Язлар белән кабат кайтып киләм
Бер кайгысыз балачакларга.
Һәр мизгеле, һәрбер хәтирәсе
Күңел түрләрендә саклана.
Кара карга кайткан, дигән шат хәбәрдән
Язгы ыгы-зыгы башлана.
Түбәләрдән тамган тамчылардан
Боз сөңгесе күзгә ташлана.
Түбәләрдән карлар төшерәбез,
Шау-гөр килә урам, эш кайный.
Кар таратып, өй тирәсен казып
Төш вакыты җитә, әй җаный.
Урамнардан челтер-челтер килеп,
Гөрләвекләр ага, күңелле.
Кем кәгазьдән, кемдер йомычкадан
Көймә агызалар тугелме?
Бия ясап суда уйнаулары
Бер рәхәтлек бирә күңелгә.
Кар сулары ташу ни тора бит,
Онытылмас ахры гомергә.
Ташу киткән диеп йөгерәбез,
Елга ташый чыгып ярлардан.
Олы- кары килә яр буена,
Балалар да калмый алардан.
Ә аннары ятьмә салып, ирләр
Балык сөзә елга ярында.
Без, сабыйлар, шул балыкны чүпләп,
Бөтерелдек алар янында.
Тау битләре кардан арчылышка,
Бала-чага шунда чабабыз.
Сызык -ташлы, урта торыш уйнап,
Рәхәтләнеп күңел ачабыз.
Сыерчыклар килеп куна иде
Без ясаган матур ояга.
Һәрбер язда пар сыерчык күрсәм,
Биреләмен татлы хыялга.
Пар сыерчык күрсәң, үз парыңны
Табачаксың дигән сүзләрне
Ишетәм дә, бер сыерчык күргәч,
Сагыш баса иде күзләрне.
Шомыртлар да шау чәчәктә иде,
Көтә идек сирень атканын.
Теләк теләр өчен алты таҗлы
Сирень чәчәкләре тапканым.
Иң мөһиме шуңа ышанабыз,
Нинди чиста булган күңелләр.
Ә балалар хэзер башкачарак,
Алар безнең кебек түгелләр.
Язгы хисләр уяттылар кабат
Хатирәләр тулы күңелне.
Сагынырлык, юксынырлык шул ул,
Истәлекләр тулы гомерне... (Гөлара Шәрипова)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 7
фануза бадритдинова(Исмагилова) установил(а) смешные сувениры даром. Используйте и вы - зайдите на https://goo.gl/u6G7Hd