Предыдущая публикация
Еллар үтү белән әкрен генә
Учактагы күмер сүрелә.
Туган аралары ераклашып,
Томан аша гына күренә.
Дөнья мәшәкате безне баса,
Саз да баскач аска суыра.
Кеше хәзер үз суында кайный,
Араларда томан куера.
Туйда гына әллә туган кирәк,
Я булмаса үлгәч ул кирәк.
Туганнарны туган итүчеләр
Арабызда хәзер бик сирәк.
Җан тартмаса,кан бит безне тарта,
Туганлык ул йөрәк түрендә.
Бер-беребезнең кадерләрен белеп,
Туган булып калыйк гомергә.
Өзелмәсен арадагы җепләр,
Үткәндә дә давыл ,ут аша.
Югалтмаска кирәк туганлыкны,
Тамырлар бит бергә тоташа.
Туганнарым, чын туганнар булыйк,
Хәсрәт җиле безгә тимәсен.
Туганнарга көн дә бәхет яусын,
Арадагы учак сүнмәсен.
Фирдат Валеев
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев