- Тәрәзәләрне вакыт-вакыты белән сөртеп, көзгеләрне пакъ тот- фәрештәләр куаныр.
- Юлга чыкканда догаларыңны укып, пакьланып чык- юлың уңар.
- Гөлләр үстер йортыңда- сабагына фәрештәләр куныр.
- Ачулы чагыңда юын- басылырсың.
- Кычкырып елау мәрхүм янында да тыела, артык шашып көлү дә тыела, артык кайгыру һәм куану да зиһенгә зыян итер.
- Акчаңны алган көнендә өйдә кундыр, бәрәкәтле булыр.
- Яшь балага карап сокланганның киеменнән жебен яки чәчен алып кал, төнлә бала уянып еласа, шул җеп яки чәч белән төтәсләп, Аятел-Көрси укы, туктар елаудан.
- Бала киемен, уенчыкларын идәннән аяк астына алып куегыз, сау булыр.
- "Бисмиллаһ"ны әйтеп пешеренсәң, өеңдә фәрештәләр куаныр. Сүгенми, ачуланмый пешерен- фәрештәләр канат очын ашыңа тыгып торырлар.
- Табын, идәнең пакъ торсын, урын-каралтың җыюлы пөхтә булсын- бәракәт килер.
- Киемне, бигрәк тә бала киемнәрен җыештырып, урнаштырып тор- саулык артыр.
- Кунак үзенең күчтәнәченнән авыз итсә, гомере озын булыр.
- Кунакны күчтәнәч белән озат, чәй эчкәндә тәм-том белән сыйла- начар итеп сөйли алмас.
- Эчке киемне кешедән яшереп куй, күзгә чалынмасын- шәхси энергия үзегездә калыр.
- Ирегез белән якын мөнәсәбәтләрегез хакында кешегә сөйләмәгез- салкын су сипмәсеннәр арагызга.
- Үзегез йоклаган простыняда читләрне йоклатмагыз- аралар суыныр, гел алмаштырыгыз бөтен тышлык, простыняларны.
- Ирегез биш бармакның бер бармаклы гына сезнең сер, эшегезне белсен, башы тыныч булыр.
- Ошамаган кешедән су, икмәк, чәй кебек әйбер алмагыз- көчегез үзегездә калыр.
- Кемне әрләгәндә дә, изге теләкләр белән әрләгез- "бәхетле булырылар", "хәләленнән уңгырылар" дип.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев