Балам, бервакыт син минем картайганымны күрерсең. Картлык ямьсез булса да, сабырлык күрсәтеп, мине артык күрмәсәң иде.
Ашап утырганда кулым калтырау сәбәпле ризыгым идәнгә төшсә дә, киемнәремне үзем кия алмасам да, орышма мине, балам! Исеңә төшер: хәзер эшли алмаган кайбер нәрсәләргә мин сине кайчандыр үзем өйрәткән идем. Сабыр бул, балам!
Озак хәрәкәтсез ятарга туры килеп, миннән авыр ис чыкса, миннән җирәнмә, балам! Хәтерлә: син бәләкәй чакта мин сине ничек чиста һәм матур итеп киендерә идем...
Ялгыш сүзләр әйтсәм, акылым җуйсам, нәрсәнедер дөрес эшләмәсәм, миннән көлмә, балам! Киресенчә, минем акылым һәм зиһенем бул, миңа ярдәм ит!
Әгәр йөргәндә аякларым калтыраса, үзем генә йөри алмасам, рәнҗемә миңа, балам! Оялма, кулларыңа күтәреп ал, егылып ятарга ирек бирмә! Син тәпи йөри алмаганда, мин кешеләрдән оялмадым, сине кулымнан төшермәдем...
Тормыш байлыкларына кызыкмыйча, үлемгә әзерләнүем өчен әрләмә, миңа каршы булма. Минем белән бул, балам!
Үткәндәге ялгышларымны искә төшереп, мине оялтырга тырышма. Мин беркайчан да сиңа яхшылыктан гайре берни дә эшләмәдем.
Балам, син хәзер миңа яхшылык эшләп калырга тырыш. Минем кимчелекләремне, начар гадәтләремне башкаларга күрсәтмә, яшереп кал. Моның өчен Аллаһы Тәгалә үзеңнең гөнаһларыңны да гафу итәр.
Синең көлүең, елмаюың мине әле дә элеккечә шатландыра. Ташлама, балам!
Син дөньяга килгән көннән бирле мин синең белән булдым. Мин үлгәндә, син янымда булсаң иде, балам!!!
(Гарәпчәдән тәрҗемә)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 171
Әрнетмәгез сәбәп тапмагыз
Әнкәйләрнең нечкә күңелләрен
Күз карагыз кебек саклагыз!
Беребез дә мәңгелеккә килми
Аларның да җаны бер тынар
Әниләрне берүк рәнҗетмәгез
Тапшырмагыз картлар йортына!
Беркайчан да җылы,нурлы булмас
Әни артык булган йортыгыз!
Әниләргә авыр сүз әйтмәгез
Ана каргышыннан куркыгыз!
Аналарны берүк елатмагыз
Күз яшьләре сезгә төшмәсен
Әниләрнең әче күз яшьләре
Ләгънәт булып төшсә нишләрсез?
Йөрәк-җимешем дип әниләр кичерә
Ходай гына бер дә кичермәс.
Әниләрнең хәер догасыннан башка
Авыр юллар җиңел кичелмәс
Минем әни,диеп җан атыгыз
Газиз әнкәем,дип яныгыз!
Әнкәйләрне берүк рәнҗетмәгез
Эчегездә булса җаныгыз.
Әнкәйләргә тавыш күтәрмәгез
Күтәрелмәсә иде кулыгыз
Сездән әнә гыйбрәт алып тора
Яныгызда кыз һәм улыгыз.
Әти-әниләрне бурүк онытмагыз
Әгәр сез кеше икәнсез
Онытсагыз,гөнаһларга батып
Бик укенеп гомер итәрсез!
Нәни кулларыгыз белән тотып
Күкрәк сөтен аның имгәнсез
Әннә,әннә диеп телегез ачылган
Үстер мине,әнием дигәнсе...ЕщёӘниләрне берүк рәнҗетмәгез,
Әрнетмәгез сәбәп тапмагыз
Әнкәйләрнең нечкә күңелләрен
Күз карагыз кебек саклагыз!
Беребез дә мәңгелеккә килми
Аларның да җаны бер тынар
Әниләрне берүк рәнҗетмәгез
Тапшырмагыз картлар йортына!
Беркайчан да җылы,нурлы булмас
Әни артык булган йортыгыз!
Әниләргә авыр сүз әйтмәгез
Ана каргышыннан куркыгыз!
Аналарны берүк елатмагыз
Күз яшьләре сезгә төшмәсен
Әниләрнең әче күз яшьләре
Ләгънәт булып төшсә нишләрсез?
Йөрәк-җимешем дип әниләр кичерә
Ходай гына бер дә кичермәс.
Әниләрнең хәер догасыннан башка
Авыр юллар җиңел кичелмәс
Минем әни,диеп җан атыгыз
Газиз әнкәем,дип яныгыз!
Әнкәйләрне берүк рәнҗетмәгез
Эчегездә булса җаныгыз.
Әнкәйләргә тавыш күтәрмәгез
Күтәрелмәсә иде кулыгыз
Сездән әнә гыйбрәт алып тора
Яныгызда кыз һәм улыгыз.
Әти-әниләрне бурүк онытмагыз
Әгәр сез кеше икәнсез
Онытсагыз,гөнаһларга батып
Бик укенеп гомер итәрсез!
Нәни кулларыгыз белән тотып
Күкрәк сөтен аның имгәнсез
Әннә,әннә диеп телегез ачылган
Үстер мине,әнием дигәнсез.
Мәрхәмәтле булсагызчы әниләргә
Сезне баккан газиз анагыз
Ана кадерен аңлый белмәсәгез
Ятимнәрдән сорап карагыз!
Фанис Яруллин
Әрнетмәгез сәбәп тапмагыз
Әнкәйләрнең нечкә күңелләрен
Күз карагыз кебек саклагыз!
Беребез дә мәңгелеккә килми
Аларның да җаны бер тынар
Әниләрне берүк рәнҗетмәгез
Тапшырмагыз картлар йортына!
Беркайчан да җылы,нурлы булмас
Әни артык булган йортыгыз!
Әниләргә авыр сүз әйтмәгез
Ана каргышыннан куркыгыз!
Аналарны берүк елатмагыз
Күз яшьләре сезгә төшмәсен
Әниләрнең әче күз яшьләре
Ләгънәт булып төшсә нишләрсез?
Йөрәк-җимешем дип әниләр кичерә
Ходай гына бер дә кичермәс.
Әниләрнең хәер догасыннан башка
Авыр юллар җиңел кичелмәс
Минем әни,диеп җан атыгыз
Газиз әнкәем,дип яныгыз!
Әнкәйләрне берүк рәнҗетмәгез
Эчегездә булса җаныгыз.
Әнкәйләргә тавыш күтәрмәгез
Күтәрелмәсә иде кулыгыз
Сездән әнә гыйбрәт алып тора
Яныгызда кыз һәм улыгыз.
Әти-әниләрне бурүк онытмагыз
Әгәр сез кеше икәнсез
Онытсагыз,гөнаһларга батып
Бик укенеп гомер итәрсез!
Нәни кулларыгыз белән ктотып
Күкрәк сөтен аның имгәнсез
Әннә,әннә диеп телегез ачылган
Үстер мине,әнием дигәнсез.
Мәрхәмәтле бу...ЕщёӘниләрне берүк рәнҗетмәгез,
Әрнетмәгез сәбәп тапмагыз
Әнкәйләрнең нечкә күңелләрен
Күз карагыз кебек саклагыз!
Беребез дә мәңгелеккә килми
Аларның да җаны бер тынар
Әниләрне берүк рәнҗетмәгез
Тапшырмагыз картлар йортына!
Беркайчан да җылы,нурлы булмас
Әни артык булган йортыгыз!
Әниләргә авыр сүз әйтмәгез
Ана каргышыннан куркыгыз!
Аналарны берүк елатмагыз
Күз яшьләре сезгә төшмәсен
Әниләрнең әче күз яшьләре
Ләгънәт булып төшсә нишләрсез?
Йөрәк-җимешем дип әниләр кичерә
Ходай гына бер дә кичермәс.
Әниләрнең хәер догасыннан башка
Авыр юллар җиңел кичелмәс
Минем әни,диеп җан атыгыз
Газиз әнкәем,дип яныгыз!
Әнкәйләрне берүк рәнҗетмәгез
Эчегездә булса җаныгыз.
Әнкәйләргә тавыш күтәрмәгез
Күтәрелмәсә иде кулыгыз
Сездән әнә гыйбрәт алып тора
Яныгызда кыз һәм улыгыз.
Әти-әниләрне бурүк онытмагыз
Әгәр сез кеше икәнсез
Онытсагыз,гөнаһларга батып
Бик укенеп гомер итәрсез!
Нәни кулларыгыз белән ктотып
Күкрәк сөтен аның имгәнсез
Әннә,әннә диеп телегез ачылган
Үстер мине,әнием дигәнсез.
Мәрхәмәтле булсагызчы әниләргә
Сезне баккан газиз анагыз
Ана кадерен аңлый белмәсәгез
Ятимнәрдән сорап карагыз!
Фанис Яруллин