Предыдущая публикация
Чылтыр-чылтыр аккан сулы,
Ав(ы)лыбызның чишмәсе
Сагынып кайткач,яннарыңнан,
Һичтә килми китәсем, һичтә килми китәсем.
Эх авылыбыз чишмәсе
Сандугачлы иртәсе.
Чылтыр чишмәләр янында
Килә сине көтәсем, килә сине көтәсем.
Салкын сулы чишмә ага,
Таулы урман буеннан.
Бер күрүдә гашыйк булдым,
Чыкмыйсың шул уемнан,чыкмыйсың шул уемнан.
Пр. тот же.
Салкын чишмә буйларында
Үсә куе тал гына.
Китмә- китмә яннарымнан,
Күңелемдә кал гына,күңелемдә кал гына.
Пр. тот же.
Илдар Нуртдинов. 9.08.24.
Рөстәм Нуриахметов көе.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 15