Ул өч балага гомер бирде. Әтиебез белән туган йортның нигезендә туганнарга терәк булып яшәде. 1970 елдан башлап, Коралачык элемтә бүлеге җитәкчесе булып хаклы ялга чыкканчы авыл халкын хезмәтләндерде.
Әниебез олы җанлы, җаваплы, туры сүзле, ярдәмчел иде. Ул тормышны, кешеләрне, табигатьне бар булмышы белән яратты. Һәрвакыт кешеләргә ярдәм кулы сузды, зур мы ул бәләкәйме хәлләрен белеп торды. Әниебез җиләк җыйган яланнар, ул үстергән чәчәк гөлләр, атлап йөргән Аръяк урамнары аны юксынырлар инде.
Ул үзенең күңел матурлыгын чиккән чигешләрендә, бәйләгән кул эшләрендә чагылдырды. Әниебез балкып, яшьнәп яшәде. Барсынада өлгерергә тырышты. Йолдыз булып балкыдыда якты эз калдырып капылт сүнде.
Әниебезне соңгы юлга озатканда ярдәм күрсәткән барлык авылдашларга, туганнарга, сыйныфташларга, дусларга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Дөньяларыгыз имин, үзегез сау-сәламат булыгыз.
Кадерлебезнең җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын. Син һәрвакыт безнең йөрәкләрдә калырсың.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 21