( үзе китә, сүзе кала)
Нуруллин Исхак абзыйның бер малае Рафик исемле иде.Ул оста гормунчы һәм биюче булганга,бик иртә өлгереп, бездән ике яшькә кече булуына карамастан, кызлар янына йөрде.12 яшьтә үк буа кырыена килгән бер кызга гыйшек булганы һәм бер көнне аның артыннан кизләүгә кадәр ияреп барганын сөйләде. Ул аның чишмә суында мыжылдап торган ялтыравыклы кечкенә “тәнзилә” балыклары белән уйнап утырганын , көнбагыш чәчкәләре арасыннан карап торган.Тик бер ялгышлык эшләгән : кыз чишмәдә юынганкое вакытта Рафик аның күлмәген алып киткән. Рафик, кичләрен, әледән-әле, шул күлмәкне киеп чишмә янына барган .. тик кыз гына башка күренмәгән.. ....
1960 елда Рафикны Клара исемле укытучы кызы белән кизләү янында култыклашып йөргәнен күрәләр. Моны белеп малай һәм кызның әти-әниләре үзара сөйләшкәч, Исхак абзый аларны өенә алып кайта. Килен белән кияү, яше җитмәгәнгә, никахсыз гына яши башлыйлар.Кыз бала туа. Үзе дә, исеме дә бик матур дип, аңа Зилә дигән исем кушалар. Ләкин, Рафикны армиягә алалар, аннары кызлары вафат була.( (урыны оҗмахта булсын!)Ул да булмый Клара үзе дә авылдан китеп бара. Рафик армиядән кайткач эчүгә сабыша. Өйләнеп тә карый, колхозда шофер булып эшләп тә ала-күңеле күтәрелми, күзгә күренеп картая..Һәм бер караңгы төндә, әкиятләрдәге герой сыман, күз-күрмәгән колак ишетмәгән якка “беренче мәхәббәт”ен эзләп авылдан чыгып китә. Еллар үткәч аның “Себер” якларында фаҗигале рәвештә вафат булганы турында хәбәр килә....Аңа нибары 40 яшь кенә иде.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 23
Рафика 19 яшь иде никах белэн эйлэнештек кызыбыз Бер елдан туды эчэргэ яратканга тормышыбыз булмады эчсэ акылы арт янында иде эти энилэре туганнары белэн Гомер буе дус яшэдек мин анда кизлэунен барлыгында белми идём эле
14:39
Ответить