Предыдущая публикация
Белми туа бала язмышларын
Юлларында нилэр коткэнен
Уз бэхете булсын хэрберсенэ
Сизмибез дэ усеп житкэнен!
Бала тугач явызлык курмэсен
Изгелеклэр тоеп уссеннэр
Тормышларда узе эзлэп тапкан
Бэхетендэ генэ йозсеннэр.
Бишеклэрдэ бала тавышы булса
Юатырга кунел омтыла
Тон йокысын йокламаган чаклар
Бала ускэн саен онытыла.
Бала туган йортта кыш буена
Голлэр чэчэк ата шатланып
Ин беренче тэпи киткэн чагы
Йорэклэрдэ кала сакланып!
Ходай бирсен хэрчак исэнлеклэр
Бик шат булсын сабый кунеле
Бу доньяда инде беркайчан да
Озелмэсен бала гомере.
Бала туган йортта бэхет була
Канатлыдай була йорэклэр
Балам диеп эти-эни тели
Хэрчагында изге телэклэр!
14.09.2019
Фануз Батталов.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев