- Язмый,- димә, язар өчен- куллар кирәк,
- Килми,- димә, килергә дә- юллар кирәк...
Кеше күңлен күрә белми- кансыз,- димә,
Минем дә бит хәлле көнем була сирәк..
- Көлми,- димә, көлү өчен- көчләр кирәк,
Елмаеп та бер сәбәпсез булмый димәк...
Комачаусыз яшәүләргә тормышларда-
Үсендереп очындыру- мөһимерәк...
- Елама,- дип, әйтмә әле,- күз яшьләнә,-
Мөләемле матур итеп дәшсәләр дә...
Мактасалар - якласалар калам өнсез,
Юләрләнеп яза - яза калам төнсез...
Әй, мин соң инде-
бу дөньяның- бер үксезе,
Ушсызлыктан гамем китсә-
тел -
сүзсезле...
Җиңешергә - көрәшергә теләмим дә-
Сизәм кайчак...
ай - яай икән,- мин үзсүзле !?..
Көнем - өнем...
гамем - ямем...
ямьсезлегем,
Бәндәгә юл бирмәгәнгә,- мәнсезлемен* !
Усал - дорфа түгелмен дә,- михерлемен,
Тәңередән биргән көчем- сихерлемен:
Көлеп карап тораламын- тискәрегә,
Гаугалыкны җибәрәләм- искән җилгә...
Дәшми - белми кала алам,- кирәк чакта,
Шелтәләрне күтәрергә- бәгырь сафта.
Язмый...
көлми...
килми...
сөйми,- димә, яме,
Күңелнең дә була икән- төрле мәле ?!...
Миләүшә Әхмәдуллина
Күкшел 07.09.2020
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 37
БОРЫНГЫ ШАГЫЙРЬЛӘР АВАЗЫ ИШЕТЕЛЕП КИТКӘНДӘЙ ШИГЫРЬЛӘРЕГЕЗДӘН! АФАРИН!
Кочлэр , куллар ,
Сэламэтлек булганда да ,
Дэрт - дэрманы ж,итми
кала йорэклэрнен, ...
Уз -- узенне ан,лап
Булмый кайчагында ...