Предыдущая публикация
Чик сакчысы көне белән
Котлыймын дусларымны,
Туганнарны, якташларны,
Барлык Россияннарны!
Чик сакчысы һәр җирдә дә
Үзен җаваплы тота.
Җәмгыятьтә, хезмәттә дә
Булдыклыкны ярата.
Ватаныбыз чикләре нык,
Корыч кулларда бүген.
Алар ышанычлы саклый
Илебез җирен, күген!
Чик сакчысы уяу, тыныч,
Сабыр, нык йөрәклеләр.
Ил чиген саклаган кебек
Гаиләне дә саклыйлар!
Саулык, сәламәтлек телик
Илебез сакчысына.
Рәхмәтлебез сакчыларга-
Уңышлар барчасына!
Фәйләс. 28.05.24 ел.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 1