Зифа Кадырова
1 бүлек
Ап-ак шәhәр йокыга талган. Тышта кыш. Чатнама салкын. Баш очында түбәләре барлар җылы өйләрендә рәхәтләнеп йоклыйлар. Урамда беркем юк, хәтта этләр дә куренми, жылы тишек табып, кайсы кая качып беткәннәр.
Зыңлап торган төнге тынлыкны бозып, кар шыгырдаган аяк тавышлары ишетелә, кемдер килә. Менә үзе дә күренде: көчкә кыймылдап, подъезд ишекләренең, әле берсен, әле икенчесен тартып карады, тик алар барысы да бикле шул. Чуплек ишекләрен дә бикләгәннәр... Менә ул бер йортның кырый подъездына тукталды, икенче катның ике тәрәзәсендә ут яна иде. Ваткан - җимергэн тавышлар, үзәк өзгеч итеп бер хатын - кызның кычкырганы ишетелә. Төнге сукбай шул тәрәзәләргә бераз карап торды да чираттагы чүп читлегенең ишеген үзенә таба тартты. «Ходайның рәхмәте, монысы ачык икән», дип үзалдына сөйләнә - сөйләнә, чүп савытында актарына башлады, кайбер нәрсәләрне алып иснәп карады, кулындагы букчасына салып куйды. Шул арада подъезд ишеге ачылып ябылган тавыш ишетелде, ул да булмады, читлеккә берәү атылып килеп керде дә ашыгып ишекне япты, караңгыда еш - еш тын алган тавышы ишетелеп торды. Тышта тагын ишек ачылып, шап итеп ябылды, төнге урамның тынлыгын ямьсез итеп сүгенгән ир кеше тавышы бозды. Чүплеккә поскан хатынның тыны калтыранып чыга, чак кына сулкылдап куйганы да артта яшеренгән кешегә ишетелеп тора. Ә урамдагы ир - ат ямьсез итеп акыруын белде:
– Кая киттең, тотсам үтерәм мин сине! – Ул каты итеп чүплек ишегенә китереп типте.
Хатын кинәт ишектән читкә атылды hәм, сизмәстән, чүп баклары артына яшеренгән затның куенына авып төште. Әллә каты куркудан, ни эшләгәнен дә аңламыйча, сеңеп бетәрдәй булып, шул җан иясенең иңнәренә чытырдап ябышты. Тышкы яктан каты тибүгә чыдамыйча, ишек ачылып китте. Чуплектәге зат та, кинәт сискәнеп, калтыранган хатынны кочаклап үзенәрәк тартты. Кар яктысында озын буйлы ир кеше шәүләсе атынгалап торды - торды да бар көченә ишекне шап итеп кире бәреп җибәрде. «Барыбер табам, үтерәм!» - дип кыргый тавышлар чыгарып, урам ярып кычкырынды. Тагын подъезд ишеге шыгырдаганы, баскычта авыр аяк тавышлары, фатир ишегенен ачылып ябылганы ишетелде. Тавышлар тынгач, хатын да кыбырдады, ул монда берүзе генә түгеллеген әле генә аңлады бугай - кемдер аны кысып кочаклаган. Ул акрын гына капшана башлады, куллары тоташ сакал баскан биткә кагылуга, сискәнеп китеп аны этеп җибәрде, үзе читкә тайпылды, нәрсәгәдер бәрелеп, «ah...» итеп иңрәп куйды. Беразга тагын тынлык урнашты, аннары пышылдап:
– Кем бар монда? Син кем? - диде калтыранып.
– Мин, – диде берәү караңгы почмактан. Тынлык озакка бармады, тагын авыр аяк тавышлары ишетелде. Бу юлы инде караңгы почмактагы кеше, үзе капшап табып, шәрә беләкләрдән эләктереп, хатынны үзенә таба тартып тиз генә артына яшерде. Икесе дә тынып калдылар. Йорттан чыккан кешенең җикеренеп - җикеренеп урам буйлап чабып киткәне ишетелде. Үзе «тапсам, утерәм!» дип акырды. Аяк тавышлары, кычкырынулар ерагайгач, төнге сукбай акрын гына чүплек ишеген ачты, артына борылып:
– Әйдә, йөгерәбез, тик... өстеңдә юк икән бит, булмаса...
– Юк, кермим, ул хәзер әйләнеп килә, – диде хатын куркынып.
– Алайса, мә, моны башыңа ура, - дип, муенындагы шарфын салып, хатынның иңенә япты, өстендәге ниндидер аламасын салып, ашыга - ашыга аның өстенә кидерде. Чүплек ишегеннән сак кына чыгып, тирә-якларына караңгалап алдылар, беркем юк иде.
– Әйдә, бир миңа кулыңны, йөгерәбез, туктасак, туңып катабыз.
Алар йортка ышыкланыбрак атладылар да беренче аралыктан ук чыгып йөгерделәр. Салкын hава тынны куыра, битләрне чеметтерә, шәрә балтырларны өтеп-өтеп ала. Шулай да бу кечкенә буйлы, ябык гәүдәле хатынга шушы йөгерү бердәнбер котылу чарасы идеме, никтер билгесез адәмгә ияреп китәргә курыкмады. Ахрысы, өйдәге җанвар урамдагы «карачкы»дан куркынычрак иде.
