Шушы күркәм мизгел җитү белән дөньябыз тагы да ямьләнеп,җанланып китә. Адәм балалары да, йокыдан уянган табигать кебек, дәртләнеп, яңа эшләргә җиң сызганып тотына. Шуларның берсе, әлбәттә, тирә якны матурлау, чистарту. Хәдисләрдә әйтелгәнчә, чисталык ул Ислам диненең яртысы! Төрле якларда,район-авылларда чистарту буенча өмә эшләре бару бик шатлыклы күренеш. Аеруча,безнең мөселман халкы зиратларны тазартуга битараф булмаулары тагы да ныграк шатландыра. Бу, әлбәттә, изге, саваплы гамәл. Күп кенә җирлекләрдә бу исә яхшы йолага да әйләнеп киткән.
Зияратларны чистартудан тыш, аңа бәйле башка гамәлләр дә бар, аларның үз тәртипләре дә каралган. Шуларның кайберләрен исегезгә төшереп китик.
Ислам динендә “зиярәт кылу” дигән төшенчә бар. Ул кемнедер яисә нәрсәнедер күрергә бару дигәнне аңлата. Күп очракта татарларда бу сүзтезмә зиратларга карата әйтелә. Зиратларны зиярәт кылу саваплы гамәлләрдән санала.
Ибне Мәсгудтән (радыяллаһү ганһү) риваять ителгәнчә, Мөхәммәд пәйгамбәр галәйһиссәлам әйткән: “Элек мин сезгә каберләрне зиярәт кылудан тыйган идем, инде моннан соң аларны зиярәт кылыгыз. Чөнки каберләр сезне бу дөньяның ләззәтләреннән тыя һәм теге дөнья хакында искә төшерә (Мөслим 2/672).
Хәдисләрдән аңлашылганча, зиратларны ике максат белән генә зиярәт кылырга ярый: беренчесе, үлем хакында уйланып вәгазьләнер өчен һәм, икенчесе, кабер әһелләренә дога кылыр өчен.
Зиратка кергәндә укыла торган дога түбәндәгечә:
“Әссәләәмү галәйкүм әһләд-дийәәри минәл-мүъминиинә вә иннәә иншәәъ-аллааһү бикүм ләәхикуун. Әс-әлуллааһә ләнәә вә ләкүмүл-гаафийәһ”.
(“Әй, мөэминнәр йортының халкы! Сәлам сезгә. Без дә Аллаһ теләгән вакытта сезгә кушылырбыз. Аллаһыдан үзебез өчен һәм сезнең өчен дә иминлек телибез”.)
Бу доганы каберләргә карап һәм кулларны күтәрмичә генә укыйлар. Ә инде соңыннан якыннарың өчен дога кылганда кабер янына басып яки утырып, кыйблага карап уку хәерле. Доганы гарәпчә укып, нәрсә әйткәнеңне аңламаган килеш укыганчы, үз ана телеңдә уку күпкә яхшырак, чөнки моның өчен ниндидер махсус бер дога укырга кирәк, дигән нәрсә юк. Турыдан-туры Аллаһка мөрәҗәгать итеп, аны гади итеп кенә үз сүзләрең белән укырга мөмкин. Мәсәлән, “Йа, Раббым Аллаһ, Сиңа гына гыйбадәт кылам һәм Синнән генә ярдәм итүеңне сорыйм. Минем вафат булган туганым (яки дустым, кардәшем) фәләнне гафу ит, аның гөнаһларын кичер, урынын җәннәт ит, аны газаплардан имин кыл һ.б.”. Мәетнең исемен генә әйтү дә җитә, аның атасының, бабасының исемен белү мәҗбүри түгел. Хәтта исемен әйтеп тормасаң да, Аллаһ Тәгалә кем хакында дога кылуыңны болай да белә, фәкать шул кеше турында күңел белән уйлап кына дога кылсаң да, ин шәә Аллаһ, кабул булыр. Монда тик ихласлыгың гына кирәк. Шуны да онытмаска кирәк: кабердәге мәет тере кешегә бернинди файда да, зыян да китерә алмый инде, киресенчә, мәет тере кешеләрнең догаларына мохтаҗ. Шуннан соң инде кайтырга да була, озак итеп озын догалар кылу мәҗбүри түгел.
Ирләр күпме теләсәләр, шул кадәр каберләрне зиярәт кыла алалар, әмма зиратта үз-үзеңне әдәпле тотарга кирәклекне әйтмәсәк тә, болай да аңлашыладыр инде.
Хатын-кызларга зиярәт кылырга ярыймы-юкмы мәсьәләсенә килгәндә, Әбү Һөрәйрәдән риваять ителә торган хәдисне искә алып узарга кирәк: “Пәйгамбәр галәйһиссәлам каберләрне еш зиярәт кыла торган хатын-кызларны ләгънәт кылган” (Әхмәд 2/337, Тирмизи 1056, Ибне Маҗә 1576).
Шуңа күрә хатын-кызларга бу эш рөхсәт ителсә дә, аны еш кылырга ярамый. Хәтта күп кенә ислам галимнәре хатын-кызларның зиярәт кылуларын бик яратмаганнар һәм хупланмый торган эш дип караганнар. Шуңа күрә аларга бармау хәерлерәк, чөнки хатын-кызлар йомшак табигатьле булып яратылган һәм зиратта алар куркырга, кычкырып еларга, артык кайгыга бирелергә мөмкин. Якын кешең өчен догаңны зиратта кылдыңмы, өеңдә кылдыңмы – бу шулкадәр мөһим түгел, монда, әйткәнебезчә, ихласлык зур роль уйный.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев