ХИКӘЯ, 5 ӨЛЕШ
Әсхия Абдуллина-Костикова
Тормыш дигәнең кешене төрлечә сыный шул, алдан-арттан камчылап та ала, бәргәләп-суккалап, егып та сала, ә кайвакытта күкләргә аштырып, зәңгәрсу болытларда да тибрәлдерә. Салихның да тормышы шулайрак узды.
Бөек Ватан сугышыннан ике аягын да өздереп кайткан Мисбах абзыйның хатыны аны көтеп җиткерәлмәгән булган ахрысы, әллә ачлыкка чыдый алмаганмы, анысы Салихка билгесез, әмма хатыны биш баласын ияртеп, сугыш бетәр алдыннан, каядыр Урта Азия якларына чыгып китә. Һәм шул чыгып китүеннән ни бер баласы, ни үзе туган авылларына башка кайтмый. Хәтта аларның исәнме-саумы икәнен дә авылда белүче юк. Авылда һәр өйнең үз кайгы-хәсрәте, дигәндәй, кемнең ире, я улы, бабасы, я энесе, я булмаса якын Һәм ерак туганы сугыш кырларында башын салган, Ә исән калганнары көчкә җан асрап ята, һәрберсенең өй тулы бала-чагасы ачлы-туклы көн сөрә. Син сугыш батыры дип, алдыңа капчык белән беркем дә бодай-арыш китереп куймый, ничек кенә булса да җан асрарга, һәр якты көнне тәмамларга кирәк. Мисбах абзый да миче җимерек, бүрәнәләре череп җиргә сеңгән, түбә саламы кайбер җиреннән череп, астагы киртәләре тырпаеп чыгып торган, койма-читәне авып таралган өе каршына күт астына беркетелгән тактасында шуышып килеп җитә. Күзләреннән туктаусыз аккан яшьләре өстендәге солдат бишмәте буйлап агып тузанлы юлга тәгәри.Яу кырында үлем белән көрәшкәндә, хәтта ике аягын бер-юлы фашист самолеты ташлаган бомба кыйпылчыгы өзгәндә дә тешләрен сындырып булса да түзгән Мисбах өенең таралганын күрепме, әллә туган җиркәемә кайтып җиттем бит, дип шатлыгыннан елаганмы, анысы инде билгесез. Күрше-тирәләре килеп, ике култык астыннан күтәреп алып чыра таягы кыстырылган ишек биген ачып өенә алып кермәгән булсалар, белмим, хикәям дә бәлкем язылмаган булыр иде. Үз тормышлары авыр булса да, күрше-тирәсе Мисбахның хәле аларныкыннан нык авыр икәнен аңлап, һәрберсе үзенә яшәргә дәшә. Әмма кечкенәдән хәерче булса да горур Мисбах кешедә яшәүдән баш тарта. Баштагы мәлне үзләре дә черек бәрәңге кәлҗәмәсе ашап яшәүче туган-тумачалары, күршеләре ярдәмен кабул итсә дә, бераздан, астындагы тактасы белән шуышып чыгып, җимерелгән мичен төзәтергә дип измә ясый, измә салган чиләген бау белән муенына асып алып кереп җимерелеп төшкән кирпечләрен сылап урынына урнаштыра. Идарәдән бригада оештырып, ачтан күтәрәмәгә калган атлар астындагы саламны җыеп алып килеп, түбә саламын да рәтләп куялар. Әкертен генә Мисбах та шулай гомер итә, сугыштан кайткан солдатлар шуыша торган тактасына бәләкәй генә агач тәгәрмәчләр дә ясап биргәч, тормыш итүе шактый җиңеләйгән кебек була аңа. Күтендә генә шуышып йөргән ике аяксыз ирнең хатынына кирәкмәслеген дә, балалары аның шундый гарип булып кайтуыннан ояладыр дип ул хатынын һәм балаларын эзләми, шулай берүзе генә яшәп ята. Тик авылда япь-яшь көе, хәтта бер мәртәбә егетләр белән очраша да алмаган, бер генә мәртәбә дә алсу-сусыл иреннәрен суырып үптерми калган кызлар, яратышу тәмен татып, ирләре мәңгелеккә сугыш кырында ятып калган, бар әгъзалары сөю таләп итүче, мәхәббәт ялкынында дөрләп янып салкын түшәк- мендәр кочаклап төн уздыручы яшь киленнәр саны бихисап булып, кайберләре караңгы төннәрдә, айлы төннәрдә үз шәүләләреннән куркып булса да Мисбахның ишегенә кагылгалады. Фәлән айлар узгач, кайберләре Мисбахка ошаган малай-кызлар алып кайтып, уйнашчы исемен күтәрде. Мисбахны үзенә йортка кертергә теләүче хатыннар да аз булмады. Өй арасында бар эшне дә үзе эшли, эчү белән бик мавыкмаган ирне ир итеп санаучыларның берсе Салихның әнисе иде. Сугыш башланганчы авылда ир-атка кытлык булмаса да, Әминә кияүгә чыкмыйча карт кыз булып калды. Сорап килүчеләр кай яклары беләндер бик ошап бетмәдеме, язмышына шулай язылган булдымы, сугыш башлангач, дус кызлары, хатыннар, ирләренә асылынып үкереп елап озаткан вакытларда ул үзенең ялгыз калуына шатланган кебек, әле ярый кияүгә чыкмадым, менә шулай газап чигәр идем . Әле сугышта үлеп тә калса, гомер