❗Хөрмәтле дин кардәшләр, шушы язманы игътибар белән укып чыксагыз иде һәм әби-бабайларыгызга, әти-әниләрегезгә күрсәтсәгез иде. Чөнки татарларда бу күренеш бик киң таралган, ләкин диндә мондый нәрсә юк.
📌Иң аянычы шул: бу хакта ни өчендер имамнар, хәзрәтләр, муллалар әйтми, киресенче үз фикерләрен тагып, безнең милләт кешеләрен бу бидгать гамәлне кылырга өндиләр.
❗Менә алар нинди "дәлил" китерәләр:
➖"Коръәни-Кәримдә һәм Пәйгамбәребез сөннәтендә бу мәҗлесләрне үткәрү ярамаганлыгы турында катгый дәлилләр юк. Хәдисләрдә дә, Аллаһы китабында да: «Я, мөэминнәр, сакланыгыз!» яисә «Бу гамәлдән ерак торыгыз!» дигән юлларны таба алмабыз."
⛔Моңа каршы итеп шуны әйтәм : мәетнең 3сен, 7сен, 40ын үткәрергә кирәк, бу дөрәс гамәл дигән аят, яки хәдис бармы? ЮК! Булмагач, диндә мондый нәрсә юк икәнен аңлыйбыз.
🔸Аллаһ Тәгалә иң соңыннан иңдергән аятьтә болай ди: «… Бүген динегезне камил итеп төзеп бетердем. Бирәсе нигъмәтләремне дә ислам дине белән бирдем һәм сезнең ихтыярыгызга куйдым…»(5. 3).
✅Бу аятьтән ислам диненең безгә Аллаһ Тәгалә тарафыннан камил итеп төзеп бирелгәнлеге һәм кешенең ислам диненә нәрсәдер өстәргә, нәрсәдер киметергә, кайсы төшендер үзгәртергә хакы юк икәнен аңлыйбыз.
➖Шулай ук имам-хәзрәтләр болай дип дәвам итәләр:
"Бу мәҗлесләрне үткәрүнең уңай яклары бар. Шуларны карап узыйк: Зесе, 7се, 40ына, елына җыелганда күптән очрашмаган, ераклардан кайткан туганнар күрешә, якынын югалткан кешенең кайгысын уртаклашалар, бу мәҗлестә вәгазь сөйләнә. Күпме гомер дин турында бер кәлимә сүз ишетмәгән кешегә Аллаһ, иман, ахирәт турында мәгълүмат алуы да нинди файдалы гамәл булып тора. Коръән укыла, дога кылына, сәдака өләшенә, килгән кешеләрне, кунакларны тукландырып, йорт хуҗасы күпме савап җыя."
❗Җавап: ләкин бу мәҗлеснең нигезе - бидгать, диндә булмаган нәрсә һәм анда кылынган гамәлләр берсе дә кабул булмый.
🔺Җәбирдән, Аллаһның илчесе (Аллаһ аңа фатихасын бирсен һәм сәләмләсен) үзенең үгетләве вакытында болай дип әйтүе килә: «Иң яхшы сүзләр - АЛЛАҺ ТӘГАЛӘ КИТАБЫ, ә иң яхшы юл - МӨХӘММӘД ЮЛЫ. Иң начар гамәлләр - яңа уйлап табылган, ә һәр шундый гамәл - яңалык, ә һәр яңалык - ул ялгышу, ә һәртөрле ялгышу - Җәхәннәмдә! " Мөслим 2/592, ан-Насаи 3/188.
🔺️Пәйгамбәр, Аллаһ аңа фатихасын бирсен һәм сәламләсен, болай: «ӘГӘР БЕРӘР КЕШЕ БЕЗ КҮРСӘТМӘГЕН ГАМӘЛ КЫЛСА, УЛ ГАМӘЛ КИРЕ КАГЫЛАЧАК », - дип әйтте. (Мөслим, 1718. Шулай ук моңа охшаган хәдис имам аль-Бухарида бар 2697)
⛔Димәк, бу мәҗлесләрдә кылынган "изге гамәлләр" кире кагылачак, ул гына да түгел, шушы гамәлләр аркасында кеше каты җәзага дучар булачак.
✅Хәзер инде татар галимнәренең бу хакта нәрсә әйтүләре хакында укып китик:
🔻Рашидә абыстай Исхакый тәубәсе:
"Шәхсен узем мәеткә багашланган ашларны (3,7,40 х.б.) ярамый торган гамәл булганын белә идем. Шәригать кануннарында булмаганын белә идем. Ләкин халык надан, аларны агарту кирәк дип, дәшми идем. Бәлки ул вакытта кешелэр белән элемтә өчен кирәк тә булгандыр. Әмма хәзер мин бу эштән баш тарттым. Аллах Раббым каршында тәубә иттем".
🔻Идрис хәзрәт китабыннан:
🔹Габдрахим Утыз Имәни шигри юллар белән 3се, 7се, 40гы елын уткәрулэрне кабәхатьлек дип атаган һәм кемдә-кем бу эшләрдә тырышса ул яманлыкка, начарлыкка ярдәм итешкән кеше була дип анлаткан.
Әгәр бер фәкыйрь кешенең өеннән мэет чыкса (кеше үлсә), аңа аш пешереп итү хәерле эш (якын кешеләре үлгән гаиләне үз өеңә чакырып ашату) Аллаһка якынайта торган изге гамәл дип санаган.
Әгәр башкаларны шул өйгә (үлгән кеше өенә )чакырып ашатсаң ул кешенең эше кабәхать(начар) дип атаган.
🔹Шихабетдин Мәрҗани Садыйк әфәндегә әйткән кайбер васыятьләрендә: Безнең өчен иң кирәкле "Гур садәкасын бирү, һәм өче, җиденче көннәрендә аш булмас. Кирәк нәрсәләр түгел. Фидия бирмәссез, дәур иттермәссез» - дигән. Боларны укыгач үз үзебездән «Ни өчен Мәрҗани хәзрәтләре мондый васыятләрне Садик әфәндегә әйткән?» дип сорый алабыз.
Җавап: чөнки Мәрҗани хәзрәтләре гур садәкасен, 3сен, 7сен үткәрү гамәлләре динебездә шәригатьтә булмаганын, анын бидгать, кирәкмәс гамәл икәнен анлатган. Шуңа күрә ул аларны «Кирәк нәрсә түгел» - дип үткәрүдән тыйган.Үлгән кешегә бер нинди дә файда китермәгәнен , хаттэ киресенчә газабын артырырга мөмкинлеген аңлаткан.
🔹Ризаэтдин бин Фәхретдин әйткән: "Садәка бирүләрен өмет итеп үлекләр өстендә Корьән уку, тәхлил һәм тәсбих белән шөгылләнү, садәкаләр өләшү мәетне күмгәннән соң беренче, өченче, ж,иденче, кырыганчы һәм елы тәмам булган көннәрдә мәжлесләр үткэрү, Корьән укытып, укыган кешелэргә садәка өләшү, каберләр өстенә мәчетләр һәм яки башка биналар салу, шәмнәр яндыру һәм башкалар – болар барсыда динебездә яңалыклар (бидгатләр).
🔹Әбү Хәнифә мәзхәбе галимнәре Галимжан Баруди әйткән: «Мәет чыккан өйдә кунаклар җыеп ашату мәкрухтер. Чөнки кунак җыю ул шатлык вакытында гына була. Кайгы вакытында түгел. Үлгән кешенең өендә мәҗлес җыеп үткәрү бик кабахат бидгаттер» - дигән.
🔹Сөнгатулла Бикбулат дигән татар галиме , 3 се, 7 се, 40 гы, 51е, елы динебездә булган булса аны безгә үзенең «Дин дәресләре» дигән китабта татар телендә бәйнә-бәйнә язып анлатыр иде, ләкин ул аны аңлатмаган, ул гына түгел башка татар галимнәре дә берседә аның хакында исебезгә кырыйлап кына да салмаганнар, чөнки андый нәрсәләр ислам динендә юк, әгәр берәр кеше бар дисә безгә Коръәннән, Сөннәттән дәлил китерсен яисә фәкать имамнар, галимнәр сүзен китерсен!Әгәр барыбер : "Исламда өчесен җидесен кырыгын үткәрүләр бар дисә" Аллаһ һәм Аның Рәсүле Мухәммәд салаЛлаһу галәйһи уәсСәләм безгә динне җиткереп бетермәгән дип бик куркыныч әйтем белән үзен Аллаһның ачуы чыга торган кешеләр янына куя.
🔹Хәнәфи мәзхәбе «Фәтхуль Кадир» китабында икенче том 151 нче биттә: "Мәет әһеленә ризыклар хәстәрләп (әзерләп) кунаклар җыю мәкрухтер. Чөнки мәжлес җыю кайгы вакытында түгел, шатлык вакытында була. Вә мәет чыккан өйдә мәжлес җыю, үткәрү кабахәт бидгатьтер" дип әйтелгән.
🔹Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА: Динебезгә яңа гамәл кертү Аллаһы Тәгаләнең эшенә тыкшыну, ягъни Аңа ширк кату була. Ә ширк кату – исламнан чыгып китү була. Бездә киң таралган, шәригатьтә булмаган, мөселман кешесен исламнан чыгарып җибәрә торган гамәлләргә: рәгаиб, бәраәт, кадер һәм һәвел намазлары уку; гүр садакалары бирү, яисә сорап алу; мәетләр өстендә тәһлил әйтүләр; махсус көннәрдә махсус саннар белән Йәсин чыгулар; өстә әйтелгәнчә мәетнең өченә, җидесенә, тугызына, кырыгына, илле беренә һәм елына багышлап мәҗлесләр уздыру; әрвахлардан ярдәм сорау өчен каберләргә йөрү; акча бәрабәренә Көръән чыгу һәм чыгарту; Көръән мәҗлесләрендә акча алмашып уйнаулар керә.
©Татарча Таухид
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев