Күңел ярларына сыймый кебек
Ташып ага баштан уйларым
Менәр идем читләренә басып
Җитми генә минем буйларым.
Бернәрсә дә мәңге түгел икән
Бу дөньяда үтә барсы да
Кичә генә кебек иде дә бит
Күз алдымда ята, каршыда.
Исеңдәме, җәйге болыннарда
Җиләк җыйдык төпкә чүгәләп
Чәчәк өзеп биргән кулларыңа
Очып килеп кунды күбәләк.
Каз тәннәре чыккан кебек була
Искә алсам җәйге тирәкне
Җиләк җыйган чакта барып назлап
Тутырыштым синең чиләкне.
Сынады шул әче язмыш безне
Таныштырып, кабат аерды
Дәваланып беткән канатларны
Алдашты да, кабат каерды.
Олы юлдан тәгәрәгән гомер
Җаннарымда йөри айкалып
Күзләр көтә дә бит, йөрәк аңлый
Булмый икән кире кайтарып.
Җәйләр җитәр тагын, шул акланга
Барам әле, барам быел да
Минем хисләр җилләр белән иссә
Очрашырбыз бәлки уеңда.
Икәү йөргән җәйге акланнарда
Эзләреңне эзләп табырмын
Пешкән җиләгемне тик син диеп
Учларыма өзеп алырмын!
4.05.2024
Фәнүз Баттал.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 4