйтэм, эле кайбер хатыннар аракы, самагун эчеп ботенлэй доньяларын, балаларын онытып яши башлаган бит. Аллам сакласын, андый кайгыдан, аларны да сугеп тэ булмый инде. Энэ урточ Хэния биш бала белэн калды бит, биш бала! Ире сугышка китеп бер ай да узмады, бишенчесен тапты. Комэнле булып калган иде. Иренен улде дигэн хэбэре килгэч, анын югалтып егылган диделэр. Саташып та йорде бермэл авыл буенча. Ир-ат курсэ, барып ябыша икэн, син бит минем иремне утергэнсен, фашист, дип. Шуннан эчэ башлаган бугай. Балалары кызганыч инде. Детдомга озаталар икэн, дигэн хэбэр дэ йори.
****
- Хэтимэкэем, поездда кайтканда курдек инде илдэге хэллэрне. Кузне йомсан да мэнге оныта торган тугел. Ул ач-ялангач балалар, ул хэерчелэр дисенме, аяксыз, кулсыз раненый инвалидлар дисенме. Станция саен вагоннарга ябырылалар, бер кабымлык булса да эпекэй бирегез дип озгэлэнэлэр. Бик авыр хэллэр, сугыш кына тизрэк бетэ курсен инде.
Шэмсежихан бер чыккан кое кэнсэлэргэ барып, узенен кайтуын хэбэр итте, колхоз рэисе Захидулланын, иртэгесе коннэн эш бируенэ соенеп, оенэ кайтты. Кичкэ хэл белешергэ башка ахирэтлэре дэ кереп, бераз сойлэшеп утырдылар. Хэркемнен кайгы-хэсрэт тулы кунелен бераз бушатасы, кем белэн булса да булешэсе килэ.
Колхозда рэис утырып йори торган кара айгырдан башка бер ат та калмаган. Язгы чэчу бу елны бик озакка сузылды. Жир сорергэ аты, сука башы тотарга ирлэр булмагач, ярымач яшусмерлэр хэм хатын-кызлар гына эшне кызу тота алмыйлар шул. Шэмсежихан белэн Хэкимэ дэ ат урынына жигелеп басу сорделэр, иртэнге алсу кояш нурлары белэн торып ойдэге эшлэрне караштыргалап, тон кергэнче басудан кайтып кермэделэр. Эбилэре булган балалар алар карамагында, я узлэреннэн бер башка олырак абый-апалары кузэтуендэ булды. Бала-чага да уз тамагын узе туйдырырга ойрэнеп усте. Жирдэн башы гына куренэ башлаган кузгалак, кукыларны, багана, читэн тобендэ ускэн песи борчакларын сагалап кына тордылар. Олырак балалар Ыкны йозеп чыгып, Орышканга хэтле юа жыярга йорде, балтырган копшэлэре сындырып ашады. Ачлык кешелэрне яна торле аш пешерергэ дэ бик тиз ойрэтте. Юадан, кычыткан белэн алабутадан ипи дэ пешерелде, аш та ашалды. Кэжэсе я сыеры булганнар кузгалак, балтырган юадан сотле аш пешерде. Шэмсежиханнын бианасы да кэжэсен куз карасыдай саклаган, шуна курэ остэллэреннэн сотле ризык озелмэде. Исламиягэ дэ кэжэ соте файдага булды, битлэре алланып, тулыланып китте. Кондез басу остеннэн кайтып кермэгэн анасы янына эбисе белэн житэклэшеп ашарга илту анын очен бер сэяхэт кенэ иде. Ул елны коннэр бик эссе торды. Чэчу бетугэ болынга печэнгэ тоштелэр. Монда да Голчирэ, Шэмсежихан, Хэтимэ алдынгылыкны уз кулларыннан ычкындырмады. Болынга олкэннэргэ ияреп аягында басып тора алган барлык бала чагалар да чыкты. Пешэр пешмэс карлыганнар ашап, улэн арасыннан бер ягы кызарырга олгергэн жилэклэр чуплэп, тырма белэн кчапкан печэннэрне эйлэндерделэр, олкэннэргэ учакта чэй кайнаттылар. Эй ул учакта пешкэн чэйнен тэмлелеккэйлэре! Иртэн иртук болынга килугэ малайлар кулдэн потлы чилэклэргэ созеп су ала, ул арада башкалары мэш килеп учак тергезэ, тирэ-якта чыж-чыж печэн чапкан, чалгы чукегэн тавышлар ишетелэ. Куаклыкта тырыша тырыша сандугачлар сайрый, кукелэр гомер саный. Кыз-кыркын куаклыктан карлыган, голжимеш, жилэк яфраклары жыя. Хатын-кызларнын колешкэн, бер-берсенэ эшдэшкэн тавышларына, калай тавышлы берэр малайнын –
Чэй кайнады, эхе-хееей, - дип кычкырганы кушыла. Карап хэм тынлап торсан илдэ бернинди дэ сугыш юк, кук йозе ап-аяз, зэнгэр куктэ бары тилгэннэр генэ оча, бернинди туплар да атмый, бомбалар да шартламый. Гап-гади авылнын гап-гади жэйге бер коне. Эмма шушы колешу, шаярышу артында никадэр сагыш, ялгызлык, кайгы-хэсрэт, авырлык икэнен мондагы халык бер узе генэ белэ.
Бала-чагалар олкэннэр чэй жэймэсе янына жыелуга, печэнлек янындагы кулгэ су керергэ йогерэлэр. Ботен арганлыкларын онытып, рэхэтлэнеп кинэнеп, бер-берсенэ су чэчрэтэ-чэчрэтэ уйныйлар. Алар очен дэ печэн осте ин бэхетле, ин тук коннэр шул. Эллэ эбисе курмичэ калган, анысын инде беркем дэ тэгаен генэ эйтэ алмый, олкэнрэклэргэ ияреп Исламия дэ су буена китэ хэм аягы таепмы, су чэчрэтеп уйнаган балалардан куркыпмы, суга мэтэлеп тошэ. Бала-чагада Исламия кайгысы мени?! Су эчендэ чыпырдашкан балалар бераздан гына су остенэ бер батып, бер калкып торучы башны куреп алалар хэм илереп кычкырып жибэрэлэр.
-Батты! Суга батты! Коткарыгыз!
Олысы-кечесе, барысы да суга ташланалар. Исламияне чэч толымыннан тартып су читенэ чыгаралар. Баланын ап-ак йозенэ карасан, эйтерсен лэ йоклап кына киткэн кебек. Бары тик иреннэре генэ борлегэн жилэге кебек куп-кумгэк. Исламиянен авыз-борыныннан суын чыгарып, ясалма сулыш ясап та карыйлар, авызга авыз куеп упкэсенэ хава орергэ дэ тырышалар, эмма барысы да юкка. Бичара сабый ямьле матур жэйге кондэ сандугачлар сайравы астында мэнгелеккэ китеп бара.
Шэмсежихан да кызынын гэудэсе янында анын югалтып егыла.
***
Печэнчелэрнен берсендэ дэ печэн кайгысы калмады. Алма кебек араларында тэгэрэп йоргэн, йозеннэн елмаю китмэгэн сабый мэнгелек йокыга талды. Баланын мэетен бэлэкэй арбага сузып салып, халык авылга юнэлде. Кояш баеганчы сабыйны юындырып, кэфенлэп тореп, жиназалап авыл зиратына сонгы юлга озаттылар…
Кем белэ бит, якты доньяга аваз салгач, тэпи йори башлагач, алда нинди сынаулар, шатлык-куанычлар, кайгы-хэсрэтлэр очраячагын. Шэмсежихан эйтерсен лэ, доньяга бэхетсезлек курер очен генэ туган. Эллэ Ходай ана гына барлык кайгы-хэсрэтне оеп бирэме икэн сон? Туып оч яше тулуга этисен патша армиясенэ чакыралар. Ике бертуган Хаббан белэн Солэйман армиягэ киткэндэ бер берсенэ, эгэр беребез сугышта вафат булса, икенчебезнен баласын уз баласы кебек итеп карарга дип суз куешалар. Шэмсежиханнын атасы Хаббан сугыш кырында мэнгелеккэ ятып кала. Атасын жунлэп хэтерендэ дэ саклап калдырырга олгерми Шэмсежихан, биш яшендэ энисе кышкы буранда адашып тунып катып улэ. Атна буе дулаган буран да коннэрдэн берконне тына. Авылдан бик куплэр Шэмсежиханнын анасын эзлэргэ чыга. Авылга житэргэ бер йоз метр чамасы арада катып улгэн анасынын кузлэрен инде каргалар алган суык гэудэсе сабый баланын йорэгенэ мэнгегэ уелып кала. Биш яшендэ тома ятим калган баланы Солэйман агасы уз гаилэсенэ ала, билгеле. Лэкин гаилэдэ артык кашык кемгэ кирэк сон? Анын дилбегэ белэн ярулары, жиде яшьлек сабый баланы печэн кибэне ойгэндэ, печэн алып торырга дип кибэн башына куйганы, кибэнне очлый башлаганда, авыр печэн кубэсен кутэрэ алмыйча, кибэн башыннан егылып тошулэре, шунын очен агайсынын оч жэпле агач сэнэге сынганчы кыйнаулары, боларны, билгеле инде Шэмсежихан мэнге дэ оныта алмаячак. Ничек кенэ булмасын, бугенге кондэ Шэмсежиханнын йорэгендэ бэлэкэйдэн сынган кабыргалары, кул-аяклары тугел, оч баласын да мэнгелек йортка озату кайгысы. Ничек кенэ сынамады шул аны язмыш! Эле ярый курше-тирэдэ анын хэлен анлый анларлык ахирэтлэре, э бэлэкэй генэ ойдэ оныгын югалту кайгысыннан тагын да бэлэкэйлэнеп калган бианасы бар. Мэет чыккан ойдэ булган барлык корамаларны юып киптергэннэн сон, бианасы да:
-Бала тугел, мин улэргэ тиеш идем бит. Анын каберенэ мин кереп ятарга тиеш идем. Киленкэем, кичер зинхар, мин генэ гаепле Исламияне югалтуда, дип озгэлэнде. Нишлисен бит, ил остендэ кон саен кайгы-хэсрэт булганда, минем бердэнберем улде дип, елап утыра алмыйсын, ил алдында куелган бурычынны утэргэ кирэк. Шэмсежихан да тузде, авызындагы тешлэре сынганчы кысып тузде, кеше алдында башка еламады. Тик бирелеп эшлэде дэ эшлэде. Яхшы эшлэгэнен колхозда курделэр, беренчелэрдэн булып Шэмсежихан белэн Хэтимэгэ стахановчылар дигэн мактаулы исем бирделэр. Коз коне эш коннэренэ тиешле икмэген дэ алгач, Шэмсежихан бианасы белэн килешеп, тана бозау алырга булды. Шулай экрен генэ бианай белэн килен бергэ гомер сорде.
Коннэрдэн берконне Шэмсежихан эштэ чакта гомергэ дэ бусагаларын атлап кермэгэн югары оч Мэмдудэ килеп керде. Йортка дога кылып, хэл-эхвэллэр сорашканнан сон, Мэмдудэ топ сузгэ кучте.
-Мин эйтэм, син менэ киленен белэн торасын инде, эйеме. Зэйнэп, чордаш, эле син уз-узенне дэ карарлык, Аллага шокер. Килененэ яучы булып килдем бит эле мин. Минем хэлэл жефетнен энесе бар ие. Ул сугышта чагында хатыны белэн баласы да улеп китте. Ике малае эле хаман сугышта. Ойдэ ике баласы ятим калды. Кызы житкэн кыз инде. Малае бэлэкэй шул эле. Киленен риза булмас микэн кияугэ чыгарга.
-Белмэем шул. Узеннэн башка бер нидэ эйтэ алмаем. Киленем бик эйбэт. Анын да бер бэхеткэе дэ булмады инде. Оч баласы да улде бит. Ичмаса берсе исэн булса да жинелрэк булыр иде. Узеннэн башка бер суз дэ эйтэ алмаем.
-Шулай да син сойлэшеп кара эле. Синнэн узалмас ул. Бала жэлке бит, бала. Югыйсэ Габдулла узе тошеп калганнардан тугел.
Зэйнэп, Шэмсежиханнын эштэн кайтуын туземсезлек белэн котте котуепн, лэкин килене юынып, остэл артына узуга, теле анкауына ябешкэндэй, бер суз дэ эйтэ алмыйча тын калды.
-Энкэй, эллэ тагын бер-бер хэл булганмы? Авырмыйсындыр бит? Йозен дэ агарынып киткэн? Ни булды?,- дигэн сорауларына каршы, бианасы сузсез генэ елап жибэрде.
-Килен, син мина рэнжемисенме? Улымнын тэртибе бер дэ эйбэт тугел иде. Сине бик кыерсытты инде ул. Рэнжемэ син ана да, яме, килен. Балакаем Исламиянен улеме очен дэ рэнжемэ инде, Шэмсежихан.
Килен булып тошкэннэн бирле бианасынын бер генэ мэртэбэ дэ исеме белэн эндэшкэне булмады. Уз исемен ишетугэ, Шэмсежихан сискэнеп китте. Гел кызым, килен дип эндэшуче бианасына ни булды икэн сон?
-Энкэй, жэ эйт инде, эллэ мин сина авыр суз эйттеп, кунеленне рэнжеттемме икэн? Минем бит бу доньяда синнэн дэ якын, синен кебек изге кунелле бер кешем дэ юк.
Шэмсежихан, кунеле тулып, бианасы янына сэкегэ кучеп утырды да анны иннэреннэн кочып алды.
-Биш яшемнэн ук авыз тутырып рэхэтлэнеп энкэй дип эйтер кешем булмады. Госманга да рэнжемим мин. Син мина уземнен энкэем кебек бит. Инде ничэ еллар бер кашыктан дигэндэй ашыйбыз, мине бер кайчан да чит-ятка санамадын. Хэерче дип мыскылламадын. Рэхмэттэн башка нинди генэ сузлэр эйтим инде мин сина.
Тэмам куз бэйлэнгэнче кайнана белэн килен бер-берсенэ кунеллэрен бушатты, нихаять, бианасы кунел турендэге ин топ сорауны килененэ житкерде.
-Килен, син бит эле яшь кеше. Син мине саклап ятарга тиеш тугел. Сина узенэ тин кешегэ кияугэ чыгарга кирэк, балакаем.
-Энкэй, син ни сойлисен? Нинди кияу? Юк, юк, сойлэмэ дэ, эйтмэ дэ ул турыда. Ишетэсем дэ килми. Ишетмэдем мин бу сузлэренне, юк, юк, ишетмэдем.
-Туктале, кызым, мин бит сина начарлык белэн эйтмим. Килэчэген турында да уйларга кирэк бит, балакаем.
-Энкэй, эллэ син мина чыгып кит, дип эйтергэ телэп тэ, сузне икенчерэк итеп эйтэсенме сон? Мине артык кашыкка саныйсынмы эллэ?
-Ходайдан курык, килен, андый сузлэр сойлэмэ. Ничек мин сине куыйм ди! Бердэнбер карап торучым, ахыр минутларымда авызыма бер йотым су салучым да син булырсын, иншалла. Буген югары очтан Мэмдудэ тутэн килде яучы булып. Куршелэрендэ иренен сугыштан кайткан бертуганы яши икэн. Узе сугышта чагында хатыны белэн бэлэкэй кызы да улеп киткэн, авыр туфраклары жинел булсын. Ойдэ тагын ике баласы бар икэн. Ике олы улы сугышта ди. Узе балта остасы икэн. Эллэ сон шунын белэн кушылып карыйсынмы, кызым?
-Энкэй, эйдэ бу турыда сузне туктатыйк та, сойлэшмэдек тэ дип уйлыйк эле. Иртэгэ иртук эшкэ барасы бит. Ятыйк, булмаса, йокларга.
-Килен, узен кара инде, уйла ныгытып. Куреп торасын, оем оскэ ишелергэ тора. Адэм рэтле кеше булса, мина да ярдэме тияр иде, кем белсен.
Кырык бишнен язы бик матур килде. Сугышнын Европа иллэрендэ баруы турында радиодан кон-тон хэбэр итеп торалар. Фэлэн шэхэр, авыллар азат ителде, фэлэн иллэр дошманнан арындырылды, дигэн хэбэрлэрне ишеткэн халыкнын кэефе дэ яхшырды, алдагы конгэ омет белэн карый башладылар. Урамдагы бала-чагаларнын тишек штаннары солдат каешы белэн каешланды, ярылып-яргаланып беткэн ялан аякларына аталарынын яисэ абыйларынын кун итеклэрен киеп чыгып урам эйлэнделэр алар. Кыз-кыркыннар да чэчлэренэ тосле чэчургечлэр уреп, балаитэкле кулмэклэр кияргэ тырышты. Йортларда ашарга эллэ ни булмаса да, солдат кайткан ойлэрдэ зур табыннар эзерлэнде, сонгы тавык суелып, ярты авылга тэмле тавык шулпасы исе таралды.
