Әлхәмдүлилләһ, Сызранның Декабристов урамында урнашкан Үзәк мәсҗидендә бик еш мәҗлисләр үтеп тора. Үткән шимбә көнне мәсҗидебездә чираттагы мәҗлис узды. Мәҗлиснең сәбәбе Шәймардан кызы Асия Алтынбаеваның вафатына бер ел. Мәҗлис Асия апаның хәләл җефете Ришат абый һәм балалары тарафыннан оештырылды.
Мәҗлисләрне мәсҗидтә үткәзүнең төп мәгънәсе: өйдә караганда күпкә күберәк кунак сыйдырып була бит. Шуңа күрә туганнарым, мәҗлисләр үткәзергә теләсәгез безгә мөраҗәгать итә аласыз. 15 кешедән алып 60-70 кешегә хәтле үткәзә алабыз. Ә инде зур, күберәк кунак чакырып никях яки юбилей үткәзергә теләсәгез 100 кешегәдә урын әзерләргә тырышырбыз. Сораулар белән Дания абыстайга 89279085577 телефон аша мөраҗәгать итә аласыз.
Мәҗлисләр безнең халкыбызның күркәм йолаларыннан, хикмәтле гадәтләреннәндер.
"Хикмәтле" диюмнең сәбәбе ул мәҗлисләрдә Кәләм шәриф укыла, вәгазь-нәсыйхатьләр сөйләнә, туганнар-дуслар туплана, мөселманнар сыйлана (икрам ителә).
Пейгәмбәребез Мөхәммәд саллаллаһү гәләйһиссәләмнән, нинди гамәл изгелек Аллаһ каршысыннан олугырак, дип сорагач: "Аллаһны зикер (искә алу), аннары диндә тырышлык кылу, аннары туганлык җебен ныгыту, аннары мөселманнарны икрам итү (хөрмәтләү сыйлау)"- дип җәвап биргән.
Карыйк әле дуслар, Коръән ул иң зур зикер. Коръәни Кәримдә "Хиҗер" сүрәсенең 9 аятында Аллаһы Рааббыбыз:"Без ошбу Зикерне (Коръәнне) индердек һәм Үзебез аны саклыйбыз" - дип, Коръән ул зикер икәнен безгә кисәтә. Шулай ук ошбу мәҗлисләрдә вәгазь-нәсыйхать кылына, ә ул исә диндә тырышлык күрсәтү була. Рәсүлебез саллаллаһү гәләйһи үәссәлләм:"Дин - ул нәсыйхать" - дип вәгазь-нәсыйхатләрнең әһамиятләренең зурлыгы турында безгә искә төшерә. Ә инде туганлык җебенә килсәк. Аллаһы Тәгалә Изге Коръәндә "Ниса" сүрәсенең 1 аятында: "Аның исеме белән ант итешкән Аллаһтан куркыгыз, һәм туганлык җепләрен өзүдән сакланыгыз.."- дип туганлыкның Ислам динендәге урынын күрсәткән.
Ә мөселманнарны ашату нинди зур савап икәнен аңлатып тырыу артыктыр дип уйлыйм.
Әлхәмдүлилләһ, мәҗлисләр ул динебезнең күрке һәм ямедер. Аллаһыга шөкер, шул нурлы мәҗлисләребез бетми, халкыбыз юмарт һәм Коръән мәҗлисләрен яратучан. Мәсҗидебездәдә, кешеләрнең йортларындада бик еш булып тора. Һәр берсе турында язып бетереп булмый.
Әлбәттә, мәҗлисләрне өйләребездәдә кайчан кайчан үткәзеп аларның эчләрен нурландырсак бик яхшы булыр.
Аллаһ Раббым, кабул әйләсен!
Олуг хөрмәт һәм изге догалар белән
"Сызран Җәмигъ мәсҗиде"нең Баш имамы Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев