Гаилә гомер-гомергә яшәешнең башлангычы булды. Ул – кешенең төп терәге, җәмгыятьнең рухи сәламәтлеге чыганагы. Гаилә – ул җылылык, мәхәббәт, ышаныч учагы. Аның төп бурычы – балалар үстерү, аларга лаеклы белем бирү, тормышта үз юлларын табарга өйрәтү. Безнең КЕЧЕ БОЛГАЕР МӘДӘНИЯТ ЙОРТЫНДА БУЛЫП УЗГАН "ДӘҮ ӘНИЛЕ ГАИЛӘ-БӘХЕТЛЕ ГАИЛӘ"дип исемләнгән мәдәни чарада шушы максатлар чагылыш тапты.Нәкъ менә гаиләдә бала шәфкатьлелек, намуслылык, хезмәт һәм патриотик тәрбиянең беренче сабакларын ала дип әйтәмем килә.Кичәдә катнашкан ДӘҮ ӘНИЛӘР-ХӨСНУЛЛИНА РӘМЗИЯ,КАМАЛТДИНОВА КАФИЯ,ФАЙЗУЛЛИНА ЛӘЛӘ бу кичәдә үзләренең балаларының,улларының тормыш иптәшләренең,оныкларының сәләтләренә,җыр-биюгә,уен коралларында уйнауларына сөенеп,шатланып утырдылар.Кичә бик мәгнәле,җиренә җиткереп уйлап төзелгән.Мәдәният йорты мөдире АЙНУЛЛИНА ХӘЛИМӘ КӘРИМ кызына чиксез рәхмәт.Һәр үткән мәдәни чараны истә калырлык итеп оештыра.Алдагы көннәрдә дә исәнлек белән тынычлыкта яшәп,эшләргә язсын.Барлык авылдашларны бәйрәм белән котлыйм.
Сезгә бу күркәм бәйрәмдә чын йөрәктән иминлек, матур, тату, тигез тормыш, бәхетле көннәр телим. Гаилә учагы тормыш зилзиләләреннән саклап, үзенә тартып торсын, ата-аналар белән балалар арасындагы мөнәсәбәтләр җылы, ихтирамлы булсын!
Бәйрәм белән, дуслар!!!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 2