буе бала белән җәфа чигәр идем, дип үз үзен юатып маташты. Тик табигат законнары катгый шул. Еллар узган, яше барган саен аның да кочагына алып бала сөясе, шалкан кебек ак имиләрен бәләкәй улының я кызының мыш- мыш килеп имгәнен күрәсе килеп төннәр буена хыялланып ятты. Хыялланы гуна түгел ул да бер төнне Мисбахның ишеген какты. Шул яшенә хәтле гыйффәтен саклап та, аның алдына баш иеп килгән кызны кызгандымы Мисбах, билгесез, озак та тормый, алар бергә кушылып гомер кичерә башладылар. Әмма Аллаһ кына аларга бала бирергә ашыкмады. Биш бала атасы Мисбахта бер гаеп тә юк иде, ничек тә балага уза алмагач Әминә язмышына буйсынып яши башлады. Сугыштан алган яралары елдан-ел ныграк сызлады, салкын окопларда ятып салкын тигән сөякләре үтереп авыртты, калак сөяге астыннан эчкә кереп урнашкан тимер кыйпылчыгы исә әкрен-әкрен йөрәккә таба шуышты.Сигезме-тугызмы ел яшәп, инде Мисбахның йөзендә яшәүгә өмет чаткылары сүнеп барган мәлдә Әминә бала тапты. Тик гаилә бәхете озакка сузылмады, шул ук елны Мисбах вафат булды. Законлы никахта яшәмәгәнлектән балага пенсия дә чыкмады, Әминә улын берүзе бик авырлык белән үстереп армия сафларына озатты...
Салих чынлап та Гөлсемнең хыянәтен бик авыр кичерде. Армия хезмәте тәмамланганчы ук биш елга килешү төзеп тагын хезмәт итәргә калды. Аны чит илдән ерак Көнчыгышка билгеләделәр. Гарнизонда хәрби офицерларның күбесе гаиләләре белән яшәп, ул-кызлар да үстереп ятканда Салих һаман берүзе булды. Кызлар ягына аның карыйсы да килмәде. Часть командирының хатыны аның ягына бик күзләрен майландырып, сырпаланып йөрсә дә ул, бер генә ирнең дә хатынына кул сузмады, хәтта аларның хатыннарының чын дошманына әверелә язды. Еллар узган саен аның хезмәт итә торган част номерлары гына алышынды, погоннарына тагын йолдызчыклар өстәлде, кечкенә йолдызчыклар зурракларына алыштырылды Салихка кайнар нокталарда да булырга туры килде, тик ул һаман гаилә кору турында уйларга вакыт тапмады. Бәлкем шул көе запаска да озатылган булыр иде. Аерым бер очрак килеп чыкмаса... Галәмәт зур хәрби корал көчләре төягән махсус машиналар белән тикшеренү уза торган полигонга юлдан барганда, көтмәгәндә урман арасыннан алларына җиңел машина килеп чыга. Куе урман ышыгында җир астында тора торган хәрби машиналар йөргән җирдә гомумән җиңел машина йөрү түгел черки дә очмый дисәң дә ялгыш булмас. Каян ничек килеп кергәндер бу кызыкай урман арасына, анысы билгесез, әмма шушы очрак аркасында Салихның погоныннан чак кына йолдызы очып төшмәде. Бик күп тикшеренүләр уздырып, бу кызның, дөресрәге яш хатынның күптән түгел шул урман артындагы авылга кайтып урнашуы, шунда бәләкәй кызы авырып китүе, ә әнисенең бала чагында, әле монда хәрбиләр саклар куеп бетергәнче, урман аша олы юлга чыга белүен аңлап кына Салих погонындагы йолдызын саклап кала алды. Күңеленә кереп калды бит шул кыз. Кайсы хастаханәдә ятуларын белеп, яннарына барып хәлләрен белде. Тора-бара бер-берсенә нык ияләшеп китеп, кинәт кенә шул хатынга өйләнеп тә куйды. Хатыны Салихтан балага узмады, ә аның кызы Олесяны ул үз кызы кебек итеп яратып үстереп кияүгә бирде. Әмма хатыны гына Салих запаска чыккач онкология белән чирләп китеп барды. Салих өчен күктәге кояш сүнгән кебек булды.
Бар тормышын күз алдыннан уздырып, кичләрен телевизорга текәлеп утырып, көндезләрен офицерлар клубына барып, вакыт уздырып йөрсә дә күңелендәге бушлык аны баса барды. Ничәмә-ничә еллар буе ике ятып бер төшенә дә кереп карамаган авылы, бала-чагы төшләренә кереп җәфалады, ниндидер күзгә күренмәс җепләр аны каядыр өндәде, төшендә кемнәрдер аны каядыр чакырды...Элекке хезмәттәшләре белән сөйләшкәндә берсе, синең туган якларың кайда соң? Әллә туган якларың сине үзенә чакырамы дигәч, Салихның башына күсәк белән суккан кебек булды. Әнисе үлгәннән бирле аяк та басмаган туган нигезе аны үзенә чакырганны аңлады Салих һәм озакка сузмыйча туган якларына юл алды...
ДӘВАМЫ БАР.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 34