نَوَيْتُ أنْ أصُومَ صَوْمَ شَهْرُ رَمَضَانَ مِنَ الْفَجْرِ إِلَى الْمَغْرِبِ خَالِصًا لِلَّهِ تَعَالَى
“ Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамадаанә минәль-фәҗри иләль-мәгъриби хаалисан лилләһи Тәгалә”.
“ Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен ихласлык белән, таң вакытыннан башлап, кояш батканчыга кадәр, Рамазан ае уразасын тотарга ният кылдым”.
Авыз ачканда укыла торган дога:
اَللَّهُمَّ لَكَ صُمْتُ وَ بِكَ آمَنْتُ وَ عَلَيْكَ تَوَكَّلْتُ وَ عَلَى رِزْقِكَ أَفْطَرْتُ. فَاغْفِرْ لِي يَا غَفَّارُ مَا قَدَّمْتُ وَ مَا أَخَّرْتُ
“Аллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәнтү үә галәйкә тәүәккәлтү үә галәә ризкыйкә әфтартү, фәгъфирлии йәә гаффаар мә каддәмтү үә мәә әххәртү”.
“ Әй Аллаһым, шушы уразамны Үзеңнең ризалыгың өчен тоттым, Сиңа гына иман китердем һәм фәкат бер Сиңа гына бөтен эшләремне тапшырдым. Син биргән ризык белән ифтар кылдым. Гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, киләсе гөнаһларымны да ярлыка”
Зикр к Таравих намазу
Субхәәнә зил-мүлки үәл-мәләкүүт.
Субхәәнә зил-гиззәти үәл-гәзамәти үәл-кудрәти үәл-кибрийә’и үәл-җәбәруут.
Субхәнәл-мәлики-хәййил-ләзи лә йәмүт.
Суббухүн куддүүсүн -раббил-мәләә’икәти үәр-руух.
Ләә иләәһә ил-ләллааһү нәстәгфирул-лааһ.
Нәс’әлүкәл-җәннәтә үә нәгүүзү бикә минән-наар.
Мәгънәсе: Җирдәге һәм күктәге мәхлукатның хуҗасы булган Аллаһы Тәгаләне данлыймын. Көч, кодрәт һәм бик олуглык иясе булган Аллаһы Тәгаләне данлыймын. Бөтен галәмнең патшасы һәм беркайчан үлмәячәк, һәрвакыт терек булучы Аллаһы Тәгаләне данлыймын.
Ул Аллаһы Тәгалә бөтен кимчелекләрдән бик пакь һәм мөкаддәс Зат, бөтен фәрештәләрнең һәм Җәбраил фәрештәнең Раббысы. Бер Аллаһы Тәгаләдән башка илаһи зат юк. Без гөнаһларыбызның ярлыкавын сорыйбыз. Йә Рабби, без Синнән җәннәтне сорыйбыз һәм тәмугътан Сиңа сыгынабыз.
Дуа по завершению намаза Таравих
Әллааһүммә зәййиннәә бизиинәтиль-иимән. Үә шәррифнәә бишәраафәтил-һидәәйәти үәл-гирфәән. Үә әкримнәә бисыйаами шәһри рамәдаан. Үәр-зүкнәль-дҗәннәтә үәл-гүфраан. Үә тәкаббәл миннәә тәрааүиихәнәә йәә Сүбхән , Үәс-тәҗиб дугааәнәә йәә Хәннәән. Бифәдликә үә җүүдикә йәә Мәннаан. Бирәхмәтикә йәә әрхәмәр-раахимиин.
Йә Рабби, безне иман зиннәте белән зиннәтлә, гыйлем һәм тәүфикъ белән кадерлә һәм Рамазан ае уразасы белән хөрмәтле ит. Безгә җәннәтне һәм ярлыкауны насыйп ит.
Әй пакь булучы Аллаһ! Безнең тәравих намазларыбызны кабул кыл!
әй Рәхмәтле Раббыбыз! һәм сорамыйча бирүче Аллаһ!
Фазыйләтең һәм юмартлыгың белән безнең догаларыбызны кабул кыл. Әй камил рәвештә Рәхмәтеңне бирүче Аллаһ, һәрнәрсә Синең рәхмәтең белән генә була.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев