Предыдущая публикация
” – диләр –
Сөю дә шуның кебек...
Кемдер әйткән: “Бер елгага
Булмыйдыр ике кереп!”
Ә нигә соң, сине күреп
Ничәме-ничә елдан,
Яшьлегемә кире кайттым,
Борылып, барган юлдан.
Чәчләрең ап-ак булса да,
Күзләрең кара килеш...
Җырларыңа моң тулса да,
Тавышың – серле инеш!
Күз кырыңда җыерчыклар
Бозмыйлар елмаюың...
Икәү бергә урап кайтыйк
Яшьлекнең елга юлын!
“Кабат гашыйк булдым!” – дисәм,
Дөрес булмастыр сүзем.
Гомерем буе сине сөйдем,
Белмәдем генә... үзем.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев