Предыдущая публикация
Бүген оешма-предприятие, бюджет өлкәсендә хезмәт куючылар "Кояшлы Ык" ял паркына өмәгә чыкты. Су буе территориясен бил тиңентен булып үскән кычыткан, алабута, башка төр чүп үләннәреннән арындыру өчен өмәләр алга таба да дәвам итәчәк.
Бүгенге өмәдә Мөслим урта мәктәбе коллективы, Түбән Табын интернат-мәктәбе, Мөслим үзәк китапханәсе, авыл китапханәчеләре аеруча зур тырышлык куйды. Кызларның кулындагы тырма һәм уракларга күз иярмәде хәтта. Территорияне чүп үләннәреннән арындыру белән бергә ир-егетләр балалар уен мәйданчыгында ял итү корылмаларын да төзекләндерде.
📸 Лилия Шәймиева репортажы. https://vk.com/album-78072920_303776697
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев