ХИКӘЯ, 4 ӨЛЕШ
Әсхия Абдуллина-Костикова
...Төнлә яуган яңгырдан соң һава бөтенләй үзгәреп, сафланып киткән. Агач яфракларына, ябалдашларына эләгеп калган тамчылар гына бер-берсе белән куышлы уйнагандай, җиргә пылт итеп килеп төшәләр дә, яшел бәрхәт үлән арасына кереп югалалар. Яңгыр юып агарткан баскыч култыксасына тотынып Гөлсем ишек алдына күз салды. Көннән көн куера барган хәтфә үлән өстендә үзе салган сукмаклар, әтисенең мастерское төбен дә үлән басып бара, мал-туар булмагач, абзар-лапас тирәсендә дә үлән борын төртеп маташа , дип сагышлы уйларын читкә куарга теләгәндәй кулы белән күзләрен, маңгаен сыпыргалап алды да, капкага юнәлде. Аллаһның рәхмәте, бәрәңге утыртышкан күршеләре бик теләп иртәнге чәйгә керергә риза булдылар.
Чөкердәшеп , бер-берсен бүлдерә- бүлдерә хатирәләрне яңартып, бала чакларны, үсмер, яшьлек елларын искә ала-ала хәйран озак утырды авылдашлары Гөлсемдә кунакта. Бик иртә кияүгә чыгып күрше авылда, аннары шәһәрдә гомер кичергән Гөлсемнең тормышы да, элеккесе дә, бүгенгесе дә кызыксындыра иде шул авыл хатыннарын.
Ай, малайкаччаем, мин менә бүген шәһәргә күчеп китәрием, балалар барысы да Чаллыга китеп урнаштылар. Ни калган инде авылда, дип көрсенеп сүз башлады арадан берсе. Шуны гына көткәндәй икенчесе дә, әйтмә инде, оҗмахта яши бит шәһәр кешесе. Безнең кебек иртә таңнан сыер савасы да юк, бозау илтәсе дә юк. Ишшу җитмәсә бакчасы гына да бит гектар, ачуым килмәгәе, дип әңгәмәне кыздырып җибәрде. Бер-берсенә кушылып, я җөпләп, я каршы әйтеп, ду килеп бәхәсләшеп тә алдылар.
-Ий, кызлар, үз авылыбызның һавасы өчен генә дә шәһәрдән качып кайтырием. Бик дөрес эшләгәнсең, Гөлсем апа. Безнең авыл кебек авыл мирдә юк бит ул. Ни сөйләп утырасыз. Шәһәр имеш. Тузан, газ исе. Балаларга баргач та йоклап та булмый бит ул таш капчыкларда. Юуук, мин үлсәм дә үз авылымда гына үләргә риза дип, чәй эчкән чынаягын каплап ук куйды, каршы яктагы күршесе.
-Әйе, дөрес әйтәсең. Ата-ана нигезен ташларга ярамый. Хәлдән килгәнчә торгызырга ныгытырга кирәк. Син Гөлсем, маладис, ата-бабаңнарның сүнеп барган учагын тергезеп җибәрдең. Кеше тормаганда өегез яныннан узып ктикәндә күздән яшь чыга иде ирексездән. Синең әтиең салган шушы йорт кебек матур йорт авылда юк бит. Абыйларың әнә бер кайтып та күренмиләр. Әй, хатын ягына тарта шул малайлар. Үземнекеләр дә, әнкәй, кайтырга вакыт юк, диләр, ә үзләре атна саен диярлек кодагыйларга чабалар.
-Әйе, никәем, синеке генә түгел, минем малай да шулай бит. Хатынша дип сүгәм инде үзен. Җук, отпыскыларында кайтып рәхәтләнеп балык тотып, шашлык ашап ятасы бит мин исән чагында, ә аларга Кипры, митры, Төркиясе кирәк. Имеш анда рәхәт. Менә минем күзләрем йомылгач, бик кайтырдай булырлаар. Капка ачып кертүче генә булмас түлке, – сәйләүче хатын авыр сулап куйды.
Үзенә чират җиткәнне көткәндәй берсе, стенага эленгән фотоларны озак кына карап утырды да, Гөлсем, бу фотоларда абыеңның балаларымы соң? Синекеләрме, дип сорап куйды.
-Үземнекеләр. Бусы менә гел әткәй, әнкәй янында үскән олы улымның Айдарымның бала чагы, мәктәп еллары. Бусы Алмазым, кечесе. Ә менә болары оныгым –Илгиз.
Әә, алай икән. Бу олы улыңның фотоларына якынрак килеп карыйм әле. Бигрәк безнең нәселгә ошаган, югыйсә без сезнең белән җиде буын туган да түгел бит инде. Әллә бер авылныкы булгач, туганлык бар идеме икән? – Хатын шулай диде дә, үзенең бакча күршесенең җилкәсенә кагылды. –Карале, син дә ошатасыңмы менә бу фотоларны минем оныкларга?
-Бәй, әйе шул, ошаган шул.
-Ошаган, гел бер күәстән чыккан кебек бит болар синекеләр белән, тик синекеләр артист булып үсәләр түлке. Икетуган абыең Салих яшь чагында һай ничек җырлый иде. Син бәләкәйрәк чак була инде ул,, -диеште хатын-кызлар.
-Салих дигәннән, Салих абый кайтты бит авылга. Үзләренең череп ауган өен сүтеп, урынына яңа йорт тергезергә җыена.
-Кит аннан, ишетмәдем. Кайчан кайтты? Туры сезгә кайттымы соң?
-Безгә кайтмады. Әтисе ягыннан бер туганы түбән очта бит аларның. Шуларга кайткан башта. Кичә бәрәңге утыртып чыккач, ятып торган идем, ишектә кемдер бар. Барып ачсам –ваенный фурмада басыр тора, сиңа әйтим, егылыплар китә яздым. Һич картаймаган, гел элеккечә инде менә.
Гөлсем телсез һәм өнсез калды. Баш эчендә әллә нинди уйлар кубарылып, башын чатнаттыра башлады. Башы авыртканны сиздермәскә тырышып, яулыгын маңгаена кысып бәйләде дә, каушаудан карлыгып киткән тамагын кырып, әйдәгез тагын чәйне яңартыйм, бигрәк рәхәт утырабыз бит, дип эндәште.
Шуны гына көткәндәй, хатын-кызлар шау-гөр килеп, урыннарыннан кузгала, саубуллаша башлады.
-Минем ипи камырым табасыннан ташып чыккандыр инде. Икенче юлы, Гөлсем, икенче юлы. Син үзең кергәләп йөр. Өйдә моңаеп күңелсезләнеп утырма, ди-ди тиз арада таралышып та беттеләр.
Хатын-кызларны озатып керүгә Гөлсем лап итеп диванына килеп утырды.
-Кайткаааан. Салих та туган нигезен сагынып кайткан алайса. Картаймаган да ди бит әле. Гөлсем әллә нишләп китте. Торып, серванттагы көзгегә үрелеп карады, бераз гына саргаебрак киткән көзгедәге сүрәтенә карап, битләрен сыйпаштырды. – Очрашсак, таныр микән? Танымас, картайдым шул инде. Ә ул картаймаган ди бит әле. Тормышы, эше яхшы булгандыр инде. Кешене тормыш баса бит. –Гөлсем тагын үрелеп үзенең сүрәтенә күз салды. – Алай дисәң мин дә ул хәтле гел әби чыраена әйләнмәгән бит әле. -Гөлсемгә үз сүзләре үзенә кызык булып китте дә ул кычкырып көлеп җибәрде. –Ий, хыялый хатын, әллә кияү егете көтәсеңме. Чистый дивана. Арт саныңны кысып кына рәхәтләнеп яшә әле әткәң салган өеңдә...
Мәктәпне бетерүгә шундый язмышка дучар булган Гөлсемгә олыгайган көнендә әти-әнисе нигезенә кайтып урнашуы бик читен булды. Ни дисәң дә күңеле белән ул инде үзен туган авылыннан аерылган дип санады. Әмма оныгы Илгиз белән аның булачак хатыны Саниянең яңа тормыш юлын кеше ишек төбендә башлавын ул теләми иде. Улы белән килене башта юк, без риза түгел аның шулай иртә өйләнүенә, кызы әнә аборт ясатсын, дип торсалар да, Айдар анасының сүзенә колак салырга булды, тик барыбер үз шартын куйды. Өйләнәсе килә икән, үз тормыш юлын үзе карасын. Син, әнкәй миңа квартир алып та бүлеп тә бирмәдең, машинасын да квартирасын да үзем булдырдым, Илгизне тәрбияле булсын дип үстердек. Ә ул әнә кызларның итәк астын карап йөргән. Мин дә капчык белән ташымыйм акчаны. Торалар икән, торсыннар. Минем сүзем шул дип кырт кисте.
Шул сөйләшүдән соң Гөлсем квартирасын сату я оныгына бүләк итеп яздыру турында уйлый башлады. Үзем картлар йортына барырмын да урнашырмын, бер балама да йөк буласым килми, документларны ничек ясарга микән дип, үзе эшләгән идарәгә кереп киңәшләште. Аңа шушы эшне яхшы башкарып чыгарырдай ноотариус тәкдим иттеләр. Гөлсем барлык кәгазләрен, справкаларын туклап, йортны оныгы Илгиз исеменә яздырды. Билгеле, бу хакта Айдар да белеп торды, әмма ул, үз ягыннан бернинди ярдәм дә күрсәтмәде. Квартира документларын ясатып йөргән арада гөлсем абыйларыннан ата-анасы йортында яшәп торырга рөхсәт сорады. Абыйлары хәлне аңлауга, үзләренең өлешләрен дә сеңелләренә күчереп, Гөлсем туган йортын үз исеменә күчерде. Көгаз боткаларын тәртипкә китерү өчен Гөлсемнең елга якын вакыты узып китте. Шул вакыт эчендә Илгиз белән Саниянең Азалия исемле кызы туып, бер бүлмәле фатирда дүртәүләп яшәп яттылар. Кечкенә генә фатир эчендәге Гөлсемнең күңел җылысына барысы да сыйды, берсе дә кысан монда дип тиргәшмәде.
Ничә еллар буена кеше яшәмәсә дә әтисе салган йорт, бураннарга, әче җилләргә бирешмичә, сабыр гына хуҗасын көтте. Ишек алдын, бакчасын күрше тирә чапкалап торгангамы, кайтып керешкә өй алды ташландык кебек тоелмады Гөлсемгә. Ишек-тәрәзәләрен ачып көне буе җилләткәннән соң өй һавасы җылынып та, сафланып та китте. Улы белән килене шәһәрдәге фатирыннан кирәк яракларын төяп кайтарып, йортны тәртипкә китерештеләр дә, вакыт юк дип башка кайтып йөрмәделәр. Кече улы Алмаз киресенчә, ерак дип тормады, җае чыккан саен авылга кайтып ял итеп, бераз эшләштереп китә торган булды. Яше барган саен Алмазның кулы балта остасы һөнәренә тартылды. Кайткан саен бабасының мастерскоена кереп, аның эш кораллары белән тегесен-монысын ышкыштырды, кисте, турады, ниләрдер ясады, кыскасы шул мастерскойда мәш килде. Биш-алты ел матур гына яшәгән хатыны белән аерылышуы гына Гөлсемнең йөрәгенә яңа җәрәхәт булды. Быел да аның бәрәңге утыртышырга Алмазы кайтып җитәр әле дип өмете расланмады, эшемнән китә алмыйм, әни, дип улы үзе телефоныннан шалтыраткач, Гөлсем күрше-тирәсе белән утыртырга мәҗбүр булды. Бәрәңге утырту шаукымына Салихның кайтуы турындагы яңалык та өстәлгәч, Гөлсем ни эшләргә белмәде. Утырып торган җиреннән тиз генә торып шкафны ачты, аннан килешле генә күлмәген алып иңнәренә салды, кире элеп куйды, икенче күлмәген алды, анысын киеп, кибеткә барып кайтмакчы булды, тик бу уеннан да кире кайтты. Салих очрар да, махсус минем каршыма чыктың, дип ачуланыр, орышыр, дип кире салып элеп куйды. Алай да күңеленә тынгы таба алмады, телевизорын кабызды, тапшырулары ошамады, аптырагач, яңгырдан соң кипшермәгән бакча ягына таба чыгып китте. Кая барып бәрелергә урын тапмаган җанвар кебек Гөлсемнең җаны күкрәгеннән чыгардай булып бәргәләнде.
-Барам. Үзем барып барысын да аңлатам. Мин бит аның алдында гаепле түгел. Салих миңа синнән берни дә кирәкми. Тик син дөреслекне белергә тиеш дип кенә аңлатып бирәм. Шул чак бәлкем минем дә җаным тынычланыр, дип үзалдына сөйләнә-сөйләнә кабат өенә кереп китте.
...Кулына кечкенә сумкасын алып, кибеткә дә кереп чыгармын дигән уйлар белән Гөлсем түбән очка китте. Урта очка кадәр аның аяклары бик тиз атласа, түбән төшә барган саен адымнары әкренәйде, башында әллә бармыйм микән дигән уй тынгы бирмәде. Баруын да барып җитте Гөлсем, хәтта Салихның туганнарының йортын да узып китте, аннан бер тыкрык аша тиз-тиз кече урамга чыгып, кеше күреп калмасын дигәндәй, як-ягына карый-карый өенә ашыкты.
...Салих та Гөлсемнәр тирәсендә яшәгән туганнарына юкка гына килмәде. Тәрәзәсендә ут балкыган Хәким карт йортында Гөлсемнең берүзе генә яшәп ятуы турында ул инде хәбәрдар иде.
ДӘВАМЫ БАР.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 51