Урамда төн.
Караңгылык иңгән,
Күләгәләр генә шәйләнә.
Уйлаган уй шомга әверелә,
Гади нәрсә - сергә әйләнә.
Билгесезлек ымсындырып дәшә,
Шөлләсәң дә һаман атлыйсың.
Йөрәк тибешеңне ишетәсең,
Төнге тынычлыкны ватмыйсың.
Чыны - ялган, хак - уйдырма була,
Тик яхшыга һаман юрыйсың.
Ни кылсаң да, йолдызлардан башка
Шиһитлар юк диеп уйлыйсың.
Күрер-күрмәс күзгә бар да алтын,
Эңгер-меңгер барын тигезли.
Парлы үзен ялгыз итеп тоя,
Тиң түгелләр һаман тиң эзли.
Тәмле телләр сөйләп туя алмый,
Ялкын тулы караш ташлана...
Төн үтә. Көн туа. Анда инде
Башка төрле ялган башлана.
©️Нәфисә Сабиржанова 9.10.2020
#НафисаСабирзянова
#авторкниг
#авторпесен
#эшемшундый
#Төн
#хисләремнәнсәйләнтезәм
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 5