Шундый матур иртэлэрнен берсендэ радиодан сугыш бету турында хэбэр иттелэр. Кем басуда, кем ындыр табагында, кем фермада булган- барысы да кочаклаша, зур шатлыктан ни эшлэргэ белми, елмая, колэ, елый башладылар. Халык ташкын булып кэнсэлэр янына агылды. Ирлэрен, улларын, энелэрен, абыйларын югалту ачысын кичергэн аналар-апалар нын да йозлэренэ бераз нур кунды. Хэбэрсез югалган дигэн ометсез кэгазь алган гаилэлэр, табылыр Алла бирсэ, кайтыр, иншалла, дип ометлэнде.
Язгы эшлэр бетугэ, колхоз рэисе берничэ кон ял бирде хэм ничэ ел буена уздырылмаган сабан туе уздырылачагы турында хэбэр итте.
Иртэгэ сабан туе дигэн конне, Зэйнэп тутинен ишеген Мэмдудэ белэн ире Кисаметдин хэм Габдулла какты. Узара сойлэшеп, Шэмсежиханны угетлэп диярлек, Габдуллага кияугэ чыгарга кундерделэр. Кисаметдин шунда ук яна гаилэне никах белэн беркетте.
Уги эни килэме-юкмы икэнен, тэгаен генэ эйтмэсэ дэ, Габдулла балаларына болай яшэве бик авыр, сезгэ яна инэй алырга барам. Ошатса, безгэ кайтыр, дип кисэткэн иде кисэтуен.
Аталары белэн таныш булмаган хатынны, алар белэн бергэ зур абайларын кургэч, балалар бик аптырап калмадылар. Хэер, Халидэ узе дэ житкэн кыз бит инде. Буген тотып кияугэ бирергэ булла, тик бирнэгэ бирергэ бер нэрсэсе дэ юк шул кызынын. Уги ана балалар янына буш кул белэн килмэгэн булып чыкты. Кул арбасында берэр потлап оны, кулдан баскан токмачы, кисэкле каты шикэре белэн балы да бар булып чыкты. Эсхэткэ яраклы кулмэк белэн киндер ыштан, Халидэгэ кулмэклек ситса белэн кэшмир яулык хэм жилэк сабыны булэк иткэч, балалар чын кунелдэн бик соенделэр. Шэмсежихан гына бу ойдэ узен барыбер чит итеп тойды. Эллэ ой эче хэйран иркен булып та пэрдэ-жэймэлэре булмаганга, эллэ инде ой эчендэ хужабикэ кулы тимэгэнгэ, шыксыз куренде. Тэхэрэтлэнергэ чыккач, Шэмсежихан абзар-кураларга куз йогертте. Ишек алдындага куе чирэмдэ тавыклар тибенеп йори, лапаста сыер кушэп тора. Ометле ир икэн эле, дип уйлап куйды яна хужабикэ уз узенэ. Савыт-саба юклыгы, казаннын тобе тишек булуы бик куркытмады тагын узен, чонки узе дэ хэерчелекне, ач тормышны аз курмэде. Иртэн сыер саварга дип, ишек алдына чыкса, сыерны курмэгэч аптырап китте.
Ана ияреп дигэндэй, ишек алдына чыккан Эсхэттэн, эллэ сезнен очта котуне бик иртэ куалармы, дигэн соравына каршы, Эсхэт аптырап та тормыйча:
-Иртэ кумыйлар кууын, тулке безнен котугэ куарга сыер юк бит, - дип жавап бирде.
-Э кичэ лапаста сыер бар иде бит.
-Эй, ул бит олы абайларнын сыеры иде. Эткэн яна хатын алып кайта, ул сезнен сыерыгыз да юк икэн дип куркып кире китмэсен дип, узлэренен сыерын безгэ кертеп бэйлэп куйды бит аны. Син килгэч алып чыгып китте инде. Безнен сыерны сугыш вакытында дэулэткэ бурычлар тулэмэгэнгэ алып киттелэр. Сарыкларны ашатырга булмагач, суйдык. Нурулла абый узе суйды, берд э куркып тормады, дип бераз мактанып та алды ташбаш малай. Э тавыклар безнен узебезнеке. Эле берсе кыртлап йори иде. Эйдэ курсэтэм оясын. Эле анын кайда утырганын апа да белми.
-Каяле, кая, карыйк, ничэ кукэйгэ утыра микэн ул качкын? Чебилэре чыкса, тавыклар ишэя дигэн суз бит инде, эйеме, ул…Эсхэт.
Шэмсежиханнын шул мизгелдэ бу баланы узенен улларына ошатып, рэхэтлэнеп аркасыннан шапылдата-шапылдата соясе, улым, дип, дэшэсе килде. Лэкин малайнын аны ничек кабул итуен белмэгэн кое, араны бик якынайтырга да курыкты.
-Мин сина кем булам сон инде хэзер? Синен малайларын бармы сон? Э сина тутэй диеп эйтэемме? Безнен энкэй белэн апайны кумгэндэ килгэн булсан, безнен сыерны да мужыт апкитмэгэн булырлар иде,- дип Эсхэт тэ монсу уйларына бирелде.
Оядагы тавыкны карап, олы бакчадагы бэрэнге буразналары белэн танышып, кара мунча эченэ дэ куз салганнан сон тагын икэулэшеп ойгэ керделэр.
-Эткэй, безнен бер тавык кыртлап йори идее бит, ул ояда утыра. Мин тутэйгэ абзарларны да кара мвунчаны да курсэттем инде. Бэрэнге бакчасын да карап чыктык, эйме, тутэй.
-Улым, кил эле монда. Бу тутэй тугел, улым. Анан урынына килгэн кеше. Ана инэй диеп дэшегез. Баштан ук инэй диеп ойрэнсэгез узегезгэ жайлы булыр. Нишлисен бит, инэгез улеп киткэч, тормыш алып бару бик авыр. Менэ апанны да укытасы, кияугэ бирэсе булыр, Алла телэсэ. Сина да мэктэпкэ барырга кирэк булачак. Абыеннар да исэн-сау гына кайтып житеп тормыш корып жибэрерлэр. Исэн кеше килэчэк турында уйларга тиеш. Шулаймы, улым?
-Ярар, эткэй. Шулай диярмен. Инэй диярмен.
Эсхэт йогереп ойдэн чыгып чапты. Бала кунелендэ нилэр кайнаганын беркем дэ белми шул. Халидэ белэн Шэмсежиханнын бер берсенэ карата монэсэбэте башта ук дустанэ жылы булды. Доресен генэ эйткэндэ, житкэн кыз булса да, Халидэнен алмашка кияргэ ни ыштаны, ни кулмэге калмаган. Сандыкта булган бар запас сугыш вакытында онга, ярмага алмаштырылган, я хаман да шул сугыш чоры тулэулэренэ китеп беткэн. Кызганды Шэмсежихан бу балаларны, аталары Габдуллага карата йорэгендэ бернинди хис-тойгы булмаса да, шушы балалар хакына анын белэн яшэп калды.
****
Берэр атна югары очта бергэ яшэгэннэн сон, ирен тубэн очка бианасы Зэйнэп карчык янына тошеп кайтырга чакырды. Узлэре белэн кул арбасы да алып, арбага Эсхэтне утыртып Шэмсежихан энисе кебек ук кадерле кешегэ эйлэнгэн бианасы янына ашкынды. Момкинлеге булса, ул анда атлап тугел, йогереп, юк инде, очып барыр иде. Ни хэлдэ яшэп ята икэн, авырмыймы, Тау астыннан су ташуы бик авырдыр инде, дип борчылды. Аларнын бэхетенэ, зэйнэп карчык исэн-имин генэ яшэп ята икэн. Су да ташып куйган, узенен керлэрен дэ юып элгэн. Шэмсежиханны уз кызы кебек итеп кочагына алып, сагынып елап та жибэрде. Ул арада, и кияу, карт кешегэ упкэлэмэ инде, хэзер самавыр тергезэм, чэй эчеп алырбыз, бер узем генэ калгач, чэемнен дэ тэме, оемнен дэ яме бетте, дип каударланып самавыр тергезергэ тотынды. Ул арада голбэчтэн бер зур тоенчек кутэреп чыкты да, кызым, менэ бу ашъяулыкларны, тэрэзэ пэрдэлэрен, чаршауларны узен белэн ал эле,яме. Сандыкта да эйберлэр искереп ятмасын. Мина хэзер кэфенлектэн башка бернидэ кирэкми. Мине ташламасагыз, сонгы юлга озатсагыз, мин бик разый булыр идем- диде.
-Шэмсежихан, кызым, бозау белэн сарыкларны да алып кит. Син аларны хэлэл кочен белэн эшлэп алдын. Балаларга сотегез дэ итегез дэ булыр, Алла боерса. Габдулла кияу, Шэмсежиханымны кага курмэ инде берук. Бик эшчэн, бик кундэм ул, тулке узен берд э яклый алмый.
-Энкэй, ярар инде, алай ук бетереп ташлама инде мине. Артык мактап та жибэрмэ тагын. Ату усенермен дэ хавадагы киек казларга тагылып очып китэрмен.
-Бер минем кулга элэккэч, очырмам инде мин сине, очыруын. Эби, телэсэн сине дэ узебезгэ генэ алып кайтырбыз. Шэмсежиханга да син булгач жинелрэк булыр.
-Юууук,балалар! Сезнен уз тормышыгыз. Мин инде ашасын ашаган, яшэсен яшэгэн. Шулай килеп йорсэгез минем дэ кунелем булыр, Шэмсежиханым да ахирэтлэре белэн курешеп китэр.
Зэйнэп карчык яныннан кул арбасына чумэлэ кадэр эйбер тояп , бозауны меныннан арканлап, сарыкларны да бау белэн бэйлэп юлга кузгалдылар.
Тормыш арбасы да экренлэп кенэ алга тэгэри, Габдулла белэн Шэмсежихан да колхоз эшеннэн бушаган арада, умарта да тергезэлэр, абзар-кураларны рэткэ салалар. Габдулланын олы улы кырык алтыда сугыштан кайтып Аюдан узенэ хэлэл жефет сайлап, озак та тормый ойлэнеп куя. Сугышта ук партия сафларына кергэн яшь, белемле ирне совхоз-техникумга директор итеп билгелилэр. Кызлары Халидэ тубэн очта усал Мэгфурэ дип даны чыккан хатыннын улына кияугэ чыга. Бергэ берничэ ел яшэгэннэн сон Шэмсежихан узенен авырга узганын сизэ. Уртак бала булуын кунеле белэн бик телэсэ дэ, яшь барган саен, бала-чаганы устеру кыенлашканын да бик яхшы анлый. Ачлыктан черек бэрэнге кэлжэмэсе, алабута эпекэе ашап кына ерак барып булмасын да бик яхшы тошенэ ул. Ире Габдулла комэне барын белгэч, артык соенми дэ, артык коенми дэ.
-Хэр бала уз ризыгы белэн туа. Иншалла, монсын гына ашатып устерергэ коч табылыр эле.
Кырык тугызнын яна ел тонендэ нэни кыз доньяга аваз сала. Кызлары Рэмзиягэ ике яшь тулуга Шэмсежихан тупырдап торган малай алып кайта. Монысына инде атасы Муллагали дип исем куша, бэлэкэй малайга барыннан да бигрэк Эсхэт соенэ. Сугыштан сон хэр ойдэ диярлек бер-бер артлы уллар-кызлар туа тора. Эллэ Габдулла артык дэртле, эллэ инде Шэмсежиханнын йорэге шулай тели, икесе дэ инде картлык бусагасын атлап барганда, доньяга тагын бер кызлары туа. Зэйнэп карчык Шэмсежиханнын оч баласын да уз оныклары кебек кабул итэ. Ул узе, тэмам картаеп, Шэмсежихан белэн Габдулла кулында жан бирэ. Тормышлар да бераз жайга салына. Эшлэулэре таякка булса да , колхоз бераз ашлык та бирә башлый.
Дәвамы бар.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 57
Бу Мослим якларыдыр, сойлэшулэре буенча шулайрак. Пучы авылыда искэ алына. Эйе, ул чор кешелэре нигенэ курмэгэн жаныкайларым. Тагын бер кат зууур рэхмэт.