Туган йортның изге сүрәтен.
Җибәрмичә салган күңеленә,
Әткәй-әнкәй, нигезе куәтен.
Бакчасыннан килә син яраткан,
Җаның бирер булып кайчандыр.
Язлардагы шау шомыртның исе,
Хәтирәләр булып кайтадыр.
Шыгырдаган капка тавышында,
Тәндә бүген булса калтырау.
Таныш моңнар булып яңгырый,
Бусагага басып, ишек ачулар.
Ә каршыңа әткәй,әнкәй чыккан:
- Кайталдыңмы улым исән сау,
Юлар ничек авыр булмадымы?
Җанга балын яккан бер сорау.
Гөрли өстәл, әнкәй самовары,
Шаулап торга сөтле кайнар чәй,
Шушы өстәл кебек җан түгәрәк:
-Авыз ит син улым бал да май!
Күршеләрең кергән хәл белергә,
Үз баласын искә төшереп
Әнә яшьти кергән:-Әйдә дускай!
Кайтыйк урамнарны бер күреп!
Авыл урамнында сине әлеккедәй,
Сихере салган кебек җаныңа.
Куш тирәкләр башын иеп кала,
Истәлеге белән чыгып каршыңа.
Барысы да каннарыма сеңгән,
Туган йортның изге сүрәте.
Тугачтан ук аңа рухым кергән,
Әткәй-әнкәй, нигезем күәте...
Рамзис Мишәр
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев