Бер китаплык булды инде уйлар
Язган саен сүзләр бетмиләр
Һаман бу заманнан искән җилләр
Күңелләрне кырып этлиләр.
Йөрәк яна, утлардан да кайнар
Бу замана шырпы кабызган
Читтән алып безнең кешеләргә
Ямьсез гадәтләрен тамызган.
Тукталышта тора яшь кенә кыз
Тәмәкесен капкан авызга
Оялчанлык ни икәнен белми
Яңаклары күнгән сагызга.
Сезгә, кызлар, якты йолдызлар дип
Җырлар язган күпләр сокланып
Бирешмәгез кара бозыклыкка
Күңелегездә атсын чисталык.
Юл читендә яшьләр җыелышкан
Ямьсез сүзләр белән сөйләшә
Тәртипсезлек белән бик тә начар
Оятсызлык җиргә ияләшә.
Иренемне тешләп үтеп киттем
Гер аскандай булды җилкәмә
Ачуымны күрсәтмәскә тырышып
Йодрыгымны салдым кесәмә.
Бу тынмас йөрәкләр риза түгел
Аламалык йоккан заманга
Киләчәкләр юлны караңгылап
Сөйри сымак һаман яманга.
Түзми йөрәк, бик шәп итеп тибә
Күңелләрдә яра ачылды
Бу дөньяда " Кеше " дигән сүзнең
Бөеклеге төпкә басылды!
23.11.2021
Фәнүз Батталов.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев