Онытылган бергә үскән шау чәчәкле бала чаклар,
Башка килә шундый уйлар: ә бит хәзер кемнәр яклар-
кешелекне... үзлегемне... җирдә дәшәр сүзлегемне...
Мәҗбүриме үзгәртергә алланылган күзлегемне-
Салып куеп кияремә... төгәллекләр җикләрендә-
Чагышалган офыкларны төгәлләүдән чикләремә:
Табигыйле күзлек аша күзәтергә рәшәләрне-
Ишетергә еллар аша: миңамы соң дәшәләрме-
Ерак томаннары аша җиткерергә аңнарыма-
Илтәлерме кайтавазлар аталмаган таңнарыма...
Аттырырмы таңнарымны офыкларда мәшһүрләнеп-
Сокланырга тәкаллифле мәҗүсидән гашүрләнеп...
Манзаралар гөмбәзенә җитәлерме хыялларым-
Җитәлерме мәҗүсидән үрсәләнгән кыяларың:
Каршылармы таңнарыңда бәгырьләрнең җаннарында-
Калалырмы зәңгәрләнгән алсу мәргән таңнарыңда...
Шәфакълардан... балкышлардан... нурланышлы алкышлардан-
Сөрәлерме галәмнәргә югалмасмы талкышлардан...
Пәрәвәзләп сибәлерме серлелеккә йолдызларын,
Айлы төндә табалырмы киекъказлар үзле парын...
Менәлерме гаҗизләнгән гасабыйлар дидарларга-
Югалмасмы дәрвишләрең биничара диндарларда...
Мәслихәтме үзгәртергә карашларны ирексездән-
Мөкатдәсме вәйраннардан гапләшергә ирек сүздән...
Хакыйкатләр каршыларга хәзерләрме инсаннарың,
Балкышларга төренерме биниһая ихсаннарың...
Кайталырмы үткәннәргә тәкаллифле җиһаннарың
Яшәрерме бүенеңдә- мөхтәбардан илһамнарың...
Миләүшә Әхмәдуллина
Күкшел 14.08.2024
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 2