Предыдущая публикация
Бәхет юлы әзер түгел,
Ачы баланлы алан.
Арчалап үзең саласың,
Шуны аңлагыз балам.
КУШЫМТА:Балан чәчкәсе матур дип,
Өзмә балам аланда.
Янган йөрәк ачылары,
Калсын кызыл баланда.
Язмыш сынаулары булыр,
Өзмәгез ачы балан.
Язмыш ачысы бик яман,
Сезгә тимәсен балам.
Калмасын җанда үкенеч,
Күңелдә кызыл балан.
Тормыш кадрен белеп яшик,
Гомерләр кыска балам.
Венера Шарафисламова.
16.07.23.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 7