Предыдущая публикация
Яңгыр яуган чакта елыйм әле
Күз яшем күрмәсеннәр.
Ник елыйсың , диеп минем
Җаныма кермәсеннәр.
Яңгыр яуган чакта елыйм әле
Күз яшем яңгыр юусын.
Яңгырдан соң кояш чыгып ,
Җаныма нуры тулсын.
Яңгыр яуган чакта елыйм әле
Елаганым куренмәс.
Яшем күрәсе килгәннәр
Күңел ачып сөенмәс.
Туктама әле , яңгырым ,
Елыйм әле туйганчы.
Газап , сагыш җиңеләер,
Елыйм күңелем булганчы.
Гүзәлия Исламова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев