“Улым, савыт-сабаларны өстәлдән генә алып куйчы, башым бик каты авырта”, - диде әнисе һәм, бераз гына булса да аркасын терәп алу өчен, эчке бүлмәгә таба атлады. “Алырсың әле, вакытым юк”, - диде ул ачулы тавыш белән һәм, бүлмәсенә кереп, ишеген шартлатып ябып куйды...
Үзгәрде Ришат, үзгәрде... Кечкенә вакытында бик мөлаем малай иде. Газиз ана тормыш иптәшен җирләп, гаилә хуҗасын югалтканнан соң: “Терәгем син булырсың инде, улым”, - дип өметләрен аңа баглады. Тормышта авырлыклар күп булса да, чыдам булды, сынмады. Язмышның ачы җилләренә бирешмәде. Ир балам бар, картаймыш көнемдә ул ташламас, дип ныгып килүче баласыннан юаныч эзләде... Кич булса, күңелендә җыелган хисләрен, кичерешләрен тәмләп йоклап яткан улы белән серләште...
Ләкин, нәрсә булды кечкенә улга? Әллә ата тәрбиясе эләкмәдеме, әллә газиз баланың йөрәген явыз бүреләр урладымы? Улның ана күңеле күпме көткән ныгып җитүе генә булды, юлдан яза башлады. Әзмәвердәй ир-егет бер кайда эшләми, салгалап та кайткалый. “Әнием”, - дигән сүзләрне дә күптән ишеткәне юк ананың. “Тездә чакта сөйдерә, тездән төшкәч, көйдерә”, - дигәннәр бит борынгылар, белми әйтмәгәннәр, күрәсең. Көйдерде Ришат әнкәсенең йөрәген, тәмам картайды ана. Теләсә нәрсә кычкыра, төнлә кайтып, исерек баштан тавыш куптара. Газиз татар анасы үзенә хас булган сабырлык белән һич нәрсә әйтми улына, чәен куя, урын ятакларын хәзерли, киемнәрен юа...
Соңгы арада бигрәк таушалды ана, яшь тә үзенекен аладыр. Кайнар ашы, бүген генә пешергән ипие белән улын сыйлап, бераз ятып торыйм дип, бүлмәсенә атлады. Улы да, гадәтенчә, ризыктан соң бүлмәсенә кереп, ятагына ауды. Боргаланып күпме вакыт яткандыр, кинәт, өй эчендә артык тыныч, караңгы булып китте. Егетнең күңеле шомланды, йөрәген ниндидер курку биләп алды. Урыныннан торып, Ришат бүлмәсеннән алгы якка чыкты... Сәер, табын өстендә торган савыт-саба урыныннан селкенмәгән. Өстәл буйлап таралып ятучы ипи валчыклары, чәй эзләре шул килеш. Кинәт, Ришатның карашы әнисенең бүлмәсенә юнәлә. Күңел эчендә ниндидер курку хисләре туа, әнисе белән нәрсәдер булган кебек тоела. Аяклары аны бүлмәгә алып керә, күзләре, аякларын узып, әнисенең ятагын эзли. Бераз ятып кына торыйм дигән ана, нишләптер һаман тормаган, артык тыныч ята. Ришат бер мизгелгә сулышын өзеп, әнисенең сулавын ишетергә теләде, ләкин әнидән һичбер тавыш килмәде. Үзе дә сизмәстән: “Әнием, әнием!” – дип кычкырып җибәрде. Ләкин әни селкенмәде. Егет ятак янына егылып, тезләнде, аркасына яткан әнисе кырына башын салды, кечкенә кулын үзенең кулларына алды, ләкин ана кулында җылы тапмады... Кечкенә вакытында бу куллар никадәр йомшак була иде. Кичләрен төрле уйларга чумып, йоклап китә алмый ятканда, әнинең җылы куллары аны бик тиз йокыга талдырды. Бервакыт, күрше малайлары белән туп тибеп уйнаганда, егылып, аягын авырттырып кайткач та, шушы йомшак кулларның авырткан җирне бер сыпыруы, мөлаем тавышы белән: “Улым” - дип дәшүе малайның бар авыртуларын басты. Ләкин шифалы кулларга нәрсә булган, алар ник шулкадәр салкын? Ул “әнием, әнием” дип кабатласа да, ана ни өчен “Улым” дип әйтми? Әнисенең җансыз тәнен кочкан Ришат сабый бала кебек көчсез иде. “Әнием, эндәш миңа, эндәш, мин синең улың бит, кечкенә улың, эндәш миңа, әнием... Китмә миннән, мин сине күпме рәнҗеттем, кичер мине, әнием!”...
“Әнием” сүзен күптән әйткәне юк иде егетнең. Ришатның әнисен бер генә мизгелгә булса да кайтарып, җылы кулларыннан тотасы, бер генә тапкыр булса да “улым” дигән сүзен ишетәсе, “әнием, кичер мине, рәнҗемә”, - дип ялварасы килде. Моның өчен ул үз җанын да фида кылырга әзер иде...
Шулвакыт егетнең кулларыннан кемдер тотып: “Улым, нәрсә булды, улым, саташасың ахры”, - диде. Сискәнеп күзләрен ачкан Ришат каршысында басып торган әнкәсен күрде. Әйе, аның каршында исән-сау газиз әнкәсе басып тора иде. “Ришат, балакаем, йоклаганда нәрсәдер кычкырасың, борчылып кердем”, - дип дәвам итте әнисе. Ришат күзе күргәнгә ышанмый, әнисенең җылы кулларыннан алды, моңсулы күзләренә карады. Күпме михнәт, күпме хәсрәт иде аларда. Йөзе буйлап як-якка сибелеп киткән җыерчыкларның һәркайсысы нәрсәдер сөйли кебек аңа. Шатлыгы эченә сыймаган Ришат: “Борчылып кердең мени, әнием, кичер мине, гафу ит”, - дип, әнисенең арык тәнен киң күкрәгенә кочты.
Әнкәй... Шушы олуг сүзне без никадәр аз әйтәбез. Алар янәшәбездә исән-сау булганда кадерләрен тиешенчә белмибез. Дөнья эшләренә, үз балаларыбызның мәшәкатьләренә баш-аяк чумып, дөнья һәм ахирәт бәхетенә сәбәп булган әнкәй фатихасыннан үз-үзебезне мәхрүм итәбез.
Газиз әнкәйләр, кичерегез безне, сезнең хакларыгызны үтәп бетерә алмаганга! Рәнҗемәгез без балаларыгызга. Сезнең рәнҗешегезне алсак, беркайчан да бәхетле була алмасбыз. Изге догагыздан калдырмагыз.....
Авторы билгесез
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 182