Предыдущая публикация
АТА-АНАНЫҢ БАЛАСЫН ЯМАННАН ҺӘМ ДОШМАННАРДАН САКЛАУ ӨЧЕН УКЫЙ ТОРГАН ДОГАСЫ:
“Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.
Визукә бикәлимәтилләһи тәмма мин шәрри мә халәк”.
Мәгънәсе:"Мәрхәмәтле вә рәхимле Аллаһ исеме белән башлыйм.
Әй, Раббым, газиз баламны көне буена шайтанның барлык явызлыкларыннан һәм дошманнардан саклавыңны сорыйм. Бәла-казалардан да үзең саклачы”.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) әлеге доганы көн дә укыган.
Моннан тыш Коръәни Кәримнең Әнбия һәм Әл Гыймран сүрәсен укысаң да була. Пәйгамбәребезнең бер риваятендә килгәнчә, кем дә кем баласы өчен әлеге догаларны иртән һәм кичен кылса, шул сабыйга тәүлек буена бер зарар да тимәс
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев