Предыдущая публикация
Язы-җәе үтте гөмернең,
тоймадым да үткәнен.
Хәерлегә юрыйм инде,
алдагысын көткәнен.
Гөмер язы, сөю назы,
канатлар каккан чаклар.
Ярың табып, оя корып,
яши башлаган чаклар.
Гөмер җәе дөнья куган.
өзгән йолыккан чаклар,
бала җитәкләп бакчага,
мәктәпкә йөрткән чаклар.
Печән өсте, көтү диеп,
авылга чапкан чаклар,
кыз биреп, ул өйләндереп,
туйлар туйлаган чаклар,
Бер төш булып кына калды,
вазифасы,эшләре,
хаклы ялга озатканда,
хезмәттәш мәҗлесләре.
Гөмер җәем җайлап кына,
яшел төсен үзгәртте.
Көзгә кереп барганымны,
читтән генә күзәтте.
Күңел кошом тынгы бирми,
очар төсле кагынам.
Кулдан кашык төшмәсә дә,
егәрле чакны сагынам.
Рәсилә.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 3