ОМСКИДА ТАТАР МӘДӘНИЯТЫ АТНАЛЫГЫ БУЛЫП УЗДЫ
Шәһәр үзәк китапханәсендә Татарыбызның тагын бер олуг шәхесенә – татар ашларын югары дәрәҗәгә күтәреп, татар кухнясын үлемсез итү максатына ирешә алган пешекче-кулинар Юныс Әхмәтҗановка багышланган кичә булып узды... Быел Әхмәтҗанов истәлегенә багышланган чаралар Бөтен-Рәсәй күләмендә уздырылды, #әдәбимарафон җитәкчелеге астында хәтта марафон-бәйге дә уздырылды. Бернәрсәдән калмаска омтылган Омски Ак калфак уңганнары бу юлы да читтә калмаска тырыштык. Кичә барышында марафон-бәйгедә катнашып, җиңүчеләр рәтенә кертелгән, һәр яктан үзен күрсәтеп килгән тырыш, уңган Газизә ханым Кармушакованы җиңүе белән тәбрикләп уздык.
Кичәбезнең бу өлеше аеручы матур узды, аккалфаклы ханымнар бик теләп татар ашларын әзерләп алып килгәннәр иде... Нинди генә ашамлыклар булмады өстәлдә! Махсус пешереп алып килгәнкоймаклар дисеңме, авыз суын китерерлек вак бәлеш, пәрәмәчләр, гөбәдия, казылыклар, кыстыбый, өчпочмак дисеңме – татар кухнясының байлыгын, төрлелеген күрсәткән иң затлы ризыклар тәкъдим ителде! Фәния ханым үз куллары белән чиккән ашъяулыкка ризыклар аеруча матур да, тәмле дә кебектер тоелды миңа)))
Кичәбез, узып киткән 8 Март бәйрәмен дә билгеләп үтү нияте белән дәвам итте, ник дисәң, хатын-кызга мактау сүзләре, ир-егетләр тарафыннан игътибар беркайчан да артык булмас! “ИБИР” мохтарияты җитәкчесе М. С. Катыров белән берлектә Ш. А. Аллагулов, Ф. Ф. Халилов үзләренең котлауларын сүзләр белән, җыр, музыка аша да белдерә алдылар. Кичә барышында “Туган як” ансамбле башкаруында да җырлар яңгырап торды.
Килгән кунакларыбызга, чарада катнашучыларга, ир-атларыбызга күп итеп рәхмәтләремне белдереп, чараны оештыручы һәм алып баручы “Ак калфак” клубы җитәкчесе Фагыйлә Чумарова булырмын.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 6
Сезне дә бәйрәм белән котлыйм!