Алар бик озак йөгерделәр, хәлдән таеп, шәhәр читенә чыгып туктадылар. Озак йөгерүдән салкын hава тынына капты, хатын, алга чүгеп, бите белән карга капланды. Ул инде өшеп каткан тезләрен күптән тоймый иде. Зиhенен «үлемем шушыдыр» дигән куркыныч уй кисеп үтте. Ә юлаучысы:
– Түз, сеңел , түз, хәзер - хәзер, – дип, пар чыгып торган коеның авыр капкачын ачты. – Әйдә, төш акрын гына...
– Җир астынамы? – Хатын бермәлгә катып калды, тик каршы килерлек тә хәле юк иде.
Бу адәм аны җирдән күтәреп торгызды да аска этәрде.
– Тотын, тотын! Егыла күрмә, анда баскычлар бар, төш, курыкма.
Һәм ул төште. Караңгы базда каяндыр килгән җылыны тоеп, соры стеналар буйлап шунда шуышты. Авыр чуен капкач зыңлап ябылды. Олы куллар аның кулларын эзләп таптылар да каядыр алга, үзе артыннан тарттылар. Еракта зәгыйфь кенә ут яктысы шәйләнә. Алга атлаган саен биткә җылы hава ныграк бәрелде.
– Кайнар торбалар монда, сак бул, бу ягында кешеләр йоклыйлар, өсләренә баса күрмә.
Кемдер уянып:
— Кем йөри анда? Кеше таптап, салкын ташып, — дип мыгырданып калды.
Бер борылмада туктадылар. Стенага беркетелгән тонык лампаларга күз ияләшә төшкәч, тирә-ягына әйләнеп карады. Бөтен җирдә кешеләр тезелешеп ята, бер буш урын да күренми. Аның «карачкы»сы иелеп, идәндә урап куелган кәгазь катыргыларны таратып җибәрде, аның эчендә ниләр генә юк: йоннары укмашып катка туннар, иске юрган, мендәрләр, тагын әллә ниләр...
Бөтен битен кара сакал баскан шушы адәм, исе-акылы китеп карап торган хатынга борылып, үз яныннан урын күрсәтте:
— Кил, утыр шушында, – диде, сак кына куллары кагылып. Ул утыргач, аны бер иске тунга төрә-төрә, кайгыртучан тавыш белән сорап куйды:
– Өшедеңме?
Кемдер алар янына килеп басты.
— Серый, кемне алып кайттың тагын? Монда болай да тыгын, урын юк.
– Шаулама. Бармы берәр катырак әйберең? Алайса, аяклары туңды, күрмисеңме, бөтен җире шәрә?
— Каян таптың моны? — дип бераз кашынгалап торды да кай төшеннәндер бер «чәкүшкә» тартып чыгарды. — Менә бер бәләкәй савыт бар. Кара аны, ике
итеп бирерсен.
– Бирермен, китер тизрәк!
Алар янына тагын бер олырак яшьтәге хатын килеп елышты. Аннан аракы исе генә түгел, тагын әллә нинди сасы исләр килә иде. Бертавышсыз почмакка сынып утырган, куркуы күзләренә чыккан хатынга тонык күзләре белән карап торды да:
— Яртысын эчер, яртысы белән бөтен җирен уарга кирәк, аяклары өшегән булса, эшләр харап. Табанын уарга кирәк, –дип, исерек хатын куеныннан шешә чыгарып, аның шәрә балтырларын уа башлады. Тегесе кинәт кычкырып җибәрде, табан тиресе бөтенләе белән кубып, оекбашка ябышып чыкты. Сакаллы тиз генә аның аягын тотып карады.
– Бар, кит. Ник тидең? – дип, теге хатынга ачуланды, үзе аяк табанына акрын гына спирт агызып, оекбашның икенчесен салдырып алды. Каяндыр җылы бияләйләр дә табылды, аны аякларына кидерде, аннан соң эчемлекнең калганын бер кружкага салып бирде. – Эчеп бетер, баш та күкрәгеңә нык итеп тын ал, аннан беткәнче эч, монда бөтен чирдән дә дару шул гына, — дип кисәтте.
– Мин андый әйбер эчмим, — дип пышылдады хатын.
– Мин дә эчмим, тик бүтән чара юк, эчәргә кирәк.
Хатын, бар көчен җыеп, биргән спиртны эчте дә тынсыз катып калды. Сакаллы аның авызына су китереп койгач кына тын алып җибәрә алды. Ул аны, бар булган әйберләргә төреп, жылырак жиргә яткызды. Үзе кружка төбендә калганны бер йотты да янәшәдәге тар гына урынга аркасын терәп йокларга ятты. Аларның аяк очында яткан адәм сорап куйды:
– Серый, ул синең танышыңмы әллә?
— Юк. Мин аны белмим. Өеннән ире кыйнап чыгарган булырга охшый. Шундый кечкенә бәндә... — Җир асты дөньясының яңа җан иясенә кызганычлы караш ташлап алды. – Сугар җире дә юк бит. Мин аңламыйм бу кешеләрне, ни җитми? — дип сыкранып куйды сукбай.
дәвамы бар
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 187