Предыдущая публикация
Балалары юлга кузгалганда,
Чыга ана арттан озатып.
Күздән югалса да газизләре,
Тора әле озак күз атып.
Хәерле юл теләп озата ул,
Юл догасын укып баласын.
Йөрәккәе сыкрап куя шулчак,
Искә алгач ялгыз каласын.
Карап кала чыккан тузаннарга,
Ә күзендә сагыш яшьләре.
Балалары инде буй җиткергән,
Анага тик алар яшь әле.
Шундый инде тормыш кануннары,
Озатабыз, каршы алабыз.
Зур юллар бит көтеп тора алда,
Исән генә йөрсен балабыз.
Озатырга язсын аналарга,
Балаларын тормыш юлына.
Хәер-фатихада тора ана,
Дога юллап кыз һәм улына.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев