*******
Балам мин сине үстердем,
Авырлыклар күрә-күрә
Син беләсеңме бәбкәем
Авырлыкка ана түзә.
Авырсамда ышанмадың
Хәлемне һич сорамадың.
Авыр булсада хәлләрем
Михырбаныңны салмадың.
Сырхау булган чакларымда,
Хәлсез яткан мәлләремдә,
Су сорасам яратмадың.
Авыр булган хәлләремдә,
Күпме сүзләр сөйләсәмдә
Ышанмадың сүзләремә.
Шәфкатлы күзең белән
Карамадың йөзләремә.
Сине балам мин үстердем
Күп михнәтләр күрә-күрә.
И бәбкәем ике күзем
Кем анадан шулай бизә
Башка сыймаслык хәлләр бит
Бала бизә анасыннан.
Ялгыз калган карт аналар
Ярдәм көтә инде кайдан
Синең өчен күргәннәрне,
Белмим аңлый алырсыңмы.
Син дип яндым,син дип көйдем
Бер кайчанда авырсынмый.
Кая китте сабый чагың
Әнкәй дип коча идең.
Синең белән канатсызда
Оҗмахларга оча идем.
Ник каралды якты йөзең
Әнием дип эндәшмисең.
Эч серемне сөйләр идем
Хәлең ничек дип эндәшмисең.
Уй уйласам хәсрәт баса,
Җаным әрни, йөрәк таша.
Усаллыгың янса сындыр
Карт анаңны тынычландыр.
Әй бәбкәем, газиз балам
Мин бит синең газиз анаң,
Син тугачта шатландым мин
Терәгем бул дидем балам.
Үстердем мин сине саклап,
Балам бәгрем балым диеп.
Дөньяларның безгә төшкән
Бөтен михнәтләрен чигеп.
Гомер буе хәсрәт чигә
Күзеннән яш түгә ана.
Сабый вакыты үтеп киткәч
Ник шәфкатьсез була бала.
Кирәгем юк хәзер сиңа
Күз яш тотып йөри анаң.
Әжәл җитеп гүргә керсәм,
Табалмассың мине балам.
Картлык инде мине басты
Муеныма ташлар асты.
Күз карана зират ягын,
Шунда инде бер аягым.
Әй бәбкәем газиз балам
Бәхил сиңа газиз анаң.
Ятканда да кара гүрдә,
Оныталмам сине балам бердә
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 1